(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август, Юлия Летникова). Петербург урамындагы «Метроэлектротранс»ның Дан аллеясы тагын бер экспонат белән тулыланды – постаментка реставрацияләнгән «РВЗ-6» вагоны урнаштырылды. Мондый трамвайлар шәһәр буенча ярты гасырга якын – 1962-2009 елларда йөргән. Казан Мэры Илсур Метшин яңартылган экспозицияне карады һәм предприятие ветераннары белән аралашты.
«Безнең җир өсте электр транспорты тарихы Советлар Союзына кадәр үк башланган. Казанда трамвайлар Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән үсте, ә кайбер яңалыклар республика башкаласында башка шәһәрләргә караганда иртәрәк барлыкка килде. Сезнең тарихны саклавыгыз, ә ветераннарыгызның әле дә сафта булуы мөһим», – диде Мэр һәм предприятие хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Габделхаков шәһәр башлыгына предприятиенең Бөек Ватан сугышында катнашкан 30 хезмәткәренең портретлары төшерелгән стендны күрсәтте. Моннан тыш, аллея буенда Казан трамвае тарихы турында мәгълүмат стендлары, ә экспонатларның үзләре янында пюпитрлар урнаштырылган, бу шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары Дан аллеясында тәкъдим ителгән вагоннарның үзенчәлекләре турында белә алсыннар өчен, дип сөйләде Айдар Габделхаков.
1962 елгы реставрацияләнгән совет вагоны дүртенче экспонат була. 2010 елда, аллея ачылгач, монда 1875 елгы атлы трамвай вагоны, 1899 елгы Nivelles ике күчәрле моторлы вагоны һәм 1929 елгы Х серияле моторлы вагон урнаштырылган.
«РВ3-6» берьяклы моторлы дүрт күчәрле вагоннар 1961-1987 елларда чыгарылган. Казанның өч трамвай депосында 47 ел дәвамында 521 вагон эксплуатацияләнгән, алар 183 км озынлыктагы 23 маршрут буенча хәрәкәт иткән. Бүгенге көндә бу Казандагы соңгы шундый вагон, калганнары утильләштерелгән.
«РВ3-6» вагоннарының ни өчен трамвай йөртүчеләргә ошаганы турында Илсур Метшинга предприятие ветераны Фәрит Сибгатуллин сөйләде: «Әлеге трамвайлар башка системалардан дүрт тормоз булуы белән аерылып тора. Мондый вагоннарны эксплуатацияләү вакытында бер генә юл-транспорт һәлакәте дә булмаган». «Метроэлектротранс»та 1970 елдан бирле эшләгән Фәрит Сибгатуллин хәзер техникумда укыта – булачак белгечләрне әзерли.
Предприятие ветераны белән бергә шәһәр Мэры трамвай вагонына керде, анда билет алды һәм машина йөртүче кабинасында булды. «Бу эш аты иде, безнең яраткан трамвай – җылылык, пыялаларны җылыткыч белән җиһазландырылган, анда йөрү бик уңайлы булды», – дип искә ала биш ел дәвамында «РВ3-6»ны йөрткән Людмила Алексеева. Ул предприятиедә 1979 елдан бирле эшли, хәзер йөртүче-остаз вазыйфасын били. «Сезнең тәҗрибәне яшьләргә тапшыруыгыз мөһим», – дип мөрәҗәгать итте Казан Мэры предприятие ветераннарына.
Исегезгә төшерәбез, Петербург урамы буенча Дан аллеясы 2010 елның 9 нчы маенда Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы истәлегенә ачылды. Аллея «Метроэлектротранс» МУП көче белән төзелде. Ретротрамвайлардан тыш биредә һәлак булган транспортчылар истәлегенә обелиск куелган.
Бүгенге көндә Казанның җир өсте электр транспорты паркында 106 трамвай бар, аларның 23 е өч секцияле. ТР башкаласында гомуми озынлыгы 240,4 км булган 9 трамвай маршруты исәпләнә.
Казан Мэры белән бергә Дан аллеясында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров та булдылар.