(Казан
шәһәре KZN.RU, 5 нче август, Дмитрий Никитин). Сентябрь аена Казанда Юнысов
мәйданының беренче чиратын – Габдулла Тукай музее янындагы скверны
реконструкцияләүне төгәлләргә планлаштыралар. Бүгенге көндә эшчеләр брусчатка,
борт ташларын җәюне төгәлләгән һәм газон, автоягулык, су белән тәэмин итү һәм
ташландык суларны агызу системаларын төзүгә керешкәннәр. Бистәнең төп
символларының берсен реконструкцияләү барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп
кайтты.
«Юнысов
мәйданы шәһәр тормышында аерым әһәмияткә ия. Реконструкция проекты турында Иске
Татар бистәсендә яшәүчеләр белән сөйләшенде, алар Казан җитәкчелегенә
территорияне төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Үзләренең фоторәсемнәре
белән уртаклаштылар һәм аларның яшьлекләрендә мәйдан ничек булганлыгы турында
сөйләделәр», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
0,7
га мәйданлы мәйдан Иске Татар бистәсендә яшәүчеләрнең ял итү урыны булып тора.
Аның территориясе – «чор-бак» принцибы буенча төзелгән ислам бакчасының ачык
мисалы, бу исә гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «дүрт бакча» дигәнне аңлата. Юнысов
мәйданының территориясе Фатыйх Кәрим һәм Габдулла Тукай урамнары белән зур
булмаган дүрт яшелләндерелгән урынга бүленгән.
Җәмәгать
киңлегенең архитектура концепциясен эшләгәндә архив чыганаклары, тарихи фоторәсемнәр,
шулай ук җирле халык истәлекләре кулланылган. «XIX-XX гасырларда татар
мәдәнияте чәчәк аткан чордагы мәйдан образы яңадан торгызылды», – дип сөйләде
Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова. Аның сүзләренә
караганда, территорияне планлаштырганда гамәлдәге транзит юллары исәпкә
алынган, шул рәвешле дүрт бакчаның һәрберсендә уникаль объектларга керү
мөмкинлеге тәэмин ителәчәк. «Биредә шәһәр халкы һәм кунаклары традицион
мөселман бакчасының матурлыгына һәм Иске Татар бистәсенә сокланачаклар», – дип
билгеләде Д.Толовенкова.
Шулай
итеп, реконструкция барышында җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен тротуар киңәйтелгән
һәм татар орнаменты рәвешендә брусчатка җәелгән. «Элек монда, Фатыйх Кәрим
урамы буенча йөрү өлешендә, автомобильләр парковкага туктый иде, әмма проект
турында фикер алышканда тротуарны киңәйтү турында карар кабул ителде. Брусчатка
үзе бетоннан эшләнгән, аның аерым составы ярдәмендә катлам озак хезмәт итәчәк»,
– дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Скверларда
камера атмосферасын булдыру өчен өстәмә урам утлары элементлары – фонарьлар,
яктырткычлар һәм парк гирляндасы, шулай ук чаршау, сандыклар, сәке һәм
урындыклар рәвешендәге кече архитектура формалары урнаштырылачак.
Г.Тукай
музее янындагы скверда вак яфраклы юкәләрдән тере читән утыртылачак, ә бакча
үзе ак һәм алсу төстәге һәм көмеш яфраклы үсемлекләр – ак дерён, гортензия,
сирень, дельфиниумнар, лалә чәчәкләре һәм башка чәчәкләр белән бизәләчәк. «Һәр
бакчаның үсемлек составы уникаль булачак, колористика якындагы йортларның
архитектурасы белән ярашачак», – дип аңлатты Д.Толовенкова.
«Кече
архитектура формалары һәм үсемлекләр, скверны уңайлы йорт ишегалдына
әверелдереп, шул чор рухын торгызырга ярдәм итәчәк», – дип сөйләде Дарья
Толовенкова.
Сквер
буйлап йөргәндә, Илсур Метшин бакчаның төп элементы – XIX гасырның бакыр су алу
коесы рәвешендә ясалган фонтан янына килде. «Без биредә күп кенә халык өчен
гадәтләнгән формада фонтан урнаштыру идеясеннән баш тарттык. Бу урын
атмосферасын ассызыклау өчен фонтан нәкъ менә шул рәвештә башкарылды», – дип хәбәр итте Д.Толовенкова.
Шәһәр
башлыгы проектны уйлап чыгарып кына калмыйча, аны тормышка ашырган дизайнерлар
һәм архитекторларның эшен билгеләп үтте. «Казанның тарихи үзәгенә игътибарны
шәһәр җитәкчелеге беренче ел күрсәтми. Төп бурычларның берсе – шәһәр халкының
өлкән буыны хәтерли торган Иске Татар бистәсе атмосферасын саклап калу», – дип
нәтиҗә ясады Мэр.
Исегезгә
төшерәбез, Юныс мәйданы XVIII гасырның икенче яртысында Иске Татар бистәсендә
формалашкан. Аның архитекторы – Василий Кафтырев. Мәйдан зур фабрикантлар һәм
сәүдәгәрләр Юнысовлар хөрмәтенә шулай аталган.
Казанда
тугыз парк һәм скверда төзелеш һәм реконструкция эшләре бара. Бүгенге көндә
төзекләндерү эшләре 60% ка башкарылган.
Күчмә
киңәшмәдә шулай ук Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл
Латыйпова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче
урынбасары Айрат Әхмәдуллин һәм башкалар катнашты.