1 майдан 3 майга кадәр Казансу елгасы яр буендагы «Елмай» балалар паркында масштаблы Гаилә фестивале узачак, ул паркның җәйге чорда үткәреләчәк чаралар программасын ачып җибәрәчәк. Бәйрәм кунаклары өчен концерт тамашасы, ачык һавада кино күрсәтүләр, спорт турнирлары, шулай ук «Бәләкәч-фест» Коляскалар фестивале оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте.
«Парклар шәһәр мохитендә мөһим урын яулады. Алар ял итү урыны гына түгел, ә башкала халкы һәм кунаклары рәхәтләнеп килә торган ачык һавадагы чын мәдәният мәйданнарына әверелде. Кешеләр паркларда иртәдән кичкә кадәр вакыт үткәрә. Паркларда ял итүгә шундый зур ихтыяҗ киңлекләрне төзекләндерүгә тотылган акчаларны аклый, – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. – Парклар һәм скверлар дирекциясендә эшләүче яшь иҗади команда төрле яшьтәге кешеләр өчен кызыклы вакыйгалар уйлап таба. Архитекторлар исә һәр проектка аерым ысуллар кулланалар, урын тарихын һәм шәһәр халкының теләкләрен өйрәнә. Архитектура командасының төзекләндерү, проектлау һәм эш сыйфаты даими үсүен күрү шатландыра».
Ул хәбәр иткәнчә, Г.Камал исемендәге яңа театр янындагы территория «Су янындагы парк» номинациясендә җиңүче булды, ә аның уен киңлеге «Россия парклары» III Бөтенроссия парк премиясенең «Балалар паркы» номинациясендә лауреат исемен яулады. Премиянең тагын бер җиңүчесе «Парк командасы» номинациясендә беренче урынны яулаган Парклар һәм скверлар дирекциясе командасы булды.
«Конкурста бөтен Россия буенча меңләгән парк һәм скверлар ярышты, һәм бу номинациядә җиңүче булу – зур хезмәт нәтиҗәсе һәм илнең архитектура җәмәгатьчелеге тарафыннан танылу. Бу җиңү командаларны иҗат итәргә һәм парклар белән идарә итүнең тагын да югарырак дәрәҗәсенә омтылырга илһамландырыр, дип ышанам. Алга таба да уңышлар телим сезгә!».
Өч көн дәвамында «Елмай» паркында оештырылачак Гаилә фестиваленә килүчеләр өчен җиде тематик зона эшләячәк. Паркның төп сәхнәсендә шәһәрнең балалар һәм профессиональ төркемнәре чыгыш ясаячак, шул исәптән «The Road» рок мәктәбе, Игорь Крутой Академиясе, «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры һәм Казан балалар филармониясе. Шулай ук 1 һәм 2 май көннәрендә «Апуш» һәм «Оперение» театр студияләре үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәк.
Кич белән кунакларны ачык һавада кино карарга чакыралар. Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар һәм лекторийлар оештырылачак, анда һәркем гамәли иҗатта көчләрен сынап карый алачак. Программада өстәл уеннары, рольләргә бүленеп укулар, «Тыңлыйбыз» психологик проекты һәм пленэр буенча дәресләр каралган.
Спорт мәйданчыгында йога, зумба дәресләре, күңелле стартлар һәм кече футбол турниры узачак, дип хәбәр итте Айгөл Латыйпова.
2 майда «Бәләкәч-фест» Коляскалар фестивале була. Анда катнашу өчен ата-аналарга сиртмәле арбаны бизәргә һәм тәкъдим ителгән номинацияләр нигезендә бала өчен костюм әзерләргә тәкъдим ителә.
Хәйрия ярминкәсе аерым мәйданчык булачак. Анда җыелган барлык акчалар «Игелекле Казан» проектына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
Фестиваль кунаклары өчен уен форматы әзерләнгән: барлык мәйданчыкларны карап чыгу нәтиҗәсе буларак, беләзекләрдә махсус тамгалар куелачак, шул сәбәпле тәмле бүләкләр отарга мөмкин булачак.
«Гаилә фестивале «Елмай» паркының җәйге чорда үткәреләчәк мавыктыргыч чаралар программасын башлап җибәрәчәк. Әзерләнгән программа буенча бөтен сезон дәвамында – майдан сентябрьгә кадәр – кунакларны күп вакыйгалар көтә. Парк территориясендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади һәм инклюзив лабораторияләр эшләячәк. Сәхнәдә спектакльләр һәм фильмнар күрсәтеләчәк, иҗади төркемнәр чыгыш ясаячак, бию программалары, гаилә өчен мастер-класслар һәм балалар өчен талчуклар оештырылачак», – дип сөйләде Айгөл Латыйпова.
Тулы җәдвалны «Елмай» паркының рәсми Телеграм каналында карап була.
Фестиваль Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан Мәдәният идарәсе, Физик культура һәм спорт комитеты, Мәгариф идарәсе һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәмендә оештырылды.