Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен 25 меңгә якын казанлы тавыш биргән. Исемлеккә барлыгы 24 территория кергән. Сораштыруда шәһәр халкы 12 июньгә кадәр катнаша ала. Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында уза. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Без шәһәр халкына төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлау өчен тавыш бирүдә катнашуларын сорап мөрәҗәгать итәбез. Бу һәркемнең йомгаклау карарына, шәһәрнең уңай якка үзгәрүенә шәхси йогынтысы булачак. Безнең истәлекле урыннарыбыз бар: Горький исемендәге парк, «Крылья Советов» паркы, әмма уңайлы, рәхәт һәм матур җирләрнең Голубятников урамында, Азинода һәм шәһәрнең башка тыныч районнарында да барлыкка килүе мөһим. Дәүләт акча бүлеп бирергә әзер, ләкин халыкның төзекләндереләчәк урынны сайлауга катнашуы кирәк. Әйләнә-тирә мохитнең төзеклеге, гүзәллеге, дуслар һәм күршеләр белән очрашу урыннарын, гаилә белән ял итү мәйданчыкларын уңайлы итү мөмкинлеге – нәкъ менә казанлылар кулында», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Төзекләндерү өчен өстенлекле территорияләрне сайлау буенча онлайн тавыш бирү узган атнада ук башланып китте.
2026 елда иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү беренче тапкыр «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» федераль кире элемтә платформасында уза. Шулай ук быел казанлылар төп тавыш бирү алдыннан төзекләндерү өчен үз вариантын тәкъдим иткән. Федераль проект шартлары буенча яраклы барлык киңлекләр тавыш бирүнең исемлегенә эләкте.
Тавыш бирү исемлегенә кергән урыннар арасында Вахитов районының Татарстан урамындагы скверны һәм анда урнашкан бөек татар композиторы Сара Садыйкова сынын мәңгеләштерү, шулай ук җәяүлеләр зонасында кече архитектура җиһазларын кую һәм территорияне яшелләндерү планлаштырыла.
Мәскәү районында исемлектә Шамил Усманов урамындагы Мәскәү базары янындагы халык өчен әһәмиятле территория күрсәтелгән. Совет районында исемлеккә күпләрнең яраткан Нокса урманы эләккән, ә Яңа Савин районында Голубятников урамындагы күл тирәсе кергән.
Моннан тыш, исемлеккә элек төзекләндерелмәгән Совет районындагы Нокса елгасы буен һәм Волгоград урамындагы бульварны керткәннәр.
Тавыш бирүдә республиканың Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасылары булган 14 яшьтән өлкәнрәк шәһәрле катнаша ала. «Казанда бу 1 миллионнан артык кеше. Быел волонтерлар ярдәме белән башка төбәк халкы да тавыш бирә ала», – дип ассызыклады Игорь Куляжев.
Узган ел киңлекләрне төзекләндерү өчен үз тавышын 140 мең казанлы биргән – бу гомуми санның 12% ын гына тәшкил итә. Төзекләндерүгә федераль финанслау алу өчен, халыкның шәһәр торышына битараф булмавын, аның тормышында актив катнашуын исбатларга кирәк. Ә мондый активлыкка таләпләр елдан-ел катгыйлана бара.
«Һәр тавыш – безнең көндәлек тормышыбызны яхшыртуга, без ял иткән, балалар белән йөргән һәм табигать белән ләззәтләнгән киңлекләрне яхшыртырга керткән өлеш. Әйдәгез, паркларыбыз һәм скверларыбыз тагын да уңайлырак, яшелрәк һәм җәлеп итүчәнрәк булсын өчен бөтен көчебезне куябыз», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» Федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел халыктан кергән тавышлар нәтиҗәсе буенча «Тәбриз» скверы җиңүче булды. Аны яңарту концепциясе шәһәр халкына 16 апрельдә иҗтимагый фикер алышу барышында тәкъдим ителде. Тиздән «Тәбриз» скверын төзекләндерүгә әзерлек башланачак. Ә алдагы елларда сайлаулар буенча иң күп тавыш Серов урамындагы бульварга бирелгән иде, аны берничә этапта яңарталар, хәзер йомгаклау этабы башланачак.