(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче август, Юлия Летникова). Яңа уку елына Казанның 269 мәгариф
учреждениесендә гомуми озынлыгы 76 км булган коймалар алмаштырылачак. Моннан
тыш, 1 нче сентябрьгә янгын куркынычсызлыгы максатыннан, кирәк булган
мәктәпләрдә идән япмасын алмаштырачаклар, диварларны янгынга каршы материаллар
белән ныгытачаклар һәм янгынга чыдам ишекләр куелачак. Эш барышы турында Казан
Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Социаль өлкә
учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директорының
беренче урынбасары Илья Коротихин сөйләде.
«Куркынычсызлык
мәсьәләләре безнең өчен һәрвакыт өстенлекле булды. Хокук саклау органнары белән
берлектә аудит уздырдык һәм кайбер проблемаларны ачыкладык, 1 нче сентябрьгә
безнең мәктәпләр оптималь хәлдә булырга тиеш», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Ул шулай ук башкарылган эшне куркынычсызлык паспортларына туры килү-килмәве ягыннан
тикшерергә кирәклеген ассызыклады.
И.Коротихин
сөйләвенчә, Казанда 169 мәктәп, 316 балалар бакчасы һәм 44 өстәмә белем бирү
учреждениесе эшли. Алар барысы да контроль һәм кергәндә идарә итү системасы
белән җиһазландырылган, әмма кайбер учреждениеләрнең коймалары тиешле хәлдә түгел яки бөтенләй юк. «1 нче сентябрьгә 269
учреждениенең периметры буенча гомуми озынлыгы 76 км булган коймалар
алмаштырылачак», – дип сөйләде ул.
Моннан
тыш, 153 учреждениедә – 76 балалар бакчасында, 52 мәктәптә, 25 өстәмә белем
бирү оешмасында – беренче катларда сак пунктларын төзекләндерү, видеокүзәтү,
сакчылык һәм хәвеф сигнализациясе системаларын урнаштыру төгәлләнеп килә. Шулай
ук сакның контроль-үткәрү пунктлары куркынычсызлыкның I категориясенә керә
торган 22 мәктәптә дә барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте И.Коротихин.