(Казан
шәһәре KZN.RU 15 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Быел Казанның Киров районында
Музыкальная урамындагы «Казэнерго» АҖ котельнясын модернизацияләделәр.
Реконструкция вакытында биредә биналар һәм фасад яңартылды, искергән җиһазларны
Россия һәм Белоруссия җитештерелгән заманча җиһазларга алыштырдылар. Тулы автоматизация
котельня белән диспетчерлык пунктыннан дистанцион рәвештә идарә итәргә
мөмкинлек бирә. Ягу сезоны башланыр алдыннан объектта башкарылган эшләргә Казан
Мэры Илсур Метшин бәя бирде.
Музыкальная
урамындагы котельня 151 күп фатирлы йортны, 12 белем бирү учреждениесен, 7
сәламәтлек саклау объектын һәм башка биналарны җылы белән тәэмин итә. «Яңартылган
котельняда заманча технологияләр, үзебездә һәм Белоруссиядә җитештерелгән
алдынгы җиһазлар кулланыла. Аның эффективлыгы 95% тәшкил итә, бу бөтен
микрорайонны, шул исәптән яңа төзелгән объектларны да җылылык белән тәэмин
итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Котельня
урнашкан бина 1889 елда ук төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, Дары заводы
тарафыннан 1997 елда предприятие карамагына тапшырылган. «Казэнерго» АҖ
генераль директоры Рөстәм Габделхаков шәһәр башлыгына бу вакыт эчендә бик
тузган җылылык механикасы җиһазлары алмаштырылуын, әмма 25 ел файдалану
дәверендә объектны тулысынча реконструкцияләүдә зарурлык тууын сөйләде.
Капиталь
ремонт вакытында эшчеләр ике искергән казанны үзебездә җитештерелгән җиһазларга
алыштырган. Шулай ук казаннар өчен автомат рәвештә идарә ителә торган яңа газ
горелкалары урнаштырылган, өстәмә вентиляция ясалган. «Яңа җиһазлар барлык
норматив стандартларга туры килә һәм кешеләргә дистә еллар хезмәт итәчәк», –
дип ассызыклады Р.Габделхаков. Россия һәм Белоруссия җитештергән җиһазларны
куллану кирәкле комплектлаучылар белән тәэмин итүдә проблемаларны булдырмаска
һәм чит илдән бәйсез булырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте предприятиенең генераль
директоры.
Модернизация
ярдәмендә котельня тулысынча автоматлаштырылган, оператор таләп итми. Казан һәм
насослар эше буенча барлык мәгълүмат автомат рәвештә диспетчерлык пунктына
җибәрелә, дип ассызыклады Р.Габделхаков. Шул ук вакытта икенче ярус булдыру
хисабына котельня хезмәткәрләре өчен
заманча һәм уңайлы бүлмәләр оештырылган.
Бүгенге
көндә котельняның куәте 50 МВт тәшкил итә, казанлыларны җылылык белән тәэмин
итү өчен запас җитәрлек, дип ышандырды «Казэнерго» генераль директоры.
Р.Габделхаков
сүзләренә караганда, ягу сезонына әзерлек вакытында предприятие хезмәткәрләре
8,3 км җылылык челтәрен реконструкцияләгән һәм ремонтлаган, шулай ук 3
котельняны реконструкцияләгән. Моннан тыш, челтәр диагностикасы үткәрелгән, ачыкланган җитешсезлекләр бетерелгән, үткәргеч торбаларның җылылык изоляция каплавы торгызылган һәм бик арматурасы алмаштырылган. Бүгенге көнгә «Казэнерго»ның җылылык белән тәэмин итүче барлык
объектлары
һәм җылылык челтәрләре ягу сезонына әзер. Әлеге вакытта килгән гаризалар нигезендә 51 мәгариф
һәм сәламәтлек саклау объектына җылылык бирелгән.
Исегезгә
төшерәбез, «Казэнерго» барлыгы 2332 объектны җылылык энергиясе белән тәэмин итә
– бу Казан кулланучыларының 25% ка якыны.
Шәһәр Мэры
белән объектта Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар булды.