(Казан шәһәре
KZN.RU, 3 нче август). «Узган ел Казанда инклюзия үсешендә яңа этап булды. Аның
өчен төп векторлар шәһәр Мэрының үзенчәлекле балаларның әниләре белән
очрашуында бирелде, аның барышында төп проблемалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләрнең адаптациясен яхшырту өчен карарлар кабул ителде», – дип
билгеләде Казан шәһәр Думасының XV сессиясендә Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Чыгыш вакытында ул билгеләнгән бурычларны
тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.
Бүген мәктәпкәчә
белем бирү учреждениеләрендә үзенчәлекле балалар белән коррекцион эш
кысаларында төрле нозология буенча 10 меңнән артык бала өчен 655 төркем ачылды.
Чагыштыру өчен: 2016 елда мондый төркемнәр 291 булган, үсеш – 2 тапкырдан
күбрәк. 45 муниципаль гомуми белем бирү мәктәбендә төрле тайпылышлары булган
балаларны укыту өчен шартлар тудырылган. (2016 елда мондый база мәктәпләре 34
кенә булган). «Ресурс сыйныфлары саны биштән 27 гә кадәр артты, ә сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең башка балалар белән бергә укыту оештырылган
сыйныфлар саны 50 дән 371 гә кадәр җитте», – дип билгеләп үтте Г.Сәгыйтова.
Хәзерге вакытта шәһәрнең муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1011
инвалид һәм 703 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала белем ала.
Уку елы
башыннан инклюзияне үстерү максатыннан «Иң яхшы инклюзив мәктәп» дигән шәһәр
грант конкурсы старт ала. Конкурсның приз фонды – 4,5 млн сум. Учреждениеләр
акчаны педагогик хезмәткәрләрне укыту һәм яңадан әзерләүгә, шулай ук
матди-техник базаны яхшыртуга юнәлдерә алачак.
Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән 65 бала 17 өстәмә белем бирү мәктәбендә шөгыльләнә.
Мэрия порталында һәм «Игелекле Казан» сайтында мәдәният, мәгариф, яшьләр
сәясәте, спорт учреждениеләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар
өчен дәресләр, түгәрәкләр, секцияләр турында тулы мәгълүмат урнаштырылган.
Социаль объектларның үтемлелеге картасы һәм чат-боты эшли башлады.
49 нчы
номерлы мәктәптә үзенчәлекле балалар өчен җайлаштырылган «МастерОК» яңа иҗади
ял итү үзәге ачылды. Шәһәрнең мәдәният йортларында 13 клуб формированиесе эшли,
анда төрле юнәлешләр буенча 88 үзенчәлекле бала шөгыльләнә. «Талантика» яшьләр
клубы базасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт залы ачылды.
Бина махсус тренажерлар белән җиһазландырылган, физик мөмкинлекләре чикләнгән
кешеләр өчен дәресләр бушлай үткәрелә.
Узган елның
1 нче августыннан 13 муниципаль спорт объекты базасында сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән
кешеләр өчен йөзү, флорбол, мини-футбол, иппотерапия, дәвалау физкультурасы һәм
өстәл теннисы буенча дәресләр уза. «Дәресләр бушлай, кирәк булганда алар тулы
озату (бинага керү юлында
каршылаудан алып дәрес үткәрү урынына кадәр) белән уздырыла», - дип хәбәр итте
Г.Сәгыйтова. Бүгенге көндә казанлылар спорт дәресләрендә 8 меңгә якын тапкыр
булган.
«Ярдәм»
мәчете территориясендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм олылар өчен, шул
исәптән паралимпиячеләр өчен махсус спорт комплексы ачылу мөһим вакыйга булды.
Ел башыннан
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тугыз ярыш узды, шул исәптән
Даун синдромлы спортчылар арасында «Бергә җиңәбез» йөзү буенча Бөтенроссия
турниры да.
2022 елның
июнендә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылган
волонтер-тьюторларның беренче агымын укыту тәмамланды.
Шәһәр читендәге балалар лагерьларында сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сменалар уза башлады. Шулай итеп, 2022 елның июнь-июль
айларында 39 яшь казанлы өчен «Восток» һәм «Заречье» лагерьларында ял
оештырылды. Шулай ук 27 нче июльдән 31 нче июльгә кадәр «Юнитур» туристлык
лагере базасында «Симург» инклюзив лагере эшли башлады. «Ноябрьдә без 25 баланы
колачлап инклюзив җиде көнлек смена оештырырга планлаштырабыз», - дип хәбәр
итте Г.Сәгыйтова.
Төрле мәдәни
институция җитәкчеләре адресына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар
тәрбияләүче гаиләләргә ташламалы нигездә хезмәт күрсәтү турында хатлар
җибәрелде. Нәтиҗәдә, бүген алар коммерцияле кинотеатрларга, театрларга, «Ривьера»
аквапаркына, УНИКС мәдәни-спорт комплексына, циркка һәм, әлбәттә инде,
муниципаль мәдәният учреждениеләренә ташлама белән керә алалар. Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм аларны озатучының Казанның шәһәр музей
комплексына, зооботаника бакчасына тулысынча бушлай керү мөмкинлеге бар.
«Просто
другие» иҗтимагый оешмасы Совет районы администрациясе белән берлектә үсешнең
менталь бозылулары булган кешеләр өчен укыту-тренировка фатиры проектын
тормышка ашырды.
Хәзерге
вакытта Кол Гали урамы, 10 адресы буенча урнашкан «Перемена» инклюзив ял үзәге
ачылуга әзерләнә, анда чүлмәк ясау осталыгы, агач эше, кулинария курслары һәм
керамика юнәлешләре эшләячәк. Биредә үсеш үзенчәлекләре булган балалар
тәрбияләүче әниләр өчен фитнес юнәлеше ачылачак.
Август ахырында
Сеченов урамындагы 5 нче номерлы торак йортта «Игелекле Казан» коворкингы үз
ишекләрен ачачак. Ул бер түбә астында 100 дән артык хәйрия берләшмәсен
берләштерәчәк. Хәзер 506 кв. м мәйданлы бинада ремонт дәвам итә.
Дубравная
урамы, 43 адресы буенча инклюзив коворкинг-кофейня төзелә, анда инвалид балалар
баристлар, официант, кулинар, флорист, дизайнер күнекмәләрен ала һәм эшкә
урнаша алачак. Проект Санкт-Петербург һәм Красноярскиның иң яхшы тәҗрибәләренә
таянып булдырылган.
Илсур Метшин
инициативасы буенча шәһәрнең барлык районнарында сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән балалар өчен инклюзив ял үзәкләрен оештыру турында карар кабул
ителде.
Бүген
Казанда 80 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5,6 меңнән артыгы – балалар. «Инвалидлыгы
булган кешеләр – гражданнарның иң социаль кимсетелгән категорияләренең берсе.
Казанның уникаль үҗәтлеге һәм комплекслы якын килүе нәтиҗәсендә без бер-бер артлы хәлне
яхшы якка үзгәртеп барабыз», - дип нәтиҗә ясады Мэр.