(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче август, Дарья Федосенко). Ярты ел эчендә Казан Башкарма
комитеты бүлекчәләрендә 346 студент практика узды. Шуларның 13 е шуннан соң
шәһәр Мэриясендә үз һөнәри эшчәнлеген дәвам итәргә карар кылдылар. Яшь
хезмәткәрләргә җайлашырга менторлар ярдәм итәчәк – хәзер остазлар командасы
формалаша. Моннан тыш, муниципаль хезмәтнең яңа уенчылары өчен чат-бот – цифрлы
ярдәмче эшли башлады. Шәһәр Мэриясенең кадрлар проектлары турында эшлекле
дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар
сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова сөйләде.
Студентлар еш кына Шәһәрне үстерү
институтында һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә практика үтә
Бүгенге
көндә 14 югары һәм 13 һөнәри белем бирү оешмасы белән килешүләр төзелгән, дип
хәбәр итте И.Бочкова. Быел студентлар өчен иң популяры – Шәһәрне үстерү
институты, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, шулай ук Җир һәм мөлкәт
мөнәсәбәтләре комитеты, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.
Практика программасы шәһәр проектлары белән танышуны, эшлекле уеннарны һәм
һөнәри тирәлекне турыдан-туры өйрәнүне үз эченә ала.
Ремонт
бара торган Совет районы администрациясе мисалында студентларга
муниципалитетның эш һәм халыкка сервислар күрсәтү өчен заманча таләпләр
нигезендә үзгәрүен ачыктан-ачык күрсәтәләр. Студентлар шәһәр тормышында волонтерлар
һәм чараларда оештыручылар буларак актив катнаша, бу исә йомшак күнекмәләр һәм
өстәмә компетенцияләр булдырырга мөмкинлек бирә. «Практика нәтиҗәләре буенча 13
кеше муниципалитетта хезмәт итүне сайлады һәм Казан Мэриясе командасына
кушылды», – дип хәбәр итте Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы.
Казан Мэриясендәге стажировка язның
төп яшь кадрлар проекты булды
Казан
Мэриясе студентлар өчен дә, идарәчеләр өчен дә стажировка мәйданчыгы булып
тора. Гыйнвардан тыңлаучыларның төрле категорияләре өчен 5 стажировка
оештырылды.
Июнь
аенда Казанда РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты дәүләт идарәсе югары мәктәбе курсы тыңлаучылары өчен
«Зур шәһәрдә үзгәрешләр белән идарә итү» программасы белән күчмә модуль узды. «Казан
тәҗрибәсе, шул исәптән масштаблы вакыйгалар оештыру, клиентлар белән эшләү,
уңайлы шәһәр мохите булдыру, халык белән нәтиҗәле кире элемтә булдыру буенча
да, кызыксыну уятты», – дип ассызыклады И.Бочкова.
«Казан
Мэриясендә стажировка» студентлар интенсивы язның төп проекты булды.
Катнашучылар өч ай дәвамында шәһәр хуҗалыгы белән таныштылар, бизнесны үстерү
өчен шартлар тудырылганын, шәһәр инфраструктурасы төзелүен, киңлекләр
яңартылуын, объектлар техник яктан эксплуатацияләнә һәм хезмәт күрсәтү процессы
камилләштерелә баруын күрделәр. Җитәкчеләр белән аралашу, шулай ук Казан Мэры
Илсур Метшин белән очрашу да бик әһәмиятле булды.
Беренче
тапкыр Мәскәү шәһәренең карьера үсеше үзәге белән уртак проект гамәлгә
ашырылды. Июль аенда Россия башкаласы Хөкүмәтенең 20 хезмәткәре һәм стажеры
Казанда булды, ә августта шәһәр Мэриясенең яшь хезмәткәрләре һәм стажерлары
җавап визиты белән Мәскәүгә барды һәм хөкүмәт департаментлары эшчәнлеге белән
таныштылар, башкаланың яңартылган учреждениеләрендә булдылар. Спикер сүзләренә
караганда, мондый алмашу даими булачак.
Муниципалитетта остазлар
командасын формалаштыралар
Хәзер
Казан Мэриясендә менторлар командасын формалаштыралар, алар практикант
студентлар һәм яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен дә остаз булачаклар. «Яшь
энергия һәм бөтен тәҗрибәне үзгәртү теләге булган коллаборациядә барлыкка
киләчәк яңа дулкын шәһәрне яңа чикләргә этәрергә мөмкинлек бирәчәк һәм Казанны
тагын да яхшырак итәчәк», – диде Илсур Метшин.
Бер
үк вакытта муниципаль хезмәтнең яңа уенчылары өчен цифрлы ярдәмче дә эшли
башлады. Чат-бот команда эшенә интеграцияләнергә ярдәм итә, шәһәрнең гомуми
кыйммәтләре һәм стратегик үсеше белән таныштыра. «Бот программасы барлык
бүлекчәләрнең хезмәткәрләре өчен адаптация процессын тизләтә һәм унификацияли»,
– дип ышандырды И.Бочкова.
Нәтиҗәле
хезмәттәшлек итү өчен шәһәрнең уку йортларында яшьләрнең карьера проектларын
тәкъдир итү планлаштырылган. «Бу Казан Мэриясен старт алу һәм карьераны дәвам
итү өчен ачык мәйданчык буларак күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип саный
Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы.
Октябрь
аенда шәһәр кейсларын эшләү буенча лаборатория башланачак. Студентлар
командалары үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый алачак. Проблеманы өйрәнеп,
алар үзләренең стандарт булмаган алымнарын аны хәл итүгә тәкъдим итәчәкләр.
Бүгенге көндә Башкарма комитет бүлекчәләреннән иң кызыклы һәм актуаль кейслар
җыелган.
«Кешеләр
белән һәм кешеләр өчен эшләү – ул сәләт. Без әлеге өлкәдә сәләте булганнар һәм
шәһәрдәге тормышны яхшы якка үзгәртергә теләүчеләр белән кызыксынабыз», – дип
нәтиҗә ясады Илсур Метшин.