(Казан
шәһәре KZN.RU, 1 нче август, Алсу Сафина). Казанда ләм утырмасын термомеханик
эшкәртү нәтиҗәсендә алынган биоягулык Россиянең цемент заводларына китерелә. Бу
хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында «Водоканал»
МУП директоры Андрей Егоров сөйләде.
1,7
млрд сумга якын торган ләм утырмасын термомеханик эшкәртү линиясен төзү 2018
елның декабрендә «Водоканал» предприятиесенең шәхси һәм заем чараларына
башланды. Башта механик һәм биологик чистартуны узган ләм утырмасын декантер центрифугаларда
75% дымлылыкка кадәр зарарсызландыралар, аннары махсус барабаннарда киптерәләр.
Фильтрланган су өстәмә чистартыла, ә киптерелгән утырма 10% лы гранулят
формасын ала. Алынган гранулят V класс куркынычка ия, ягъни чынлыкта
куркынычсыз. Бу материалны цемент катнашмаларына өстәмә буларак яки җирләрне рекультивацияләү
өчен кара туфрак өчен кулланырга мөмкин.
А.Егоров
хәбәр иткәнчә, 3-8 мм булган гранулалы продуктка «каты биоягулык» сертификаты
бирелгән. «Бүгенге көндә биоягулык Россиянең цемент заводларына – Мәскәү
өлкәсе, Рязань, Ульяновск, шулай ук «Мордовцемент»ка җибәрелә, – дип билгеләп
үтте Казанның «Водоканал» директоры.
Исегезгә
төшерәбез, көн саен шәһәрдә 450 мең куб м дан артык канализация агымы барлыкка
килә. Элек механик һәм биологик чистартудан соң тәүлегенә 250 тонна ләм утрмасы
кала иде, ул ләм кырларга чыгарылган. Алар Куйбышев сусаклагычы янындагы су
саклау зонасында урнашкан һәм каскадка берләшкән җир дамбалары белән әйләндереп
алынган карталар системасыннан гыйбарәт. Чистарту корылмаларын
эксплуатацияләгән 50 ел эчендә ләм кырлары территориясе 110 гектарга җитте, үз
мөмкинлекләренең лимитын узып китте. Предприятиенең инвестицион программасы
буенча алып барылган термомеханик эшкәртү цехын төзү барлыкка килгән утырманы ләм
кырларына чыгаруны туктатырга, ләм карталарын тулысынча эксплуатацияләүдән
чыгарырга һәм аларны рекультивацияләүгә тапшырырга мөмкинлек бирде. «50 ел дәвамында Казан Идел ярына дистәләгән КАМАЗ ләм
ташыды, без моны туктаттык. Кертелгән проект ләм басулары үсүдән баш тартырга
мөмкинлек бирә», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Ләм
кырларын рекультивацияләү «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль
проекты буенча үткәрелә. Эшләрнең заказчысы – ТР Төп инвестицион-төзелеше
идарәсе. Рекультивацияне 2024 елга тәмамлау планлаштырыла.
Шул
ук федераль проект буенча шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү
эшләре алып барыла, 6,3 млрд сумлык эшләр Россия һәм Татарстан бюджетларыннан
финанслана. «Эшләр 2021 елда башланган иде, 2024 елга төгәлләү
планлаштырыла. Барлык эшләр дә график кысаларында бара, - дип билгеләп үтте
А.Егоров. – Алар тәмамланганнан соң бездә югары технологияле һәм экологик
куркынычсыз биологик чистарту корылмалары булачак».