Бүген Татарстан башкаласында «Үлемсез полк» Бөтенроссия патриотик акциясе узды. Бердәм сафта шәһәрнең 130 мең кешесе һәм кунаклары үзәк урамнар буйлап үзләренең туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретларын күтәреп бардылар. Шәһәрлеләр белән бергә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин, туганнарының портретларын кулларына алып, Казан урамнарыннан узды.
Гадәттәгечә быел да «Үлемсез полк» акциясе Бөек Җиңү бәйрәменең бер өлеше булды. Теләге булган һәркем бөтенхалык хәрәкәтендә үз гаиләсе героеның портретын күтәреп бара алды. Колоннаны әзерләү 13:00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә башланды.
Истәлекле йөрештә кечкенә балалардан алып өлкәннәргә кадәр бөтен гаиләләре белән катнашты.
Кайбер катнашучылар хәрби форма һәм пилотка кигән.
Бөек Җиңүгә китергән барлык сугышчыларны һәм ветераннарны хөрмәтләп, барысы да күкрәкларенә Георгий тасмаларын – хәтер һәм рәхмәт билгесен элгән.
Катнашучыларның йөзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, ләкин яшьле күзләре горурлык елмаюы белән балкый. Барысын да сугыш ачысы һәм Җиңү шатлыгы берләштерә.
«Үлемсез полк» йөреше 15:00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлады. Портретлардагы сугыш каһарманнары шәһәрнең төп урамнары – Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары буйлап йөрде.
Истәлекле акциягә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Ул әтисенең абыйсы – Галимҗан Миңнеханов рәсемен тоткан. Герой фронтка 19 яшендә киткән, 359 нчы укчы полк составында сугышкан. Галимҗан Миңнеханович 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү янындагы каты сугышларда һәлак булган.
Колоннаның беренче рәтләрендә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да барды. Ул әтисе ягыннан бабасы – Мөҗәһит Мөхәммәтшевич Метшин портретын күтәргән. Ветеран бөтен сугышны үткән – беренче көннәреннән алып 1945 елдагы Җиңүгә кадәр ул алгы сызыкта калган, 3 нче Белоруссия фронтында пулеметчы булып Калининградны азат итүдә катнашкан. Шушы еллар эчендә Мөҗәһит Мөхәммәтшевич биш тапкыр яраланган һәм ике тапкыр контузия алган. Герой 1960 елда вафат булган.
«Үлемсез полк» акциясендә Вероника Мирмильштейн һәм аның кызы Диана катнашты. Алар үзләренең бабалары – Григорий Николаевич Саламатов портретын югары һәм горур күтәреп бардылар. Герой 1908 елда Сарапул районында туган, һәм сугыш башлануга аның яшь гаиләсендә өч ул – Александр, Николай һәм Геннадий үсеп килгән.
Кызылармеец Григорий Саламатов Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка киткән. Ул Сталинград уты аша узган, ләкин илебезне Җиңүгә кадәр илтүдә башка катнаша алмаган. 1943 елның көзендә Григорий Николаевич, үпкә туберкулезы белән каты авырып, өенә әйләнеп кайткан да, күп тә үтми, 1944 елның февралендә якты дөнья белән хушлашкан. Геройга нибары 36 яшь булган. Үзенең кече улы Викторны – ул 1944 елның 20 июнендә туган, – әтисе күрми калган.
Григорий Саламатовның хатыны Вера Кононова дүрт баласы белән ялгызы калган. «Кечкенә буйлы, нәфис, ялгызы калгач та, өметсезләнмәгән һәм сынмаган-сыгылмаган. Барыбер берүзе улларын башлы-күзле иткән, берсен дә балалар йортына бирмәгән, гәрчә тәкъдимнәр даими килгән булган. Һәм гомере буе Гришасына тугрылык саклап яшәгән», – дип уртаклашты акциядә катнашучы кыз.
Янәшәдә Захаровлар гаиләсе – әти-әни һәм дүрт бала – берьюлы ике геройның портретларын күтәреп бардылар. Николай Иванович Маркелов һәм Геннадий Александрович Ивановны хөрмәтләп искә алдылар.
«Кемдер сержант, кемдер рядовой буларак җиңү өчен булдырылганның барысын да эшләгән. Кайтмый калучылар да булган, бөтен сугышны үтеп, туган илләренә кайтып, зур гаилә корганнары да булган. Бу бик зур дәрәҗә, күз яшьләрсез сөйләп булмый. Безнең бүгенге көндә булган бар нәрсәбез – аларның батырлыгы, көче һәм чыдамлыгы нәтиҗәсендә. Без үзебезнең ата-бабаларыбыз белән бик горурланабыз. Һәм «Үлемсез полк» акциясендә катнашу – безнең яхшы гадәтләребезнең берсе», – дип сөйләде Наталья Захарова.
Бу көнне һәркем үзен уртак эш белән берләштерелгән гаять зур, бердәм гаиләнең бер өлеше итеп хис итте – геройларның якты истәлеген саклап калу һәм, күпме вакыт узып заманалар үзгәргәч тә, Бөек Җиңүнең хәтерен балаларына һәм оныкларына тапшыру максатын үтәде.
Исегезгә төшерәбез, бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләре парады узды һәм хәрби техника күргәзмәсе ачылды. Тантаналы маршта хәрби хезмәткәрләр, хәрби училищелар курсантлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук хәрби кафедралар студентлары катнашты. Күргәзмәдә казанлыларга Бөек Ватан сугышы чоры үрнәкләрен – Т-34, ИС-3 танклары, СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, ПТ-76 йөзүче танкы, атаклы «Катюша» БМ-13 һәм башка техниканы тәкъдим иттеләр.