Казан шәһәренең Яңа Савин районында, Ярослав Гашек урамындагы 9а йорт буенча урнашкан 302 нче номерлы «Шаян» балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң янәдән сабыйлар өчен үз ишекләрен ачты. 185 урынга исәпләнгән бакчада 9 балалар төркемендә 140 бала тәрбияләнә, шул исәптән 1 яшьлек сабыйлар өчен ясле төркеме эшли. Яңартылган балалар бакчасында хәзер мультфильмнар ясау студиясе бар. Үзгәрешләрне күрү теләге белән Казан мэры Илсур Метшин бакчада кунакта булды.
«Соңгы 10 ел эчендә без 75 балалар бакчасын төзекләндердек. Әлбәттә, бу санны тагын да зурайту теләге бар.
Рәхмәтемне балалар бакчасы җитәкчесенә, тәрбиячеләргә һәм барлык педагогларга белдерәсем килә. Сезнең хезмәтегез хөрмәткә лаек. Сез кешелекле һәм сабыр холкыгыз, түземлелегез, зирәк карашыгыз белән балаларны тәрбияләүгә күп көч куясыз, җаныгызны биреп эшлисез. Балаларга биргән белемегез һәм күнекмәләрегез киләчәктә алар өчен төп тормыш нигезе булачак. Авыр һәм катлаулы, әмма бик мөһим хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!» – дип рәхмәт сүләрен җиткерде Илсур Метшин.
Балалар бакчасы 1972 елда төзелгән, бакчага 53 ел эчендә беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелгән. Ике этажлы бинаның мәйданы 2 мең кв.м тәшкил итә. Төзекләндерү программасына тулысынча түбәне һәм инженерлык челтәрен алыштыру, су агынты системасын яңарту, яңа һава җилләткеч урнаштыру, эчке бизәкләү эшләре кергән. Балалар бакчасы янындагы территориядә 11 балалар уен мәйданчыгын торгызганнар, кояштан саклану чарасы итеп өстәмә чатырлар куйганнар, заманча спорт мәйданы төзегәннәр.
Яңартылган балалар бакчасында психик үсеше тоткарланган балалар өчен махсус төркем ачылган. Бу төркемдә тәртип һәм психик яктан үзенчәлекләре булган, тормышта җайлашу кыенлыкларын кичергән, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге булмаган ун сабый алар өчен махсус яраклаштырылган белем программасы буенча тәрбияләнә. Тормышта җайлашырга балаларга ике тәрбияче, дефектолог, психолог, логопед ярдәм итә.
«Без инклюзия өлкәсендә тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез. Иң мөһиме, үзенчәлекле балаларыбыз яшьтәшләре белән бергә тормышта җайлашырга өйрәнеп, уйнап, күңел ачып, тормыш матурлыгын тоеп үссеннәр», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Моннан тыш, 12 әр баладан торган ике логопедик төркем ачылган. Балалар бакчасында физик тәрбия залы, музыка һәм табиб кабинеты, кер юу бүлмәсе бар.
«Шаян» балалар бакчасында тәрбия ике телдә – татар һәм рус телендә бирелә. Яңартудан соң бакчада мультфильмнар ясау студиясе ачылган. Сабыйлар мавыктыргыч анимацияле фильмнар төшерү белән шөгыльләнә. Шулай ук балаларга белем бирү программасы буенча җыр, бию, инглиз телләре дәресләре, шахмат һәм футбол түгәрәкләре каралган.
Үз чиратында, балалар бакчасы мөдире Резеда Вафина шәһәр мэры Илсур Метшинга рәхмәтен белдерде, һәм барлык ата-аналар һәм хезмәткәрләр төзекләндерү нәтиҗәләре белән кәнәгать булуын, бу сөенечле көнне күптән көткәннәрен әйтте.
Балалар бакчасын капиталь ремонтлау проекты узган ел иң яхшы мигъмарият һәм шәһәр төзелеше чишелеше смотр-конкурсында «Иң яхшы реновация объекты» номинациясендә беренче урынны яулаган.