Бүген «Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверда иҗтимагый киңлекләрне яшелләндерү буенча экология акциясе кысаларында кырык Себер эрбет агачы утыртылды. Чарада шәһәр мэры Илсур Метшин катнашты. Шәһәрнең төрле паркларында гомумшәһәр өмәсе вакытында 110 Себер эрбет агачы утыртылган иде, якын арада тагын 40 агач «Молодежный» скверында пәйдә булачак.
«Казаныбызны яшелләндерү – безнең даими эш. Соңгы 15 елда чиста һавалы, яшел, матур, төзек һәм уңайлы шәһәрдә яшәргә теләгән, битараф булмаган казанлылар белән бергә без 670 меңнән артык агач һәм 370 мең куак утырттык. Бүгенге көндә Казан шәһәре Россиядә зур шәһәрләр арасында яшел территорияләр буенча алдынгылар рәтендә бара: Казан федераль университеты тикшеренүләре буенча шәһәребезнең 61% мәйданы яшеллеккә күмелгән. Без һичшиксез бу даими эшне дәвам итәчәкбез. Өмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәтемне белдерәм: сезнең хезмәтегез, кайгыртуыгыз һәм Казанга булган мәхәббәтегез нәтиҗәсендә шәһәр уңайлырак була, һәм без бергәләп май бәйрәмнәрен чиста шәһәрдә каршы алачакбыз», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы белән бергә яшьләр оешмаларының 65 вәкиле агач утыртты, алар арасында «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активистлары, студентлар хезмәт отрядлары, Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламенты һәм «Татарстан Республикасы Халык фронты яшьләре» булды. Утыртылган үсентеләр – Казанның Кама Тамагы районы Император питомнигыннан китертелгән 15 яшьлек агачлар – тиешле тәрбия белән шәһәрнең бизәгенә әйләнәчәк, чөнки шәһәр шартларында Себер эрбет агачы 350 елга кадәр яши ала.
Казан Мэры волонтерларга мөрәҗәгать итеп, ни өчен Себер эрбет агачы утыртулары турында сөйләде: «Бүген без гади булмаган Себер эрбет агачы утыртабыз. Бу агач башкаларга охшамаган. Без аны Император питомнигыннан алып кайттык. Казан кунакларын төзек, яшел территория каршы алачак, ә шәһәребездән алар игелекле энергия җыеп алып китәчәк. Барыгызга да уңышлар! Казаныбызны яратыгыз, саклагыз, чистартыгыз, бизәгез!».
Казан яшьләре шәһәр тормышында һәрвакыт актив катнаша. Санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында гына да яшьләр оешмалары һәм студентлар отрядлары активистлары шәһәр инфраструктурасының күпсанлы урыннарын тәртипкә китерделәр, шулай ук өмәләрдә катнаштылар. Аерым алганда, алар кыштан соң җир асты юлларын тулысынча җыештыру белән шөгыльләнделәр.
«Безнең өчен беренче чиратта тәрбия эше – балаларны чисталыкка өйрәтү. Мэр белән «Зурларча сөйләшү» вакытында катнашучыларның берсе шәһәр чисталыгына кагылышлы сорау бирде. Җавап бик гади иде: шәһәргә артык тырышмыйча да ярдәм итеп була. Тәмәке төпчекләрен җиргә ташламау, пакетларны чүп савытына салу һәм калдыкларны сортларга аеру да җитә. Бу инде зур ярдәм. Шуңа күрә яшьләрне өмәләргә кушылырга кызыксындыру, аларга экологиягә һәм чисталыкка дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү бик мөһим», – диде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков.
Әлеге экология акциясе – Татарстан башкаласы паркларында эрбет агачлары аллеяларын ясау проектының дәвамы. Элегрәк, гомумшәһәр өмәсе кысаларында, Урицкий исемендәге паркта һәм Гаврилов урамындагы куаклыкта 110 үсенте утыртылган иде. Якын киләчәктә «Молодежный» скверында нарат агачлары утырту планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Северный вокзал янындагы скверда 26 метрлы «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы урнаштырылды. Әлеге монумент Казанга һәм Россиянең тагын 19 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелүгә багышланган. Бер елдан соң сквер тулысынча төзекләндерелде. Монда 200 дән артык агач һәм 1,6 мең тирәсе куак утыртканнар, шулай ук җәяүлеләр юллары һәм ял итү зоналары ясаганнар, кече архитектура җиһазлары урнаштырганнар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 25 апрельдә Казанда гомумшәһәр өмәсе узды. Анда 50 меңгә якын битараф булмаган кеше катнашты, алар арасында Казанның Башкарма комитеты һәм район администрацияләренең өч мең хезмәткәре, шәһәрнең 4,3 меңнән артык предприятие һәм учреждениесе булды. Бердәм көч белән 1,4 млн кв.м юл һәм 1,5 млн кв.м яшел зона тәртипкә китерелгән, шулай ук 9 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган.