Бүгенге көндә шәһәрнең
тиешле органнары тарафыннан бирелгән рөхсәт нигезендә Казанның Вахитов һәм Идел
буе районнарында урнашкан 24 тарихи бинада торгызу эшләре үткәрергә була. Аларның
12 се узган елда бирелгән рөхсәт булса, 12 се быел беренче тапкыр бирелгән рәсми
документ. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
«Тарихи үзәкне без системалы эш нәтиҗәсендә торгыза алдык. Саклап калынган объектлар
саны дистәләргә җыела. Әлеге эшкә битараф булмаган халыкны, зур һәм кече эшмәкәрлекне
җәлеп итә алуыбыз мөһим. Узган ел төзекләндерү эшләре 39 объектта алып
барылган, җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 2,5 миллиард сумга җитә. Бу искергән
биналарга инвестицияләр кертү белән бергә, яңа эш урыннары булдыру һәм
шәһәребезнең якты киләчәге дигән сүз. Әлбәттә, үзәктә әлегә эш бик күп. Һәм,
гомумән алганда, Казанда без игътибар итәргә тиешле объектлар шактый. Вахитов
районында төрле дәрәҗәдә саклана торган 956 объект тупланган. Шуларның 122 се –
федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты. Акрынлап без бу бурычны да үтәрбез. Иң
мөһиме, һәйкәлләрне саклап калу һәм аларны лаеклы файдалану юлын табу. Без үткәне
һәм бүгенгесе бер-берсенә үрелеп бара торган гүзәл Казаныбызны киләчәк
буыннарга тапшырырга телибез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Бертуган Крестовниковларның шәм
заводы, Сапугольцева утары һәм Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасы – бүгенге
көндә торгызыла торган объектлар хакында
Альберт Салихов сүзләренчә, хәзерге вакытта торгызу
эшләре берьюлы берничә объектта алып барыла. Республика әһәмиятендәге «XIX
гасыр ахыры Шәрыкъ клубы бинасы» (Островский урамы, 10) һәйкәле төзекләндерелә.
Әлеге бинада хәзерге вакытта Яшь тамашачы театры урнашкан. Монда заманында Максим Горький чыгыш
ясаган. Биредә бер үк вакытта бина да, эчке ишегалды да яңартыла.
Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасы (Карл Маркс урамы, 66) беренче тапкыр
төзекләндерелә. Әлеге корылма мөһим тарихи вакыйга белән бәйле: 1918 елның
августында биредә ак интервентлардан саклану штабы урнаша. Торгызу эшләре
барышында фасадлар тәртипкә китерелергә, бинаның нигез ташы ныгытылырга,
инженерлык челтәрләре яңартылырга тиеш. Эшләрне 2027 елның көзенә тәмамларга ниятлиләр.
«Үзгәреш җилләре» И.В.Әүхадиев исемендәге Казан музыка көллияте бинасына да
кагылачак. 19 гасырның туксанынчы елларында монда Федор Шаляпин эшләгән. Тарихи бина
төзекләндерелгәннән соң, биредә яңа талантлар туарга менә дигән мөмкинлекләр
ачыла», – дип сөйләде районнар администрациясе башлыгы.
Кабан күле ярында бертуган
Крестовниковларның 1853 елда төзелгән шәм заводын торгызу дәвам итә. Әлеге проект –
архитектура өлкәсенең «Оскар»ы булган «Алтын Трезини» премиясе финалисты.
Концепция нигезендә, бинаның тарихи күренеше заманча алымнар белән баетылачак.
Монда археология паркын урнаштырырга ниятлиләр. Эчке ишегалды пыяла түбә белән
капланачак, бина эчендә музей, СПА, рестораннар һәм апартаментлар урнашачак.
Профсоюз һәм Рахматуллин урамнары
киселешендә федераль һәм төбәк әһәмиятендәге һәйкәлләре булган тарихи квартал белән
танышырга була. Төп мәдәни мирас объектларының берсе буларак мәгълүм Дворяннар
җыены кунакханәсе бинасында авариягә каршы чаралар үткәрелгән, фасадны төзекләндерү
эшләре килештерелгән. Заманында әлеге кунакханәдә Александр Пушкин һәм Федор
Шаляпин да булган.
Янәшәдә генә Сапугольцева утары.
Биналарның бер өлеше 2025 елның февралендә файдалануга тапшырылган, төп йортны
әзерләп бетергәннәр диярлек. Торгызылган корпусларның берсендә бүгенге көндә «Окно»
күргәзмә галереясе эшли.
Пискунов йортында авариягә каршы чаралар
үткәрелгән. Хәзерге вакытта Профсоюз урамында (7, 9 нчы йортлар) урнашкан Пискунов
сәүдә нокталарын торгызу мәсьәләсе килештерелә. Муса Җәлил урамы, 16 йорт адресы
буенча урнашкан Николай Бауман туган һәм яшәгән йорт яңартылачак.
Бу кварталдагы объектларны торгызу эшләре 2028 елда
тәмамланырга тиеш, дип билгеләп үтте Альберт Салихов.
Элеккеге «Адонис» тегү фабрикасы бинасы яңартыла.
Биредә креатив кластер формалашып килә. Төзекләндерү эшләреннән соң «Диалоглар»
архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе узган. Быел шәһәр халкы бинаның яңартылган
бер өлешен һәм эчке ишегалдын күрә алачак. «Күптән түгел без «Адонис» командасы
белән очраштык һәм бай җәйге программа турында фикер алыштык. Биредә шәһәрнең
креатив индустриясе өчен көндезге һәм төнге чаралар, мастер-класслар, лекцияләр,
форумнар үткәреләчәк», – дип сөйләде Альберт Салихов.
2025 елда 39 объектта торгызу эшләре алып барылган
Татарстанда федераль әһәмияткә ия 473 объект
исәпләнә, шуларның чиреге – 122 бина – Вахитов һәм Идел буе районнарында
урнашкан.
2020 елдан тарихи мирас реестры 38 яңа объект
белән тулыланган – федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр саны 2016 ел белән
чагыштырганда ике тапкырга (ул вакытта 63 объект булган) арткан. 2012 елдан
бирле әлеге районнарда 170 тән артык объект торгызылган.
БРИКС саммитына әзерлек кысаларында районнарда
мәдәни мирас объектларын да кертеп, 363 бина фасады төзекләндерелгән. 2025 елда
яңарту эшләре зур 39 объектта алып барылган. Аларның 17 сендә авариягә каршы
чаралар күрелгән, 14 архитектура һәйкәлендә торгызу эшенең бер өлеше тәмамланган,
үзенчәлекле сигез бина тулысынча торгызылган.
Районнарда мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызуга 2,5 миллиард
сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның яртысы – инвесторлар акчасы.
Альберт Салихов берничә әһәмиятле объектка аерым
тукталды. Мәсәлән, Муса Җәлил урамында урнашкан 3 нче йортның эклектика
стилендәге фасады төзекләндерелгән, түбәсе алыштырылган.
Торгызыла торган объектлар арасында Миславский
урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан Харитонов типографиясе дә бар. Башкарылган
эшләр нәтиҗәсендә осталар бинага беренчел күренешен кайтара алган – хәзерге вакытта ул моннан йөз ел элек ничек төзелгән
булса, нәкъ менә шулай күренә дә. Алтын куллы осталар «1896» дип язылган аттикага
аерым игътибар биреп, декоратив детальләрне тулысынча торгызган. Кичләрен
заманча утлар корылманың матурлыгын тагы да нәзакәтлерәк итеп күрсәтә.
Хәзерге вакытта Богородица хатын-кызлар монастыре
комплексында XIX гасырның дүрт тарихи объекты торгызыла.
Алиш исемендәге Балалар иҗат сараен торгызу эшләрен
өлешләп башкаралар. Хәзерге вакытта биредә авариягә каршы чаралар күрелгән.
Алга таба фасад төзекләндереләчәк һәм югалган декоратив эшләнмәләр торгызылачак.
Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң иҗат сарае ике меңнән артык укучысын
янәдән кабул итә алачак.
Бауман урамындагы Щетинкин йорты 2025 елда торгызылган
иң әһәмиятле мәдәни мирас һәйкәлләренең берсе. Объектка аның тарихи йөзе кире кайтарылган.
Киләчәктә биредә бутик-отель ачылачак.
Мирасны саклау ул кварталларны үзгәртү генә түгел,
дип ассызыклады Альберт Салихов. 2019 елдан башлап «Том Сойер Фест» хәрәкәте
активистлары меценатлар белән бергә районнарда – Волков, Достоевский, Калинин
урамнарында урнашкан 16 объектның беренчел күренешен кире кайтарган. Команда
торак йортларны һәм кече архитектура үрнәкләрен, 1900 нче елларда төшерелгән архив
фотографияләре ярдәмендә Фукс бакчасында XX гасыр башы беседкасын торгызган.