(Казан
шәһәре KZN.RU, 9 нчы август, Дмитрий Никитин). Казанның Яңа Савин районында
аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 143 нче номерлы мәктәптә капиталь ремонт
тәмамланып килә. Бүгенге көндә бинада инженерлык челтәрләре, ишек блоклары
алмаштырылган, фасад, бинаның нигез кырлары, санузеллар һәм кабинетлар
ремонтланган. «Ремонттан соң бу өр-яңа мәктәп булачак», – дип ассызыклады Казан
Мэры Илсур Метшин уку йортында эшләрнең барышын тикшерү барышында.
Четаев
урамында 9 мең кв. м мәйданлы 1991 елда төзелгән мәктәп 30 ел эчендә бер тапкыр
да комплекслы ремонтланмаган, ә килеп туган проблемалар локаль рәвештә бетерелеп
барылган. Аерым алганда, түбәдән су үткән, шуның аркасында күп кенә кабинетлар
зыян күргән. «Узган ел без бинаның түбәсен төзәттек, ә инде быел капиталь
ремонтка керештек», – дип билгеләде Мэр. Ул мәктәпнең вестибюлен, актлар залын
һәм уку сыйныфларын карады.
Хәзер
эшчеләр төп ремонтны төгәлләделәр диярлек – су белән тәэмин итү, канализация,
вентиляция, җылыту, электр белән тәэмин итү системаларын алыштырдылар, электр
системаларны алыштырдылар һәм биналарны чистарту эшенә керештеләр. Моннан тыш,
бинаның фасады тулысынча ремонтланган, аның дизайны укучылар һәм аларның
ата-аналары белән берлектә эшләнгән.
«Объектны
ремонтлауда көн саен 200 ләп кеше эшли. Аларны уку елы башына тәмамлау өчен эшләр
тәүлек әйләнәсе диярлек алып барыла», – дип ышандырды шәһәр башлыгын «СТК» ҖЧҖ
подрядчы оешмасы директоры Айдар Вәлиуллин.
«Барлык
эшләр дә ахырына якынлашып килә. Төзүчеләр алдында капиталь ремонтны уку елы
башына тәмамлау бурычы тора», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Мәктәптә парта
артына яңартылган сыйныфларда 870 ләп укучы утырачак.
Исегезгә
төшерәбез, узган ел бинада түбәне яңарттылар һәм җылыттылар, хәвеф
сигнализациясе төймәсен, мәктәпкә керү контроле өчен турникетларны
алыштырдылар, ике спорт залы һәм ашханәне ремонтладылар. Моннан тыш, 2016 елдан
2020 елга кадәр мәктәптә санузеллар һәм баскычлар яңартылды, ә учреждение
ишегалдында баскетбол-волейбол мәйданчыгы җиһазландырылды.
Шулай
ук 143 нче номерлы мәктәп белән бергә яңа уку елында капиталь ремонттан соң 7
мәктәп, 12 балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Шулай итеп, 1 нче сентябрьдә татар
телендә белем бирүче 18 нче номерлы гимназиянең уку корпусы укучыларны кабул
итәчәк. Шулай ук бу җәйдә 30 уку йорты биналарында урнашкан 31 ашханәдә эшләр
бара.
143
нче номерлы мәктәптә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф
идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту
һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев та булдылар.