(Казан
шәһәре KZN.RU, 3 нче август, Зилә Гайфи). Казан инвалидларны эшкә урнаштыруның
югары дәрәҗәсен күрсәтә – якынча 33%. Ул 31% һәм 25% тәшкил иткән республика
һәм федераль күрсәткечләрдән артып китә. Бу елда Татарстан башкаласында эшкә
урнашу дәрәҗәсен шәһәрдәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларның гомуми
саныннан 40% ка кадәр җиткерү планлаштырыла: 18 меңнән артык кеше. Ел башыннан
800 кеше эшкә урнаштырылган, әмма бу гына җитми, дип билгеләп үтте ТР Хезмәт,
мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру өчен шартлар булдыру турында
ул шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашында узган Казан шәһәр Думасының XV сессиясендә
сөйләде.
2019-2024
елларга профильле программа буенча инвалидларны реабилитацияләү өчен Казанда
118 кеше белем алган. Моннан тыш, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне
укыту һәм озата йөрү программасы тормышка ашырыла. «Бүген Дәрвишләр бистәсе
интернат-йортында һәм Казан тернәкләндерү үзәгендә яшәүче 600 гә якын инвалид
уку уза. Һәр дүртенче кеше озатучы белән аерым яшәүгә әзер. Гаиләләрдән дә
шундый теләкләр килә. Көз көне Тинчурин урамы, 3 нче йорт адресы буенча менталь
тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге тору үзәген ачу планлаштырыла», – дип
сөйләде Эльмира Зарипова
Министр
Казан Мэрының, депутатларның, иҗтимагый оешмаларның һәм ата-аналар
җәмәгатьчелегенең актив позициясе, инклюзив ял һәм спорт үзәкләрен, мәктәпләрдә
һәм балалар бакчаларында ресурс сыйныфларын булдыруга керткән өлеше өчен рәхмәт
белдерде. Бу эш, аның фикеренчә, инвалидларны социальләштерүдә беренче адым
булып тора. «Хезмәт базарында бу планда ихтыяҗ һәм тәкъдим арасында
диспропорция бар. «Россиядә эш» порталында Казанның эш бирүчеләренең 76% ы
гына, ягъни 2943 предприятие һәм оешмасы теркәлгән», - дип игътибар итте
министр шәһәрдә инвалидлар өчен вакансияләр җитмәүгә.
Проблеманы
2022 елның 1 нче мартыннан үз көченә кергән инвалидлар өчен эш урыннарын
квоталаштыруга юнәлдерелгән яңа закон таләпләре хәл итәргә булышачак. Алар
нигезендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә алу гына эш бирүче
өчен квотаны ябачак. Шулай ук эш бирүчеләргә билгеләнгән квота буенча махсус эш
урыннары булдырганда чыгымнарының бер өлешен каплау өчен бер даими эш урыны
өчен 73,6 мең сум күләмендә субсидияләр бирү механизмы кертелде. Субсидия алу
өчен эш бирүче теркәлү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Илсур Метшин
Эльмира Зариповага уртак конструктив эш өчен рәхмәт белдерде.