Казанның футбол инфраструктурасында күнегүләр ясау һәм уеннарга хәзерләнү өчен 110нан артык урын бар. Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче өч меңнән артык бала профессиональ рәвештә футбол белән шөгыльләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Спорт яңалыклары җәдвалында эре чемпионатлар һәм кубоклар, һәвәскәрләр өчен даими массакүләм ярышлар уздыру – болар барысы да Казан шәһәрен спорт башкаласы буларак тәкъдим итү билгесе, без югары күтәргән дәрәҗә. Без элеккечә бу биеклекне саклап калабыз, халыкны ярышларга чыгарга, спортчылар өчен җан атарга һәм даими рәвештә күнегүләр ясарга чакырабыз. Моның өчен шартлар җитәрлек», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Ишегалды командалары егетләрендә дә футбол белән кызыксыну саклана. Линар Гарипов сүзләренчә, меңләгән бала ишегалларына туп тибәргә чыга.
«Ишегалды футболы – ул уен гына түгел, ул дуслык, команда рухы һәм сәламәт яшәү рәвеше мәктәбе, ул балачактан ук спортка мәхәббәт тудыра», – дип билгеләде ул.
Докладчы өстәвенчә, Кабан күлендә Ишкәкле спорт төрләре мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күнегүләре башланды. «Локомотив» базасында «Авиатор» мәктәбе укучыларының җилкәнле спорт буенча беренче дәресләре узды. Спортчылар җәй көне узачак ярышларга әзерләнәләр.
Линар Гарипов «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасы тәмамлануы турында сөйләде. Уеннарда 4 меңнән артык спортчы һәм 2,5 мең җанатар катнашкан.
Шулай ук май аенда яраткан «Йорт янындагы спорт» проектының яңа сезоны – Казанның ишегалларында һәм паркларында профессиональ тренерлар белән саф һавада бушлай күнегүләр ачылачак. «Быел без шәһәрнең 50 урынында 20 меңнән артык катнашучыны җәлеп итәргә планлаштырабыз, ә бу узган ел белән чагыштырганда алты меңгә күбрәк», – дип билгеләп үтте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.