(Казан шәһәре KZN.RU 19 нчы сентябрь, Дмитрий Никитин). 24 нче сентябрьдә Казанда Аккош күлендә чираттагы гастрономия фестивале узачак. Фестиваль программасына мастер-класслар, кыстыбый әзерләү буенча рекорд кую, ярминкә һәм иҗат коллективлары чыгышлары керә. Чара җәмәгать туклануы, ял, туризм, күңел ачу өлкәләрендә хезмәт күрсәтүчеләрне берләштерәчәк, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов.
«Быел Аккош күлендәге беренче гастрофестиваль катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килде. Мондый фестивальләр шәһәр халкы өчен күңел ачу урыны гына түгел, ә бизнес һәм үзмәшгульләргә казанлыларга үзләре турында белдерү, реклама ясау, танылуны арттыру һәм клиентларга ошау, шулай ук күптәннән базарда булганнар белән бер рәткә басу», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Казанның иң матур табигый урыннарының берсендә 40 тан артык фудтрак урнашачак. Казан рестораторлары кунакларны милли, Европа һәм паназиат ризыклары белән сыйлаячак. Теләсә кемгә киң меню тәкъдим ителәчәк – гадәти фастфудтан кулинария сәнгать әсәрләренә кадәр. «Бәйрәм вакытында Казан рестораннарының профессиональ пешекчеләре һәм популяр блогер-кулинарлар баталияләрдә халык алдында тәкъдим ителгән ингредиентлардан үз кулинария шедеврларын әзерләп, иң яхшысы булу өчен көрәшәчәк», – дип сөйләде С.Миронов. Моннан тыш, барлык теләүчеләр пешекчеләр гильдиясе оештырган мастер-классларда катнаша алачак. «Көннең төп вакыйгаларының берсе 10 минут эчендә мең кыстыбый әзерләү буенча рекорд кую булачак», – дип хәбәр итте Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы.
Балалар өчен төрле спорт һәм иҗади активлыклар оештырылачак. Аларны пицца ясау буенча мастер-класслар көтә.
Фестивальдә товарлар ярминкәсе эшләячәк: 80 нән артык резидент KazanBazar Gastro үткәрәчәк. Биредә үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрлә – интерьер һәм декор, ә республиканың төрле районнарыннан килгән крестьян-фермер хуҗалыклары сыйфатлы һәм экологик яктан чиста җирле продукция тәкъдим итәчәкләр.
Көн дәвамында кунаклар өчен шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары яхшы кәеф тудырачак. Чараның хедлайнеры Тина Кузнецова булачак.
Администрация башлыгы сүзләренә караганда, әзерлек вакытында алдагы фестиваль тәҗрибәсе исәпкә алынган. «Шәһәр Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр идарәсе ярдәме белән чараны оештыру зонасында югары тизлекле интернет үткәрү эше алып барыла, бу килүчеләргә карта ярдәмендә түләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде С.Миронов.
Гастрофест 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак. Шәһәрлеләр фестиваль узган урынга махсус шаттлларда килеп җитә алачак, алар «Ремплер» тукталышыннан бәйрәм мәйданына кадәр йөриячәк. Бу көнне җәмәгать транспорты хәрәкәтенең интенсивлыгы артачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Аккош күленә 36, 36а, 46, 72, 116 нчы номерлы автобусларда барып җитә алачаклар. Шәхси автотранспорт өчен парковка урыннары оештырылачак.
4 нче июньдә узган гастрофестиваль башкаланың 18 меңнән артык халкын һәм кунакларын, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен, үзмәшгульләрне берләштереп, җәйге сезонның әһәмиятле вакыйгасына әверелде.