Казан мэры Илсур Метшин «Туган»
бергәлеге вәкилләре, махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты. Очрашу «Барысы
да балалар өчен» хәйрия оешмасында ачыктан-ачык аралашу форматында узды. Чара нәтиҗәләре
буенча мэр психологик тернәкләндерү буенча ветераннар арасыннан белгечләр
әзерләүгә финанс чаралары бүлеп бирү, аларга югары уку йортларына керү өчен Бердәм
дәүләт имтиханнарына әзерләнүдә системалы ярдәм күрсәтү, спортның адаптив
төрләре белән шөгыльләнергә спорт мәйданчыклары бирү турында карар кабул итте
һәм ветераннарны Җиңү көнендә узачак парадка мактаулы тамашачылар итеп чакырды.
«Туган» махсус хәрби операция ветераннарына тыныч тормышка җайлашырга
һәм үз үрнәгеңдә башкаларны өйрәтергә ярдәм итә
Очрашу Казан шәһәре Думасы депутаты, коммерцияле
булмаган «Барысы да балалар өчен» оешмасы җитәкчесе Дәлия Гайнанова тәкъдиме белән
оештырылган. Махсус хәрби операция ветераннарының «Туган» бергәлеге
2025 елның көзендә Дәлия Гайнанова һәм Лариса Вознесенская ярдәме белән
булдырылган. Хәзер берләшмәдә яраланганнан соң демобилизацияләнгән 70 хәрби исәптә тора. Оешма ветераннарга тыныч
тормышка җайлашырга булыша һәм үзара ярдәм системасын үстерә.
Бергәлек психолог ярдәме, социаль
җайлашу буенча остазлар, белгечләр тарафыннан консультацияләр бирү, эшкә
урнаштыру һәм документларны торгызу буенча ярдәм итү, дәүләт тарафыннан
күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү, низаглы хәлләрне хәл
итү ысулларын өйрәтү, спорт, мәдәни һәм ял итү чараларын оештыру эшчәнлеге
белән шөгыльләнә.
«Туган» бергәлегенә төрле
егетләр йөри. Алар монда аралаша, тыныч тормышка җайлаша. Мин, депутат
буларак, шәхси мәсьәләләрне һәм бурычларны хәл итәргә, әлеге нәтиҗәләрне тәкъдим итәргә әзер, ләкин егетләрнең үзләренең дә моның белән кызыксынуы мөһим.
Ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыру һәм үз үрнәкләрендә башкаларны өйрәтү мәйданчыгы булдыру безнең төп бурыч булып тора», – дип
сөйләде Дәлия Гайнанова.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен әзерләнә торган кадрлар
хакында
Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Илсур Метшин кылган батырлыклары һәм Ватанга тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде. «Бүген без караган барлык мәсьәләләр дә шактый катлаулы, кайберләре вакыт таләп
итә һәм алар федераль
дәрәҗәдә каралырга тиеш. Нәрсәнедер без үзебез дә оператив эшли алабыз. Һәрхәлдә, мин
сезнең һәрберегезгә рәхмәтлемен. Барлык казанлылар исеменнән сезнең батырлыгыгыз, безнең бәйсезлекне
саклаганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сез – 9 Май алдыннан күпләр өчен үрнәк
булып торасыз: Ватанга тугрылык хисе, шул бурычны аңлап яшәү безнең канга
сеңгән. Хакимият буларак, җиңү белән кайткан сугышчылар үзләрен лаеклы хис
итсен өчен без көчтән килгәннең барын да эшләргә тырышачакбыз. Мэр буларак мин моның
өстендә эшләячәкмен», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Махсус хәрби операция ветераны,
волонтер Кирилл Дмитриев мэр белән аралашкан вакытта сугыштан кире әйләнеп
кайткан хәрбиләр белән эшләүче профильле белгечләр җитмәвен билгеләп үтте. Ул
Мәскәү тәҗрибәләрен мисалга китереп, психологик тернәкләндерү программалары
буенча укытуны оештырырга тәкъдим итте.
Мэр әлеге фикерне хуплап, аны гамәлгә
ашыру юлын аңлатты: «Әйдәгез болай эшлик: сез яңадан укырга теләүчеләрдән торган
төркем төзисез, шәһәр исә бөтен чыгымнарны үз өстенә ала. Беркемне дә мәҗбүр
итәргә кирәкми. Өч яки ун кеше җыелса да – бу инде бик яхшы нәтиҗә. Кешеләр
квалификацияле ярдәмче булачак, хәрбиләр белән эшли алырлык бергәлек барлыкка
килер. Без сезне укырга җибәрергә әзер, бераз соңрак «Игелекле Казан» белән
эшләгән кебек профильле мәйданчык булдырачакбыз. Сез анда үз тәҗрибәгез белән уртаклаша
алачаксыз».
«Махсус төркемнәр төзербез,
көчле укытучыларны җәлеп итәрбез, Бердәм дәүләт имтиханына бушлай әзерләнүне
оештырырбыз»
Икенче югары белем алу буенча кыенлыклар
хакында махсус хәрби операция ветераны Булат
Хәбибуллин сөйләде. Сугыштан кайткан егетләрнең барысы да яу кырына
киткәнче эшләгән эш урыннарына кире әйләнеп кайта алмый. Аның сүзләренчә, югары
уку йортларына яңадан укырга керү белән бәйле кыенлыклар да бар. Илсур Метшин
муниципаль хакимиятнең федераль таләпләрне, мәсәлән, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруны
гамәлдән чыгара алмавын, әмма шәһәрнең системалы ярдәм күрсәтергә әзер булуын аңлатты.
«Әгәр закон буенча Бердәм дәүләт имтиханы таләп ителә икән, без аны гамәлдән
чыгара алмыйбыз, шул ук вакытта без аңа әзерләнергә ярдәм итә алабыз. Егетләр репетиторлардан
башка системалы ярдәм алсын өчен махсус төркемнәр оештырырбыз, көчле
укытучыларны җәлеп итәрбез», – дип белдерде мэр. Шулай ук шәһәр башлыгы югары
уку йортларында махсус хәрби операциягә киткәннәрнең
укуы кире торгызылмавы белән бәйле вәзгыятьне тиз арада өйрәнергә кушты. «Мәгълүмат
җыярга кирәк. Әгәр андый очраклар бер генә булмаса, без аларның һәрберсен
тикшерәчәкбез. Исемлекләр төзү өчен үз чатларыгызны һәм төркемнәрне кулланыгыз,
без әлеге мәсьәләне хәл итү белән ныклап шөгыльләнәчәкбез», – дип вәгъдә итте
ул.
Каршылыклары булмаган спорт
Адаптив спортны үстерүгә
кагылышлы гамәли мәсьәләләрне махсус хәрби операция
ветераны Рүзәл Гыйниятуллин күтәрде. Яу кырыннан әйләнеп кайткач, ул утырып волейбол уйнау буенча «Алга» командасын төзи. Бүген анда 12–13
кеше шөгыльләнә, әмма төркемне күнекмәләр өчен мәйданчыклар җитмәү мәсьәләсе
борчый. Хәзер спортчылар атнага бер генә тапкыр – якшәмбе көннәрендә Физик тәрбия
һәм спорт академиясе базасында шөгыльләнә, анда аларга нибары бер-ике сәгать вакыт
бирелә. Шул уңайдан ветеран өстәмә зал бирү һәм күнекмәләр өчен вакытны арттыру
соравын күтәрде.
Мэр бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә
бирде. Аерым
алганда, ул егетләргә 49 нчы
мәктәптәге спорт залын тәкъдим итте. Анда
мөмкинлекләре чикле кешеләр спорт белән шөгыльләнсен өчен барысы да
җиһазландырылган, диде.
«Сезнең командага булышлык итү
белән бергә, гомумән, паралимпия спортын үстерү өчен дә шартлар тудырабыз.
Мондый сынаулар аша узып та, сынмагансыз-сыгылмагансыз, спорт белән
шөгыльләнүегезне дәвам итәсез, команда төзисез һәм башкаларны илһамландырасыз,
барысы өчен дә зур рәхмәт. Әлбәттә, ярдәм итәчәкбез», – диде Илсур Метшин.