(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август, Диана Жиленкова). 27 нче августта Казанның Спорт сараенда «Алтын алка» хоккей фестивале узачак. Гала-матчта Татарстан Республикасы командалары һәм «Кызыл йолдызлар» көч сынашачак. Хоккейчыларны бозга капитаннар – Россия Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин алып чыгачак. Командалар составына легендар спортчылар Павел Дацюк, Алексей Морозов, Евгений Медведев, Степан Захарчук, Дмитрий Обухов, Игорь Щадилов, Александр Степанов һәм Алексей Терещенко керәчәк.
«Алтын алка» фестивалендә катнашырга чакыруга безнең илне Европа, дөнья чемпионатларында, Олимпия уеннарында таныткан, кулларында Стэнли Кубогын һәм Гагарин Кубогын тоткан атаклы хоккейчыларның җавап бирүе Казанның илнең спорт башкаласы буларак статусын тагын бер кат раслый», – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында. «Бу мөмкинлектән файдаланасы һәм яраткан спорт төрен популярлаштыру гына түгел, ә игелеклелек турында да тагын бер кат искә төшерәсе килә. Шуңа күрә хәйрия акциясенең форматын «Игелекле Казан» кысаларында карап бетерүегезне сорыйм», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Гала-матч 15:00 сәгатьтә башлана, җанатарлар өчен керү ирекле.
Фестивальдә шулай ук яшь спортчылар өчен ачык тренировка үткәрәчәк хоккей йолдызларының мастер-класслары һәм Казанның хоккей ветераннары һәм узган сезондагы «Алтын алка» турнирының иң яхшы уенчылары матчы планлаштырылган.
Тамашачыларны мәдәни һәм күңел ачу программалары көтә. Казанлылар призлар һәм бүләкләр уйнатуда катнаша, шулай ук истәлекле сувенирларга ия була ала.
Гала-матчта Казанның «Алтын алка» турниры флагын тапшыру тантанасы узачак, ул киләсе елда яшь хоккейчыларның бөтенроссия ярышлары суперфиналын кабул итәчәк. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләвенчә, Пермьдә төгәлләнгән турнирның суперфиналында Казанның «Ак Бүре» спорт мәктәбе командасы тарихта беренче тапкыр бөтенроссия дәрәҗәсендә 2 нче урынны алган. «2023 елда «Алтын алка» суперфиналын нәкъ менә Казанда үткәрү карары – безнең яшь хоккейчыларның уңышлы чыгышы нәтиҗәсе», – дип билгеләде ТР башкаласы Мэры.
«Егетләрне яңа сезонга һәм казанышларга яхшылап әзерләргә кирәк. Мин тренерларыбызга, спорт мәктәпләре, физкультура-спорт җәмгыятьләре җитәкчеләренә уку елын яңа идеяләр һәм көчләр белән башласыннар һәм атаклы спортчыларның яңа плеядасын тәрбияләргә булышсыннар өчен мөрәҗәгать итәм», – дип өстәде И.Метшин.