(Казан
шәһәре KZN.RU, 5 нче август, Юлия Летникова). Казанның Мәскәү районында урнашкан
катнаш төрдәге 395 нче номерлы балалар бакчасын капиталь ремонтлау эшләре бара.
Эшләр тәмамланганнан соң мәктәпкәчә учреждениенең проект куәте 60 урынга
артачак – анда 320 бала йөри алачак, шулай ук ике ясле төркеме һәм сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бер төркем барлыкка киләчәк. Балалар
бакчасында капиталь ремонт барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Быел
Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы 12
балалар бакчасын үз эченә алды. Бу биналар эчендә уңайлы шартлар булдырырга һәм
якындагы территорияләрне төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк. «Капиталь ремонттан
соң, ата-аналар соравы буенча, без 395 нче номерлы балалар бакчасында ике ясле
төркеме һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен бер төркем ачачакбыз.
Казанның барлык балалары да мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин ителергә тиеш»,
– дип ассызыклады И.Метшин.
Серов
урамындагы 2,5 мең кв. м мәйданлы 1988 елгы ике катлы кирпеч бинада ремонт
эшләре апрель аенда башланган, бүгенге көндә алар 39% ка үтәлгән. Балалар
бакчасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Лилия Кирамова Мэрга сөйләвенчә, бинада
соңгы елларда бер тапкыр да капиталь ремонт башкарылмаган, шуңа күрә бөтен эш
комплексы кирәк булган. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов шәһәр башлыгына балалар бакчасында мәктәпкәчә
учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы буенча барлык эшләр башкарылуын
җиткерде – түбә һәм фасадны ремонтлау, инженерлык челтәрләрен һәм тәрәзәләрне
алыштыру, керү төркемнәрен яңарту, диварларны ныгыту. Объектта 60 ка якын эшче
эшли, алар демонтаж һәм штукатур эшләрен башкарган, бүлгеләр куйган һәм
стеналардагы ярыкларны бетергән. Хәзер алар түбәне һәм фасадны ремонтлауны, идәнне
тарттыруны һәм диварларны шпаклевкалауны төгәллиләр, ә тиздән инженер
коммуникацияләрен яңартуга керешәчәкләр.
Илсур
Метшинга шулай ук балалар бакчасы биналарының проектларын да күрсәттеләр.
Сергей Миронов сүзләренә караганда, концепция нигезендә – экологик дизайн: яшел
чәчәкләрнең күп булуы һәм табигый материаллардан файдалану. «Һәр киңлекнең үз
тематикасы булачак, ә мәйданнарны без уен зоналары һәм инвентарьны саклау урыннары
булдыру өчен максималь рәвештә файдаланырга тырышабыз», – дип ассызыклады район
администрациясе башлыгы. Ул балалар бакчасын капремонтлау вакытында үзебезнең
төзелеш материаллары кулланылуын, шуңа күрә аларны китерүдә тоткарлыклар булмавын
җиткерде.
Шәһәр
башлыгы спорт һәм актлар заллары урнашачак бүлмәләрне карап чыкты, дизайнер карарларын
югары бәяләде. «Барлык проектлар да үзенчәлекле, якты һәм матур. Агач һәм яшел тоннар
яхшы яраша», – диде Мэр. Балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкаручы билгеләп
үткәнчә, барлык проект карарлары да мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре белән килешенә.
Ремонт
башланганчы балалар бакчасында алты төркем ачылган, аларга 280 бала йөргән.
Бүгенге көндә барлык балалар да районның якын-тирә мәктәпкәчә учреждениеләренә
бүленгән. Объектны сентябрь ахырына тапшыру планлаштырыла. «Барлык эшләр дә
вакытында бара», – дип билгеләде И.Метшин.
Исегезгә
төшерәбез, быел шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә капиталь ремонт
планлаштырылган: 7 мәктәп һәм 31 азык-төлек блогы яңартылачак.
395
нче номерлы балалар бакчасында шулай ук Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту
һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев һәм Казан
Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов та булдылар.