(Казан шәһәре KZN.RU 19 нчы сентябрь, Зилә Гайфи). А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының гастроль туры октябрь аенда Казаннан башланачак. Танылган театр 10 елдан соң Татарстан башкаласында кабат спектакльләрен күрсәтәчәк – бу юлы тамашачыларга «Сирано де Бержерак» һәм «Враки, или Завещание барона Мюнхгаузена» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Гастрольләр Казан Мэриясе ярдәмендә узачак. «Көзен яңа театр сезоны ачыла. Казан – бай мәдәни традицияләре булган шәһәр. Без шәһәребезнең театр тормышына үз өлешебезне кертергә булдык һәм Константин Хабенский белән күптәнге дуслар булганга, А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрын чакырдык. Казан бу көздә театрның гастроль турында беренче шәһәр булачак. Өстәвенә, без спектакльләр күрсәтү турында гына килешмәдек – яшьләр, сәхнәдә беренче адымнарын ясаучылар өчен мастер-класслар булачак», – диде Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә.
Гастроль көннәрендә Казан театр училищесы һәм мәдәният институтында укучы югары курс студентларының А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының танылган актерлары белән аралашу мөмкинлеге булачак. Константин Хабенский һәм Игорь Золотовицкийның мастер-класслары Казанның «Сдвиг» камера театрында 12 нче һәм 17 нче октябрьдә узачак.
Быел танылган Мәскәү театры үзенең 125 нче юбилей сезонын үткәрә. Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, 11 нче һәм 12 нче октябрьдә Г.Камал исемендәге театрда «Сирано де Бержерак» күрсәтеләчәк. «Эдмон Ростанның шигъри формада язылган героик комедиясе Егор Перегудов куелышында сәхнәдә яңа гәүдәләнеш тапты. Төп рольләрне труппаның йолдызлы составы башкарачак: Юрий Чурсин, Паулина Андреева, Игорь Золотовицкий һәм башка бик күп танылган артистлар. Камал театры сәхнәсендә уникаль каркас декорацияләр урнаштырылачак», - дип сөйләде ул.
16 нчы һәм 17 нче октябрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан тамашачылары «Враки, или Завещание барона Мюнхгаузена» спектаклен карый алачак. А.Абзалов сүзләренә караганда, Виктор Крамерның Константин Хабенский катнашында язылган пьесасы Мюнхаузен тормышы турында сөйләүче берничә әсәр (Рудольф Эрих Распе әсәрләреннән Григорий Горин һәм Марк Захаров иҗат җимешләренә кадәр) нигезендә барлыкка килгән. «Спектакль өчен опера театры очраклы гына сайланмады, спектакльдә масштаблы сәхнә таләп итә торган мультимедиа һәм каркас декорацияләр файдаланылачак», – дип хәбәр итте А.Абзалов. Ике спектакльнең декорацияләрен Казанга биш фурада һәм ике кечкенәрәк йөк машинасында китерәчәкләр, дип өстәде ул.