Илсур Метшин «Сбербанк»ның вице-президенты Петр Колтыпин белән очрашты
Денис Гордийко
(Казан
шәһәре KZN.RU, 10 нчы август). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма
комитетында «Сбербанк России» ГАҖ вице-президенты, Идел-Нократ банкы рәисе Петр
Колтыпин һәм «Сбербанк» ГАҖ экосистемасын технологик үстерү буенча
вице-президенты Оксана Смирнова-Крелль белән очрашты. Алар ТР башкаласында
цифрлы технологияләрне үстерү өлкәсендәге проектларны бергәләп гамәлгә ашыру,
аерым алганда, муниципалитетта «ГосТех» ил платформасын кертү турында фикер
алыштылар.
Яңа
цифрлы платформа әзер сервислар рәвешендә барлык дәүләт мәгълүмат системаларын
берләштерәчәк, шулай ук ГИС булдыру срокларын кыскартачак. Аларны платформага
масштаблы күчерү 2024 елга планлаштырыла. Июль аенда Казан ГИСны «ГосТех» бердәм
цифрлы платформасына күчерү буенча эшче төркем составына кергән бердәнбер
муниципалитет булды.
Исегезгә
төшерәбез, моңа кадәр Казан һәм «Сбербанк» икътисадны цифрлаштыру өлкәсендә һәм
шәһәрне комплекслы үстерү өлкәсендә ниятләр турында ике килешү төзеделәр.