(Казан
шәһәре KZN.RU, 1 нче август, Алсу Сафина). Быел Казанда «Водоканал» МУП
тарафыннан 10 км суүткәргеч челтәре һәм 8 км канализация челтәре төзеләчәк. Яңа
коммуникацияләр 20 күп фатирлы йорт һәм 30 административ бина, шул исәптән
балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау объектлары төзү өчен кирәк.
Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында «Водоканал» инвестицион
программасы ярдәмендә шәһәрдә зур күләмле эш башкарылуын билгеләп үтте, шулай
ук максатчан программаларны, шул исәптән торак массивларда челтәрләр төзү һәм
ремонтлау кирәклеген әйтте.
Бүгенге
көндә «Водоканал»ның төп инвестицион программасы буенча Казанда Аркылы Гривка
һәм Берьяклы Гривка урамнары буенча, Бишбалта бистәсе торак массивында 300
метрдан артык озынлыкта канализация челтәрләрен төзү төгәлләнде, бу исә урам
халкын үзәкләштерелгән канализация системасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек
бирде, дип сөйләде предприятие директоры Андрей Егоров. «Заречная» канализация
насос станциясе төзелде, ул югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган.
Станцияне гамәлгә кертү сәгатенә 15 мең куб м кадәр агымнарны кабул итү һәм
транспортлау мөмкинлеге бирде.
Моннан
тыш, «Сухая река», «Березовая роща», «Щербаково» су алгычларында өстәмә
скважиналар борауланган. Бу поселокларга җибәрелә торган су күләмен арттырырга,
шулай ук авария хәлендәге скважиналарны бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Су белән
тәэмин итүне яхшырту өчен Медгородок, Залесный, Юдино, Мирный, Сухая река, Щербаково
торак массивларында суүткәргечләр төзү һәм скважиналар бораулау дәвам итәчәк.
А.Егоров
хәбәр иткәнчә, «Тэцевская», «Азино», «Полимерфото» һ.б. XX гасырда төзелгән суүткәргеч
насос станцияләрен реконструкцияләү планлаштырылган.
«Дәрвишләр»
су үткәргеч төенен төзү өчен проект-смета документларына төзәтмәләр кертү
буенча эш алып барыла», – дип өстәде Казан предприятиесе директоры. – Яңа
төзелеш һәм шәһәр үсешен исәпкә алып, «Заречной» КНС җыелма коллекторлары
трассалары буенча проект документларына төзәтмәләр кертү эшләре бара».
Моңа
кадәр төп инвестпрограмма буенча «Мирный» су алу җайланмасы реконструкцияләнде.
Ул 2013 елда «Водоканал» балансына күчкәч (тәүлегенә 22,5 мең куб м проект
егәрлеге булган килеш), су алу җайланмасын фактта эшләп чыгару нибары 6 мең куб
м тәшкил иткән. Су алу куәте проект күрсәткечләренә җиткән корылманы
реконструкцияләү Мирный поселогында сыйфатлы су белән тәэмин итүнең күпьеллык проблемасын
хәл итте. Су алу җайланмасын реконструкцияләү алдагы елларда да дәвам итәчәк,
дип билгеләп үтте А.Егоров.
Моннан
тыш, Мәрҗани урамында, Медгородок, Залесный, Салмачы, Вишневка торак
массивларында 100 дән 900 гә кадәр мм диаметрлы 3000 м озынлыкта суүткәргечләр
реконструкцияләнде һәм төзелде. Шулай ук Ш.Усманов, Энергетиклар һәм Мәрҗани
урамнары буенча урнашкан 200-1000 мм диаметрлы 800 метрлы канализация
коллекторлары реконструкцияләнде. Гомумән алганда, реконструкцияләнә торган
челтәрләрнең озынлыгы 4 км дан артты.
«60
нчы квартал» суүткәргеч насос станциясен реконструкцияләү дәвам итә. А.Егоров
сүзләренчә, бинаның авария конструкцияләрен һәм тышкы коммуникацияләрне
ремонтлау, район төзелешенең архитектура концепциясе нигезендә территорияне
төзекләндерү эшләре башкарылган. Киләсе этапта технологик җиһазларны
алмаштырачаклар, бу исә районда су белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын
арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Предприятиенең
планнары турында сөйләгәндә, А.Егоров Идел су алу җайланмасында юдыргыч һәм
шлам суларын чистарту корылмалары төзеләчәген һәм тәүлегенә 125 мең куб м
җитештерүчәнлеге булган чистарту корылмаларының яңа чиратын сафка бастырачагын
хәбәр итте. Инде линияле суүткәргечләргә реконструкция ясалган һәм «Дәрвишләр» суүткәргеч
төенен төзү планлаштырылган.
Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны
агызу системаларының өзлексез эшләве – шәһәр хуҗалыгының иң өстенлекле
мәсьәләләреннән берсе. «Төрле илләрдән килгән коллегалар белән очрашканда, мин
һәрвакыт шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә нинди мәсьәлә иң катлаулысы дип сорыйм.
Кемгәдер – транспорт, кемгәдер – юллар, әмма җитәкчеләрнең күпчелеге эчәргә
яраклы су мәсьәләсе ди», – дип билгеләде И.Метшин.