(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли галереясында Фәрит Гобәевның «Искусство присутствия» дигән фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә фотографның исеме белән аталган альбомына кертелгән 100 гә якын рәсем тәкъдим ителгән. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин күргәзмәдә булды һәм автор белән аралашты.
«Мин беренче тапкыр сезнең эшләрегезне 1983 елда күрдем. Шул вакыттан бирле сезнең иҗатны яратам», - диде Илсур Метшин. Ул фоторәссамны күргәзмә ачылышы белән котлады һәм аңа яңа иҗади уңышлар теләде.
Күргәзмә заллары буйлап экскурсия вакытында Фәрит Гобәев шәһәр башлыгына күргәзмә геройлары һәм фотографияләрне төшерү тарихы турында сөйләде. Шәһәр башлыгы рәссам эшен югары бәяләде. Аерым алганда, ул София Гобәйдуллинаның фотосурәтләре композитор укыган яңартылган П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы музыка мәктәбе диварларын бизи алыр иде, дип билгеләп үтте.
«Бернинди видео картинаның тирәнлеген тапшырмаячак. Күргәзмә бик матур килеп чыккан. Эшләр Казан, республика һәм Советлар Союзы тарихын чагылдыра», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Фәрит Гобәев Илсур Метшинга үзенең «Искусство присутствия» дигән беренче авторлык альбомын бүләк итте, анда 200 дән артык фотография җыелган.
Күргәзмә 18 нче сентябрьгә кадәр эшләячәк. Казанлыларның галереяның дүрт залында урнашкан экспозицияне күрү генә түгел, фотограф белән аралашу һәм аның мастер-классларында катнашу мөмкинлеге дә булачак.
Фәрит Гобәев – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнар берлегенең мактаулы әгъзасы. «Тасма» бәйсез фотографлар төркемен җитәкләгән, аның иҗатын Мәскәү сәнгать белгечләре 70 нче еллар азагында Казан фотографияләр мәктәбе буларак билгеләгән.
Фәрит Гобәев Татарстанда күп кенә фотоальбомнар һәм күргәзмәләр белән эшләгән кеше буларак билгеле. Ул X «Бәллүр каләм» журналистлар конкурсының «Объектив аша караш» номинациясендә лауреат, шулай ук әлеге бәйгенең жюри составына берничә тапкыр кергән.
2001 елдан 2021 елга кадәр Фәрит Гобәев «Казан» журналы белән хезмәттәшлек итә, анда шәһәр тормышы турында күп санлы фоторепортажлар һәм хезмәттәш-фотографларның иҗаты турында күп мәкаләләр бастыра.
2015 елда «Җиңүнең 70 портреты» дип аталган уникаль фотопроект авторы булган. Берничә ай эчендә фотограф Татарстан республикасының 45 районын йөреп чыккан һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең 150 гә якын портретын төшергән.
Фәрит Гобәевның эшләре республика, бөтенсоюз һәм халыкара фотокүргәзмәләрдә югары бәяләнгән. Ул – Казанда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Вильнюс, Рига һәм Таллинда, Парижда һәм Амстердамда, Вашингтонда һәм Нью-Йоркта, Кобургта 30 шәхси күргәзмә авторы.
Казан Мэры белән бергә күргәзмәдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов та булды.