Казанда Җиңү көнен берьюлы берничә төп мәйданчыкта
билгеләп үтәргә җыеналар: төп чаралар – Казан гарнизоны гаскәрләре парады,
театральләштерелгән тамаша һәм кичке концерт Меңьеллык мәйданында уздырыла. Җиңү
паркында, Казан Кирмәнендә, Бауман урамында да көн дәвамында истәлекле
тантаналар, акцияләр һәм концертлар оештырыла. Җиңү бәйрәме Казансу елгасы буенда
кичке салют белән тәмамланачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов җиткерде.
«Тарихи хәтергә булган мөнәсәбәтебезне без балаларыбызга
да җиткерергә тиеш. Җиңү көнендә кулларына корал тотып үз гомерләрен кызганмый Ватаныбызны
саклаган, тылда җиңү көнен якынайту өчен көне-төне тир түккән кешеләргә тирән
рәхмәтебезне белдерәбез. Хәрби батырлык
һәм хезмәт фидакарьлеге елында без тагы да игътибарлырак булырга тиеш. 9 май көнне
шәһәр үзәгендә, төп районнарда, уку йортларында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган
бик күп чаралар үткәрелә. Берничә буын бабаларыбызга рәхмәт хисләрен җиткерү алымы
булган Үлемсез полк акциясе бу елны да оештырыла. Бәйрәм чараларын оештыру буенча
җаваплы оешмалар, затлар билгеләнгән. Бәйрәмгә кадәр бераз вакыт бар әле. Бу көннәрдә
шәһәр халкына үз сәфәрләрен алдан кайгыртып кую өчен юлларның кайда ябылуы
турында мәгълүмат җиткерергә кирәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы Илсур
Метшин.
Чаралар Архангел һәм Арча зиратларында чәчәкләр
салу тантанасыннан башлана. Истәлекле чаралар шулай ук Җиңү паркында – Мәңгелек
ут янында, тыл хезмәтчәннәре, аналар һәм тол хатыннар, шулай ук Совет солдаты
һәйкәлләре янында узачак.
Меңьеллык мәйданы төп бәйрәм мәйданчыгы буларак
сайланган. Биредә бәйрәм чаралары 9:00 сәгатьтә башлана, шунлыктан тамашачыларны
Казан Кирмәне янында алдан ук урын алырга чакыралар. Шәһәр халкы һәм кунаклар
чараларны карау өчен «Кремль» метро станциясе ягыннан да керә ала. Оештыручылар кунаклардан тикшерү эшләренә
аңлап карауларын сорый.
Казан гарнизоны
гаскәрләренең 10:00 сәгатьтә башланачак парады иртәнге төп чара булып тора. Тантаналы
маршта хәрби хезмәткәрләр, берничә хәрби училище курсантлары, хәрби хәрәкәтләрдә
катнашкан ветераннар, шулай ук хәрби кафедра студентлары катнаша. Колонналар узганнан
соң мәйданда сәнгать осталары катнашында бай эчтәлекле театральләштерелгән тамаша
тәкъдим ителә. Спектакльдә Казан һәм Татарстан предприятиеләренең, шулай ук
күпмилләтле совет халкының фашистларны җиңүгә керткән фидакарь хезмәте чагыла,
ди чараны оештыручылар.
Көндезге программа Җиңү паркында
дәвам итә. Биредә, күркәм гадәт
буенча, Казанның яшь армиячеләре һәм кадетлары катнашында сафка тезелеп басу һәм җыр бәйгесе, «Җиңү фанфаралары» дип аталган балалар фестиваленең гала-концерты, шулай ук шәһәр халкы, кунаклар өчен зур концерт программасы әзерләнә.
Башкала халкы, кунаклар катнашында уздырыла торган «Үлемсез полк» акциясе шулай
ук иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Карл Маркс һәм Толстой урамнары
киселешендә 13:00 сәгатьтә сафка тезелү чарасы башлана. Колонна 15:00 сәгатьтә
юлга кузгала: катнашучылар Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары аша узып,
чараны Меңьеллык мәйданында тәмамлаячак. Акциядә катнашу өчен Бөек Ватан
сугышында катнашкан якын кешеңнең портретын үзең белән алып килергә кирәк.
Шул ук вакытта бәйрәм чаралары «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы киңлегендә дә
оештырыла. Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә ел саен үткәрелә
торган «Җиңү вальсы» патриотик акциясе уздырыла. Бәйрәм уңаеннан Кирмәнгә
килүчеләр шушында ук мемориаль «Геройлар дивары» стенды белән таныша ала, алар өчен
кыр кухнясы да эшләячәк. Кремль территориясендәге программа «Өйгә җиңү белән
кайтабыз/Домой с Победой» дигән вокал-хореография спектакле белән тәмамлана.
Чара 17:00 сәгатьтә Гавами урыннар ишегалдында күрсәтелә.
Бауман урамында «Бу көнне без булдыра алганча якынайттык» дигән иммерсив
чара тәкъдим ителә. Корылма 1945 елгы Җиңү көнен бәйрәм итү рухын чагылдырып, тамашачыларга
сугыш вакыйгаларын тоярга, шулай ук Казан предприятиеләренең гомуми җиңүгә
керткән өлеше турында белергә ярдәм итәчәк.
Меңьеллык мәйданында кичке программа 19:00 сәгатьтә башлана. Сәхнәдә
сәнгать осталары, берничә яшьләр төркеме һәм иҗат коллективлары, шулай ук «Җырлый
торган Казан» проекты кысаларында шәһәрнең җыелма хоры чыгыш ясаячак.
Бәйрәм чаралары 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы янында кичке салют белән
тәмамланачак.
Иминлекне тәэмин итү максатыннан мәйданчыкларның барысында да тикшерү
чаралары оештырыла. Халыктан бәйрәм чараларына күләмле әйберләр, йорт хайваннарын
алып килмәүләрен һәм мөмкин булганча баш киемнәре киеп килүләрен сорыйлар.
Бәйрәм уздырыла торган урыннарда медицина, хокук саклау органнары
хезмәткәрләре һәм волонтерлар кизү торачак. Транспорт хәрәкәте чикләнгән юл
өлешләренә өстәмә техника куелачак.