(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август, Дмитрий Никитин). Казанда Серов урамындагы «Ярдәм» мәчете территориясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен беренче махсуслаштырылган спорт комплексы ачылды. 1200 кв. м мәйданлы ике катлы бинада көн саен 500 кеше, шул исәптән спортның 15 төре буенча паралимпиячеләр дә шөгыльләнә алачак. Бу хакта шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә һәм Казан Мэры Илсур Метшинга спорт объекты буенча матбугат туры вакытында сөйләделәр.
«Казанда «Уңайлы мохит» программасы буенча күп кенә проектлар гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен заманча спорт-сәламәтләндерү комплексы булды. Биредә физик форманы саклау өчен барлык шартлар да тудырылган – махсус җиһазлар урнаштырылган, югары квалификацияле тренерлар эшли», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Комплексның беренче катында күп функцияле спорт залы, инвалид коляскасы ярдәмендә хәрәкәт итүче кешеләр өчен тренировка залы урнашкан. Шәһәр башлыгына һәм журналистларга «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сөйләвенчә, күп функцияле залның идәне паралимпия стандартларын исәпкә алып сайланган, ә функционал спортның флорбол (коляскадагы хоккей), бочча, футбол, мини-футбол, волейбол һәм баскетбол кебек күп кенә төрләре буенча күнегүләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
Спорт комплексында Татарстан һәм Россия җыелма командалары беренче шөгыльләрен үткәрә инде. Әйтик, бүген биредә ярышларга баскетбол буенча илнең паралимпия җыелма командасында катнашучылар әзерләнә. «Спорт комплексында әзерлек өчен кирәкле бөтен нәрсә – профессиональ тренерлар һәм спорт җиһазлары бар», - дип сөйләде Андрей Чугунов, ул башка спортчы Руслан Кожевников белән бергә Татарстан башкаласына Ханты-Манси автоном округыннан җыеннарга килгән.
Илсур Метшин Татарстанның бочча буенча паралимпия җыелма командасының уйнаучы тренеры Алексей Завалишин белән аралашты. Профессиональ спортчы шәһәр башлыгына инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, спорт комплексы спорт белән шөгыльләнергә теләгән һәркем өчен менә дигән урын булачак. «Уңайсызлыклар тудыра торган бердәнбер нәрсә – объектның урнашуы, чөнки күп кенә спортчыларга шәһәрнең башка районнарыннан килергә туры килә», - дип сөйләде А.Завалишин.
«Хәзергә без юл башында гына. Көзен Совет районында «Игелекле Казан» коворкингын ачарга планлаштырабыз, берничә машина сатып алыначак, алар коляскадагы инвалидларга аңа барып җитәргә ярдәм итәчәк, - дип планнары белән уртаклашты Илсур Метшин. - Шулай ук Фучик урамындагы 78 нче номерлы мәктәпне ремонтлау һәм аның базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен икенче спорт комплексы төзү планнары бар. Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләрнең спорт белән өйләренә якынрак урнашкан урында шөгыльләнү мөмкинлеге булачак».
Спорт комплексының генераль директоры Денис Шабанов сөйләгәнчә, спорткомплекста бер үк вакытта 40 лап кеше шөгыльләнә ала. Әйтик, бүген паралимпиячеләр белән бер залда велосипедчылар һәм триатлончылар шөгыльләнде. «Казанда һәм Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең спортның бу төрләре буенча профессиональ дәресләр уздыру базасы юк иде, хәзер аларның мондый мөмкинлеге барлыкка килде», – дип билгеләп үтте «Киләчәк спорты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Александр Бикмуллин.
Спорт комплексының икенче катында көч һәм кардиотренировкалар өчен заллар, массаж кабинеты һәм электр мускул стимуляциясе өчен җиһазлар белән кабинет урнашкан. «Барлык тренажерлар да – заманча һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Мәсәлән, гантельләр резина белән төрелгән, ә көч күнегүләре өчен җиһазлар – блинсыз. Бу килүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен эшләнгән. Җиһазларга урнаштырылган система ярдәмендә идарә итәргә мөмкин булачак, ә процессны тренер күзәтеп торачак», - дип билгеләп үтте Илдар хәзрәт Баязитов.
Массаж кабинетында биеклеге һәм киңлеге буенча көйләнә торган кәнәфи һәм умыртка баганасы белән эшләү өчен каралган инверсион өстәл урнаштырылган. «Сукырлар һәм начар күрүчеләрнең күбесендә аркасы белән бәйле проблемалары бар, шуңа күрә спорт комплексында массаж кабинеты эшләве мөһим», – дип билгеләп үтте имам-хатыйб.
Ике сәгатьлек тренировканы мускулларның электр стимуляторлары белән кабинетта 20 минутлык дәрес белән алыштырырга була. Тренировкалар вакытында махсус костюм киелә һәм стимуляторлар ярдәмендә мускулларның барлык төркемнәре дә эшкә җигелә.
«Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлык үзенчәлекләрен исәпкә алган мондый комплексның аналогы юк. Һичшиксез, аңа ихтыяҗ шәһәр халкында гына түгел, бөтен республика һәм ил халкында да булачак», – дип билгеләп үтте Илдар хәзрәт Баязитов һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан Мэры Илсур Метшинга спорт объектын төзүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Комплекстагы спорт дәресләре көн саен 8 тренер җитәкчелегендә уза, әмма сентябрь аенда, шөгыльләнүчеләр саны артткач, алар 15 кә кадәр җитәчәк. «Барысының да профильле белеме һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән балалар белән эшләү өчен сертификатлары бар», – дип хәбәр итте Денис Шабанов.
Спорт комплексында төрле ярышлар үткәреләчәк. Мәсәлән, шоудаун – сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен уен буенча гомумроссия ярышлары оештыру планлаштырыла, анда уенчылар тупны сугып кире кайтарырга тиеш. «Әлеге уен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында зур популярлык казана», – дип ассызыклады спорт комплексы директоры.
«Без Казанның матур гына түгел, ә төзекләндерелгән һәм имин шәһәр булуын да телибез. Безнең өчен барлык биредә яшәүчеләрнең, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дә, проблемасыз эшли, ял итә, шәһәр буенча йөри һәм спорт белән шөгыльләнә алуы мөһим», – дип ассызыклады И.Метшин.
Журналистлар белән аралашканда Казан Мэры билгеләп үткәнчә, инклюзив мохит темасын яктырту зур әһәмияткә ия. «Уртак көч белән генә без өстәмә шартлар кирәк булган кешеләргә ярдәм итә алабыз», – диде Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, ел нәтиҗәләре буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар турында сөйләүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бүләкләнәчәк.