(Казан шәһәре KZN.RU 15 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр хуҗалыгының ягу сезонына әзерлеге буенча киңәшмә үткәрде. Гаризалар буенча җылы 200 социаль өлкә объектына бирелгән. Торак фондка җылылык бирүне 20 нче сентябрьдән башларга уйлыйлар. Мэр челтәр компанияләренә һәм Башкарма комитетның җаваплы структур бүлекчәләренә җылылык җибәрүне контрольдә тотарга һәм бу чорда казанлыларның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә кушты.
Хәзерге вакытта учреждениеләр җитәкчеләре гаризалары буенча 162 балалар бакчасы, 35 мәктәп, 8 хастаханә һәм башка социаль объектлар җылылык белән тәэмин ителгән, дип хәбәр итте киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. «Барлыгы социаль объектларга җылылык җибәрүгә 454 гариза кабул ителде. Якындагы көннәрдә алар барысы да җылылык белән тәэмин ителәчәк», - дип хәбәр итте ул.
Моннан тыш, 5,8 меңнән артык күп фатирлы йорт җылыту сезонына әзер – бу Казанның торак фондының 98,6% ы дигән сүз. Бу атна ахырына кадәр 98 йорт әзерлек паспортларын алырга тиеш. «Бу процессны контрольдә тоту шәһәр һәм район штаблары утырышларында гамәлгә ашырыла», – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.
«Күп миллионлы шәһәрдә җылылык бирү –катлаулы процесс. Яңа ягу сезонына әзерлек алдагысы тәмамланганнан соң ук башлана һәм эш режимында алып барыла. Халык вакытында җылылык ала алсын өчен зур эш башкарылды, – диде Мэр. – Без төрле программалар кысаларында күп санлы мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм башка социаль объектларны ремонтладык. Шулай да, яңартылырга тиешле берничә объект бар. Аларга җылылык сезонында аерым игътибар бирелергә тиеш».
Казанның өч ТЭЦы һәм «Татэнерго» котельнялары («Горки», «Азино» һәм «Савиново») кышкы чорда эшләү өчен әзер. Яңа сезонга әзерлек чорында 30 километрдан артык җылылык челтәренә капиталь ремонт һәм реконструкция ясалган.
Бүгенгә «Казэнерго»ның 125 котельнясы һәм җылылык челтәре ягу сезонына әзер. Предприятие 8,3 км артык челтәр күчергән һәм өч котельняны реконструкцияләгән.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары искәртеп узганча, быел Толстой һәм Южно-Промышленная урамнарында ике котельняны яңадан тоташтыралар, ә шәһәрнең Совет районында Губкин урамындагы яңа котельняга 7 күпфатирлы йортның җылылык челтәрен монтажлау эшләре бара.
Казан Мэры челтәр оешмаларына ягу сезонына әзерлек өчен рәхмәт белдерде һәм барлык җаваплы структураларга җылылык җибәрү чорында һәм бөтен ягу сезоны дәвамында халыкның мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирергә әзер булырга кушты. Алдагы еллардагы кебек үк, тиздән район администрацияләрендә һәм ТКХ комитетында Кайнар линияләр эшли башлаячак, халык «Ачык Казан» системасы аша заявка бирә алачак». Иң мөһиме – халыкның барлык мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирү», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, «Казэнерго» АҖ җитәкчесе Рөстәм Габделхаков, «Татэнерго» генераль директоры Рәүзил Хаҗиев һәм шәһәр районнары администрацияләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан Казан Мэры очрашуда катнашучылар белән бергә Музыкальная урамында урнашкан модернизацияләнгән «Казэнерго» АҖ котельнясын карады.