(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август, Юлия Летникова). Быел Казан спорт мәктәпләре 4 меңнән артык баланы кабул итәргә әзерләнә. Яңа тренировка сезоны алдыннан учреждениеләрдә ачык ишекләр көннәре старт алды, аларда балалар һәм аларның әти-әниләре секцияләр турында тулырак белә һәм тренерлар белән таныша ала. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.
«Без Казанның спорт инфраструктурасын үстерүгә күп көч куябыз – яңа уку елына 2 спорт мәктәбен ремонтладык, 2 универсаль спорт мәйданчыгы төзедек, ә 1 нче сентябрьдә 49 нчы номерлы мәктәп территориясендә ел әйләнәсендә эшли торган спорт мәйданчыклары комплексы үз ишекләрен ачачак, анда, шул исәптән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да шөгыльләнә алачак», - дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин. Казанда спорт белеме бирү системасы баланың сәләтен алга таба ачу һәм үстерү өчен бала чактан ук аның мөмкинлекләрен белү мөмкинлеген бирә. «Спорт мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысына да олимпия чемпионнары буллу насыйп булмаячак, әмма барлык тәрбияләнүчеләр дә сәламәтлекләрен саклау, оешканлык һәм җаваплылык булдыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару гадәтләренә өйрәнеп чыгачак», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
А.Салихов хәбәр иткәнчә, 10 нчы сентябрьдә бердәм ачык ишекләр көне оештырылачак. Шәһәрнең дүрт паркында (Горки-Әмәт урманында, Горький, Урицкий исемендәге һәм «Крылья Советов» паркларында), һәр спорт мәктәбендә һәм барлык спорт объектларында мәгълүмати мәйданчыклар, мастер-класслар, сынау күнегүләре оештырылачак.
Сентябрь ахырына кадәр Казанда барлыгы 100 дән артык танышу чарасы узачак. Һәр спорт учреждениесендә яшь тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары, танылган спортчылардан мастер-класслар һәм күрсәтмә тренировка дәресләре планлаштырылган. «Барлык теләүчеләр учреждениеләр администрацияләреннән һәм турыдан-туры тренерлардан кирәкле мәгълүмат алачаклар», - дип билгеләп үтте А.Салихов.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе сүзләренә караганда, йөзү секцияләрендә шөгыльләнү өчен балаларны сайлап алу аеруча актив бара. Бу спорт төрен казанлылар футбол, хоккей, җиңел атлетика һәм нәфис гимнастика белән беррәттән еш сайлый. Исегезгә төшерәбез, бала, билгеле бер яшькә җиткәннән соң, шулай ук медицина ягыннан чикләүләр булмаган очракта, бюджет нигезендә секциягә керә ала.
А.Салихов сентябрь аенда шәһәр мәктәпләрендә спорт мәктәпләренең презентацияләре һәм талантлы балаларны сайлап алу үткәреләчәк, дип билгеләп үтте. «Һәрьяклап үсеш алган баланың киләчәктә уңышлы укырга һәм карьера төзергә бөтен мөмкинлекләре бар. Шуңа күрә, беренче сыйныфлардан башлап ук, без мәгариф учреждениеләре базасында эш алып барабыз», - дип ассызыклады докладчы.
Ачык ишекләр көннәрен үткәрүнең тулы графигы белән сылтама буенча, шулай ук спорт мәктәпләренең һәм Физик культура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.
Бүгенге көндә Казанда барлыгы 31 спорт мәктәбе эшли. Анда 23 меңнән артык бала спортның 63 төрен үзләштерә. «Секцияләр саны ел саен арта бара: узган ел пляж волейболы һәм 3 кә 3 баскетбол буенча бүлекләр ачылды, ә бу сезонда казанлылар флорбол һәм биатлон буенча белем ала алачак», – диде А.Салихов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган тренировка сезоны нәтиҗәләре буенча, Казан спортчылары Россия беренчелекләре финалларында 43 алтын медаль яулады. «Бу 2019 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк. Гомумән алганда, безнең спортчылар яулаган медальләр саны 17% ка артты», - дип билгеләп үтте докладчы.
13 нче августта «Урам» экстрим-паркында билгеләп үтелгән Физкультурачылар көнендә спорт учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр – дзюдо, спорт аэробикасы, каратэ, бадминтон һәм башка спорт төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар узды. Шул ук мәйданчыкта казанлылар шәһәрнең спорт мәктәпләре вәкилләре белән таныша, үз баласы өчен спорт төрен сайлый һәм аны башлангыч әзерлек төркеменә яздыра алдылар.