(Казан
шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). Быел Казанның «Сдвиг» камера театры үзенең биш
еллыгын билгеләп үтә. Кичә театрда тантаналы чара узды, анда шәһәр Мэры Илсур
Метшин да катнашты. Ул театр командасын котлады һәм иҗат коллективына бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм
кичәсе «А не съесть ли нам кого-нибудь» дигән спектакль белән башланып китте,
(әсәр билгеле бер хәлләр аркасында ачык диңгездә кечкенә салда калган ир-атлар
хакында). Повесть кеше мөнәсәбәтләре, тормыш кыйммәтләре, рухның зәгыйфьлеге
һәм сүзнең көче турында сөйли. Спектакль Славомир Мрожекның «В открытом море»
пьесасы буенча куелган.
Спектакльдән
соң Илсур Метшин театр коллективын Казан Мэрының рәхмәт хаты белән бүләкләде
һәм генераль продюсер Михаил Волконадскийга «Казанның мактауга лаеклы хезмәте
өчен» мактау билгесен тапшырды. Казанның мактау грамоталарын «Сдвиг» театры
режиссерлары Михаил һәм Елена Галицкийлар алды. Театрның техник директоры
Алексей Конев Казан Мэрының рәхмәтенә лаек булды.
Бәйрәм
кунакларын шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде. Ул труппа
җитәкчесе Илнар Сөнгатовка, директор һәм актриса Алсу Сөнгатовага, актер
Дмитрий Черныхка ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды.
Казанның «Сдвиг»
камера театры 2017 елда ачылган, әмма ул студентлар театрыннан тулы канлы
репертуарлы театрга әйләнгәнче бик озын катлаулы юл узган. 2016 елның көзендә театр
Борһан Шәһиди урамында үз бинасын булдыра, анда аның беренче театр сезоны уза.
2017 елның октябрендә труппа Лобачевский урамы, 11/27 адресы буенча
ремонтланган яңа бинада чыгыш ясый башлый.
Бүген театр
үз тарихының яңа чорын кичерә. Учреждение репертуарында төрле жанрдагы һәм
стильдәге 13 спектакль бар. Коллектив, рус драма театры традицияләрен саклап, даими рәвештә иҗади
эзләнүләрдә, сәнгать образын булдыруның заманча формаларын куллана,
тамашачыларның театр сәнгатенә кызыксынуын арттыра.