Казан мэры, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең мактаулы рәисе һәм ЮНАКЛА президенты Илсур Метшин KazanForum мәйданчыгында шәһәрнең халыкара хезмәттәшлекне үстерү тәҗрибәсен тәкъдим итте. Казан шәһәре башлыгының чыгышы ислам дөньясында гуманитар йогынты инструментларына багышланган сессия кысаларында узды.
Казан мэры билгеләп үткәнчә, мәгърифәттә үзара хезмәттәшлек, тигез хокукларда гуманитар элемтәләрне үстерү дәүләтләр арасында ышанычны ныгыту һәм глобаль вәзгыятьләрне уртак чишү юлларын эзләүнең мөһим коралына әверелә.
«Казан тәҗрибәсе муниципалитетларның халык дипломатиясендә катнашуы халыкара мөнәсәбәтләрнең күпкырлы системасына җитди өлеш кертергә мөмкинлеген күрсәтә», – диде ул.
Илсур Метшин Казанны Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлегенең төп мәдәни-гуманитар үзәкләренең берсе дип атады. Ул Татарстан башкаласының Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшендә катнашуын әйтеп үтте.
Мэр билгеләп үткәнчә, Казанның ислам илләре белән халыкара элемтәләре соңгы елларда ныгыды. 2022 елда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән елда, Казан шәһәре Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы дип игълан ителде һәм Глобаль яшьләр саммитын кабул итте. 2024 елда Татарстан башкаласында «Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» V Халыкара фәнни-дини конференциясе узды. Аның нәтиҗәләре буенча БРИКС мөселман илләренең рухи әйдәп баручылары гуманитар элемтәләрне ныгыту турында резолюция кабул итте. 2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алды.
Илсур Метшин сүзләренчә, ислам илләре белән актив хезмәттәшлек күптөрле диннәрне саклау, гадәти рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклау һәм, яшьләр белән алмашып, тәҗрибәләрне үстерү мәсьәләләренә карата уртак алымнарны күрсәтә.
«Иске көйләүләр үзгәрү һәм чынбарлыктагы күптөрлелек һәм күпфункцияльлек формалашу шартларында нәкъ менә шушы юнәлешләр киләчәк дөнья төзелешенең караламасын билгели. Без көнбатыш үрнәкләре белән озак еллар яшәдек. Әмма безнең үзебезнең гаять зур мирасыбыз һәм бай тәҗрибәбез бар, без аларны игътибарсыз калдырырга тиеш түгел», – дип белдерде мэр.
Шәһәр башлыгы 2024 елда гамәлгә куелган БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе кысаларында Казанның халыкара эшчәнлегенә аерым игътибар бирде. Ул Казанда муниципалитетара хезмәттәшлекне үстерү мәйданчыгына әверелгән БРИКС+ илләре шәһәрләре мэрларының Халыкара форумы узуын искәртте.
Илсур Метшин ислам дөньясының төрле шәһәрләре белән уртак мөнәсәбәтләрен киңәйтү турында сөйләде. Быел апрель аенда «Россиянең көче – Кече Ватанда» Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында Бишкек белән кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланды.
Моннан тыш, Казан Әзербайҗан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан шәһәрләре белән гуманитар проектларны үстерә. Мисал итеп, мэр Алма-Ата һәм Астана спортчыларының 2025 елның июнендә узган Даун синдромы булган кешеләр арасында йөзү буенча Махсус Олимпиаданың «Бергә җиңәбез» халыкара турнирында катнашуын китерде.
Чыгышның аерым бүлеге Иран белән хезмәттәшлеккә багышланган иде. Илсур Метшин ассызыклаганча, Иран муниципалитетлары белән багланышлар Россия һәм Иран арасындагы хезмәттәшлекнең бер өлеше булып тора. Ул 2025 елда Казан Кирмәнендә Ширазның мәдәни мирасына һәм мигъмариятенә багышланган күргәзмә узуын әйтеп үтте, ә быел Казан турында шундый ук экспозицияне Иранда ачу планлаштырыла.
«Хәзерге вакытта Иран шәһәрләре авыр хәлдә. Без Тәһран, Тәбриз, Исфахан, Шираз мэрлары белән элемтәдә. Россиялеләр Иран халкына гуманитар ярдәм җыюга актив кушылды, Казан предприятиеләре дә читтә калмады», – дип хәбәр итте Илсур Метшин.
Төркия белән багланышлар турында сөйләгәндә, Метшин билгеләп үткәнчә, Казанда Искешәһәр, Истанбул, Анталья һәм Әнкара белән кардәшлек турында килешүләр гамәлдә, шулай ук Газиантеп белән хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелгән. Моннан тыш, Татарстан башкаласы Бурса, Бодрум, Измир, Конья һәм Шанлыурфа белән мөнәсәбәтләрдә тора.
Мэр сүзләренчә, шәһәрләр арасында даими рәвештә фестивальләр, концертлар, мәктәп укучлары белән алмашулар һәм мәдәни чаралар уза. Ул шулай ук искә төшергәнчә, күптән түгел Казанда «Игелекле Казан. Яңа социаль алым буларак инклюзия юнәлеше» V Халыкара форумы узды, ул 300 гә якын белгечне, җәмәгать эшлеклесен һәм хакимият вәкилләрен берләштерде. Төркиянең Аң үсеше бозылган балаларны укыту һәм яклау фонды җитәкчесе Җаһит Коркмаз форумның мактаулы кунагы булды.
«Казанга карата кызыксыну һәм ышанычның төп күрмәткечләренең берсе – шәһәребезнең күпмилләтле булуы. Биредә 115 тән артык милләтнең вәкилләре татулыкта яши. Без күп еллар дәвамында Татарстан башкаласында яшәүче халыкларның мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә һәм танытуга юнәлдерелгән зур проектларны гамәлгә ашырабыз», – диде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук 2025 елда Казанда узган БРИКС Яшүсмерләр фестиваленең уңышын билгеләп үтте. Фестивальдә 13 илнең 35 шәһәреннән, шул исәптән Мисыр, Индонезия, Иран, Казахстан, Төркия һәм Үзбәкстан илләреннән математика һәм информатика буенча олимпиадаларда җиңүче булган 150 укучы катнашты.
Мэр тарафыннан китерелгән барлык мисаллар да илләр арасындагы үзара хезмәттәшлекне күрсәтә, аның кирәк булуын билгели, шуңа күрә гуманитар алмашулар да халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән тышкы сәясәтнең аерылгысыз өлеше, дип ассызыклады Илсур Метшин.
Чыгышын тәмамлап, Казан Мэры хәбәр иткәнчә, 2026 елда Казан бишенче «Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе» саммитын кабул итәчәк. Аның сүзләренчә, чара кысаларында төрле илләрнең муниципалитетлары арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән эшлекле очрашулар уздыру планлаштырыла.
«Татарстан башка төбәкләр өчен үзенең тарихи һәм мәдәни мирасын саклый белүче үрнәк булып тора һәм шул ук вакытта технологик алгарыштан артта калмаска тырышып, заманча киләчәккә омтыла. Заманча булу һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итү, лидерлыкка омтылу һәм партнерларны хөрмәт итү каршылыклар тудырмый. Без бу төшенчәләрдә тотрыклы үсеш нигезен күрәбез», – дип тәмамлады Казан мэры.
Исегезгә төшерәбез, Казанда бу көннәрдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII Халыкара икътисадый форумы уза. Форумда катнашуын 103 илнең вәкилләре раслаган иде.