(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче август, Юлия Летникова). Бүгенге көндә Казанның 97 торак
массивында 215 меңнән артык кеше яши. Поселокта яшәүчеләрне электр һәм газ
белән тәэмин итү мәсьәләләре юк диярлек булса да, каты коммуналь калдыкларны чыгару
һәм су белән тәэмин итү буенча проблемалар кала бирә. Шәһәр Башкарма
комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, коммуналь мәсьәләләрне хәл итү һәм инфраструктураны үстерү өчен
федераль программа таләп ителә.
«Күп
кенә поселоклар Казан составына күптән түгел генә керде һәм озак еллар буена
хәл ителмәгән һәм тупланган проблемалары белән бергә. 2010 елга кадәр торак
массивларда булган кыенлыкларны «Поселок» республика программасы хәл итәргә
ярдәм итте. Бүгенге көндә акча җитми, күбрәк финанслар сорала, – дип билгеләп
үтте шәһәр башлыгы. – Без поселокларда эшне дәвам итәчәкбез, әмма торак
массивлар проблемаларын хәл итү өчен федераль программа һәм җитди акчалар
кирәк, шул исәптән коммуналь мәсьәләләрне, социаль объектлар төзү, җәмәгать
транспортын җибәрү өчен дә».
Соңгы 10 елда «Водоканал» поселокларда 43 км суүткәргеч челтәр төзеде
Бүгенге
көндә барлык торак массивлар электр белән тәэмин ителгән, Казанның Совет
районындагы Чернопенье һәм Идел буе районындагы Татваленка поселокларыннан
кала, барлык поселоклар да газ белән тәэмин ителгән. «Башкарма комитет әлеге
территорияләрне Татарстан Республикасының газлаштыру программасына кертү өчен
документлар пакеты әзерли», – дип сөйләде И.Гыйниятуллин.
Су
белән тәэмин итүгә килгәндә, хәзерге вакытта Казанның 24 торак массивы (9 ы –
Совет районында, 8 е – Идел буе районында, 4 се – Киров районында һәм 3 се –
Авиатөзелеш районында) «Водоканал» челтәренә тоташмаган. «Бу халыкның суы юк
дигән сүз түгел. Ул шәхси яки гомуми скважинадан алына һәм поселок челтәрләре
буенча бүленә. Әлеге поселокларда, кагыйдә буларак, су белән җитди проблемалар
юк», – дип аңлатты шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
«Водоканал»
барлыгы 73 торак массивта 834 км суүткәргеч челтәргә хезмәт күрсәтә, әмма су
белән тәэмин итү проблемалары саклана – халык су белән тәэмин итүдәге
өзеклекләр һәм су җитмәүгә, бигрәк тә эссе вакытта зарланалар. Проблеманы хәл
итү өчен 3,1 млрд сум кирәк, бу «Водоканал»ның еллык ремонт фондыннан 12 тапкырга
диярлек күбрәк.
10
ел эчендә челтәрләрне ремонтлау һәм төзүгә «Водоканал» һәм республика
бюджетыннан 544 млн сум бүлеп бирелгән. Соңгы берничә ел эчендә Казанның Салмачы,
Константиновка, Царицыно, Әмәт, Кече Клыки, Борисково, Нагорный, Әки, Яңа
Сосновка, Офицерлар, Кояшлы, Залесный торак массивларында 43 км яңа суүткәргеч
челтәре төзелде. Колсәеттә су чистарту станциясе төзелде, «Мирный» һәм «Коры
елга» җир асты су алгычларының проект егәрлеге торгызылды, моның өчен 64 млн
сумлык 13 скважина борауларга туры килде. Моннан тыш, Салмачы һәм Вишневка,
Привольный торак массивларында су белән тәэмин итүне нормальләштерү өчен Кол
Гали урамында суүткәргеч боҗраланган, Вознесение, Дәрвишләр, Петровский,
Мирный, Иске Горки, Әки, Борисково, Әмәт, Залесныйда 4 км челтәр сузылган.
Башкарылган
эш нәтиҗәсендә поселокта яшәүчеләрдән суны өзүгә карата шикаятьләрнең саны өч
ел эчендә ике тапкыр – 300 дән 148 гә кадәр кимегән.
Быел
Царицыно, Кече Клыки, Яңа Сосновка торак массивларында 50 млн сумлык сумлык
суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү бара, ә киләсе елда Салмачы,
Константиновка, Көнчыгыш һәм Борисоглебск поселокларында эшләр планлаштырыла.
Казанның 29 поселогы 202,45 км
озынлыктагы үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына ия
Канализация
мәсьәләләре торак массивларда индивидуаль тәртиптә хәл ителә –халык септикларны
яки чокырларны төзекләндерә. Казанның 29 поселогында гомуми озынлыгы 202,5 км
булган үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасы бар, алар шәһәр
челтәрләренә тоташтырылган. Крутушка поселогының үз чистарту корылмалары бар,
дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
Әмәт
һәм Плодопитомник торак массивларында 42 млн сумлык 2 км төп магистраль челтәр
төзелгән. Моннан тыш, Борисоглебск, Отары, Константиновка, Северный торак
массивларында челтәр участоклары урнашкан, Гривка торак массивында магистраль
челтәрләр участогы төзелгән.
Быел поселоклардагы юлларны
ремонтлауга 500 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелгән
Соңгы
өч елда поселок юлларын ремонтлау өчен 600 млн сум акча бүлеп бирелгән, бу 51
торак массивтагы 100 дән артык урам һәм юлларны ремонтлау мөмкинлеге биргән.
Бакчачылык
ширкәтләренә керү юлларын тәэмин итү республика программасы буенча Казанда
соңгы берничә елда 10 км дан артык озынлыктагы 13 юл төзекләндерелгән.
4-5 ел дәвамында Казанның торак
массивларында булган урамнар яктырткычлар белән тәэмин ителәчәк
2014
елдан 2021 елга кадәр Казанның 83 торак массивында 8 меңнән артык яктырткыч
урнаштырылган. Быел 33 поселокта 1,5 меңгә якын яктырткычны 43 млн сумга
ремонтлау планлаштырыла. «Бу 100 дән артык урамны яктырту мәсьәләсен хәл итәргә
мөмкинлек бирәчәк», – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Мондый
темпта эшләсәк, 4-5 ел дәвамында торак массивларда булган урамнар яктырткычлар
белән тәэмин ителәчәк.
Казан поселокларында калдыклар
җыю буенча 20 яңа урын һәм төзекләндерелгән 12 контейнер мәйданчыгы барлыкка
киләчәк
Бүгенге
көндә Казанның торак массивларында чүп җыю 414 контейнер мәйданчыгында
оештырылган. Аларның еллык сыйдырышлыгы 1,2 мең кубометрга якын, әмма региональ
оператор мәгълүматларына караганда, ел саен мәйданчыклардан ике тапкыр күбрәк
чүп-чар чыгарыла. И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, чүпнең артык туплануының
сәбәбе – контейнер мәйданчыклары җитмәү, шәһәр поселокларында өстәмә рәвештә якынча
290 мәйданчык кирәк.
Узган
һәм быел әлеге проблеманы хәл итү өчен бюджет акчалары бүлеп бирелгән, алар
ярдәмендә поселокларда калдыклар җыю буенча 20 яңа урын барлыкка киләчәк һәм 12
контейнер мәйданчыгы төзекләндереләчәк.
20
территориаль иҗтимагый үзидарә 8,5 млн сумлык грантлар отты
Торак массивларда җәмәгать киңлекләрен үстерү белән
Казан Башкарма комитеты гына түгел, территориаль иҗтимагый үзидарә дә
шөгыльләнә. Быел 20 территориаль иҗтимагый үзидарә 8,5 млн сумлык грантлар
отты. И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, алынган акчага балалар һәм спорт
мәйданчыклары өчен кече архитектура формалары, шулай ук спорт заллары өчен
инвентарь сатып алыначак.