(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август, Диана Жиленкова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Порт урамындагы территорияне комплекслы үстерү проекты турында сөйләде. Депрессив сәнәгать зонасын масштаблы үзгәртеп кору көтә – торак төзелеше, офислар, төзекләндерелгән территорияләр һәм 12 чакрымлы яр буе барлыкка киләчәк. 6 га мәйданлы беренче участок төзелешенә рөхсәт әзерләнә.
«Узган атнада Татарстан Президенты Порт урамындагы 287 га мәйданлы территорияне комплекслы үстерү буенча мастер-планны раслады. Бүгенге көндә бу – депрессив территория, ул Казанны һәм аның халкын Иделдән аерып тора, – дип билгеләде И.Метшин. – Шәһәр үсешенең күрсәткече һәм иртәгәсе көннең өметле булуы – шундый зур проектлар».
Мэр билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы актив рәвештә үсә – бүгенге көндә шәһәрдә 1,3 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр халкы саны арту белән яңа торак төзү таләп ителә. «Безнең өчен сәнәгать зоналарының депрессив территорияләрен әйләнешкә кертү бик мөһим. Шундый катлаулы территорияләрнең берсе – Порт урамы, чөнки анда милекчеләр уннарча түгел, ә йөзләгән, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Әмма без алар белән диалогта зур эш башкардык, ул мастер-планга күчте. Беренче территориягә (6 га) төзелешкә рөхсәт биреләчәк. Без җәмәгатьчелек проектын тәкъдир итәбез».
Проектны эшләүгә «АрхМосквы» версиясе буенча 2022 ел архитекторлары дип табылган әйдәп баручы архитекторлар – Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко җәлеп ителгән. Проектта Казанның бердәйлеге һәм милли колориты исәпкә алынган. «Архитектура дөньясында мондый проектлар фикер алышу предметы булып тора. Алга таба проектлана торган өлешнең архитекторлары башка булачак. Без архитектура фикере палитрасының төрле булуын телибез. Әмма аларның һәркайсына теләкләр дә бар – бөтенесе дә аңлаешлы булсын, чөнки бу Казан, ә Амстердам, Лондон, Мәскәү һәм Санкт-Петербург түгел», - дип билгеләде Мэр.
И.Метшин проектлана торган территориянең 25% ы төзекләндерү өчен бирелгән, монда, әйтик, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк, дип белдерде. Шулай ук 12 км озынлыктагы яр буе булдыру планлаштырыла. Бу мондый зур масштаблы төзелештә беренче тәҗрибә», - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Порт урамы территориясе үз эченә торак һәм иҗтимагый-эшлекле зоналарны берләштерәчәк һәм креатив яшьләрдә, казанныкыларда гына түгел, башка бер кызыксыну уятачак. Ул Идел ярындагы яңа районга Казаннан китүчеләр кайтырга теләр, шулай ук ул Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышның иң яхшы яшь буын вәкилләрен җәлеп итәр, дигән ышаныч белдерде. «Яшьләр үз талантларын Казанда тормышка ашырсын өчен, без шартлар, креатив кластер булдырачакбыз», – дип өстәде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казан Мэры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Порт урамындагы территорияне комплекслы үстерү проектын тәкъдим итте. Ул 287 га мәйданда территорияне төзүне күздә тота, хәзерге вакытта биредә искергән производстволар һәм складлар, ташландык ярдәмче биналар һәм гараж кооперативлары урнашкан. Бу участокта 1,5 млн кв. м торак һәм 1,3 млн кв. м административ һәм коммерция объектлары төзергә планлаштыралар.