(Казан шәһәре
KZN.RU, 10 нчы август, Юлия Летникова). Казанның «Водоканал» предприятиесе
Россиянең цемент заводларына ләм утырмасын термомеханик эшкәртү нәтиҗәсендә
алынган биоягулык китерә башлады. Көн саен Россиядә беренче линиядә 450 мең
кубометр канализация агынтыларыннан 70 тонна биоягулык җитештерелә, ә проект
егәрлеге – 100 тонна. Бу Татарстан башкаласына экологик проблема булган ләм
кырларын кулланудан баш тартырга мөмкинлек бирде. Бүген мәйданчыкта шәһәр һәм
республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә Казан Мэры Илсур
Метшин да булып кайтты.
«Россиядә беренче ләм утырмасын термомеханик
эшкәртү линиясе – Казан өчен коммуналь һәм экологик революция», – дип билгеләде
И.Метшин. Аның сүзләренә караганда, моңа кадәр көн саен 250 тонна утырма (бу 20
КАМАЗ сыешлыгы дигән сүз) мәйданы 50 ел эчендә 110 гектарга җиткән ләм
басуларына тупланган. «Без озак еллар күзәткән проблема бетте. Хәзер без көн
саен 70 тонна биоягулык алабыз, аны Россиянең цемент заводлары бик теләп ала»,
– диде шәһәр башлыгы.
1,7 млрд сумлык
линия төзелеше 2018 елның декабрендә «Водоканал» преприятиесенең үз акчасына
башланды һәм 2021 елда тәмамланды. Агымдагы елның июнь аенда цех «Каты биоягулык»
сертификаты алды, бу исә эшкәртү продуктын Россиянең цемент заводларына –
Ульяновскига, Мәскәү өлкәсенә, «Мордовцемент» предприятиесенә чыгарырга
мөмкинлек бирде, Рязань белән логистиканы җайга салу дәвам итә.
Журналистларга һәм
шәһәр Мэрына биоягулык алу процессы турында «Водоканал» директоры Андрей Егоров
сөйләде. «Агынты суларны чистартканнан соң
барлыкка килә торган ләм явым-төшеме центрифугаларда 75% дымлылыкка кадәр
зарарсызлана, шуннан соң киптерү барабаннарына килә, анда температура 500
градус тәшкил итә. Киптерелгән утырма 3-8 мм һәм дымлылык 10% булган гранул
формасын ала, шуннан соң транспортерларга арадаш саклауга әзер продукт
рәвешендә керә», - дип аңлатты ул. Шул ук вакытта, предприятие директоры
сүзләренә караганда, бүгенге көндә җитештерү тулысынча автоматлаштырылган, ә
хезмәткәрләр җиһазларны контрольдә тоту цехында бар.
Линиянең уникальлеге
шунда ки, ләм явым-төшемнәрен эшкәртү процессы ябык. «Атмосферага газ чыкмый, яндыру
процессы юк, шуңа күрә бу цех тулысынча экологик», – дип ассызыклады А.Егоров.
Проект Россия компаниясе тарафыннан эшләнгән. «Компонентлар базасы 70% -
үзебезнеке, 30% – чит илнеке, бу - инженер һәм электрон системалар. Хәзер
аларның аналоглары сайлана», - дип сөйләде «Водоканал» директоры.
Көн саен әзер
продукт белән 5-7 КАМАЗны тутыралар. Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, биоягулыкка
заводларда ихтыяҗ зур: «Озак саклау өчен берни дә калмый». Цемент заводлары
продуктны альтернатив ягулык буларак кулланалар, гранулларны газга өстәгәч,
цемент җитештерү бәясен киметергә мөмкинлек бирә.
Эшкәртелгән
продуктны шулай ук җирләрне рекультивацияләү һәм юл төзелешендә дә кулланырга
мөмкин. «Хәзер без фәнни-тикшеренү үзәге белән берлектә гранулларны башка
өлкәләрдә куллану буенча тәҗрибәләр уздырабыз. Сертификацияләү процессы ел
ярымга кадәр дәвам итәргә мөмкин», – дип сөйләде А.Егоров.
Исегезгә төшерәбез,
Казандагы ләм кырлары Куйбышев сусаклагычы янындагы су саклау зонасында
урнашкан һәм ул каскадка берләштерелгән җир дамбалары белән әйләндереп алынган
карталар системасыннан гыйбарәт. Чистарту корылмаларын эксплуатацияләгән 50 ел
эчендә ләм кырлары территориясе үз мөмкинлекләреннән артып китте. Хәзерге
вакытта ләм басулары тулысынча эксплуатациядән чыгарылды һәм рекультивациягә
тапшырылды. Ул «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль
проекты буенча үткәрелә. Эшләрнең заказчысы – ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе.
Рекультивацияне 2024 елга тәмамлау планлаштырыла.
Шулай ук ләм
утырмасын термомеханик эшкәртү линиясен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин да карады.