(Казан
шәһәре KZN.RU,3 нче август, Дарья Федосенко). Ике ел эчендә Казан шәһәр Думасы
каршындагы Яшьләр парламенты 2,5 мең кеше катнашында 44 чара үткәрде. Бу хакта
Казан шәһәр Думасының XV сессиясендә парламент рәисе Мария Вьюгина сөйләде.
Яшьләр
парламенты яшьләрнең шәһәр җитәкчелеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге, хакимият
һәм җәмгыять игътибарын аның проблемаларына җәлеп итү өчен оештырылды. Ике ел
эчендә парламент актуаль мәсьәләләр буенча дебатлар, яшьләр – эшче һөнәр
вәкилләре – белән очрашулар
һәм стратегик сессияләр, мәктәп укучылары өчен профориентация экскурсияләре,
Дәрвишләр бистәсендә спорт ярышлары, мастер-класслар, семинарлар һ.б. үткәрде,
дип хәбәр итте Мария Вьюгина. Аның сүзләренә караганда, интерактив эшкә басым
ясалган.
Казанда «Сәйдәш»
мәдәни үзәгендә ачылган беренче гаилә коворкингын М.Вьюгина яшь гаиләләргә
ярдәм итүдәге яңа алым дип атады. Гаилә коворкингы ата-аналарга мәшгульлекне,
укуны һәм балалар турында кайгыртуны бергә алып барырга ярдәм итә.
Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамындагы парк Казанның 2023 елда төзекләндереләсе җәмәгать урыннары исемлегенә керде. Яшьләр парламенты, экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен махсуслаштырылган мәйданчыкны реконструкцияләү кирәклеге турында бистә яшьләре арасында социологик сораштыру үткәреп, зур эш башкарды.
Яшьләр
парламенты әгъзалары иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлегендә, спорт чараларын
оештыруда актив катнаштылар. Барлыгы 700 ләп кеше катнашында 50 дән артык чара
үткәрелде. Шулай итеп, укучыларга патриотик тәрбия бирү өчен документаль, хәрби
фильмнар күрсәтелде, Җиңү көне уңаеннан интерактив шәһәр квесты үткәрелде,
хәрби каберлекләр тәртипкә китерелде, өмәләр оештырылды. Яшьләр парламенты
әгъзалары пандемия чорында коронавирус белән авыручыларга дарулар китереп бирде,
Луганск һәм Донецк халык республика халкына гуманитар ярдәм җыйды, «Мәктәпкә
җыенырга ярдәм ит», «Теләкләр чыршысы» акцияләрендә катнашты, Балаларны яклау
көненә бәйрәм, Казан яшьләренең сәламәт яшәү рәвешенә багышланган спорт
йөгереше оештырды, спорт турнирларында катнашты.
Йомгак ясап,
Мария Вьюгина икенче чакырылышка планнар белән таныштырды. Яшьләр парламенты
яшьләр сәясәте өлкәсендә норматив инициативалар тәкъдим итәргә, грантлар җәлеп
итәргә, «Яшьләр илчеләре» проектын шәһәрнең югары һәм урта уку йортларында
гамәлгә ашырырга, Казан шәһәр Думасының даими комиссияләре, балалар һәм яшьләр
иҗтимагый оешмалары, ТР яшьләр парламентлары һәм Идел буе федераль округы
муниципаль берәмлекләре белән тәҗрибә уртаклашу өчен хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.
Казан Мэры
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Яшьләр парламентының яңа составы дәвамчанлыкны
саклап калу һәм халык файдасына эшләүне дәвам итү генә түгел, ә яшьләр
проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән инициативаларны әзерләү процессында да
активрак булырга тиеш. «Мондый парламент – яшьләр өчен яхшы мәктәп һәм актив
гражданлык позициясе күрсәтү мөмкинлеге. Безгә үз-үзләрен күрсәтергә һәм яшьләр
белән бергә яшьләр мәнфәгатьләрендә ачык проектларны гамәлгә ашырырга теләгән
егетләр-кызлар кирәк», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Яшьләр
парламенты Казан шәһәр Думасы каршында 2020 елның сентябреннән эшли. Аның
составына 18 яшьтән 35 яшькәчә 25 актив казанлы керде, алар арасында –
предприятиеләрнең яшь лидерлары, иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар
вәкилләре, эшмәкәрләр, югары уку йортларының һәм һөнәри белем бирү оешмаларының
актив студентлары, иҗади кешеләр.