(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июль). Казанда «КАИ Олимп»
мәдәни-спорт комплексы базасында «Сибур»ның җәйге Спартакиадасын ачу тантанасы
булды. Уналтынчы ярышлар Казанда 30 нчы һәм 31 нче июльдә узачак. Уеннарда
бөтен Россиядән «Сибур» төркеме предприятиеләрен тәкъдим итүче 22 командадан
700 кеше катнашачак. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, «Сибур Холдинг» АҖ директорлар
советы рәисе, «Новатэк» ГАҖ Идарәсе Рәисе Леонид Михельсон һәм башкалар булды.
Рөстәм Миңнеханов ярышларда катнашучыларны һәм җанатарларны кайнар
сәламләде. «Сибур»ның җәйге Спартакиадасын үзебездә кабул итү – безнең өчен зур
дәрәҗә. Без «Сибур» белән туганлаштык, Татарстан предприятиеләре компаниянең
состав өлеше булып тора. «Сибур» җитәкчелегенең хезмәт коллективына, яшьләргә
мөнәсәбәтен күрәбез. Мондый зур спорт бәйрәмен оештырганыгыз өчен рәхмәт
белдерәсем килә. Казан – Россиянең спорт башкаласы. Безнең төп бурыч –
спартакиада иң югары дәрәҗәдә үтсен өчен иң уңайлы шартлар тудыру. Сез
Татарстанга кайтырга теләрсез дип өметләнәм. Уңышлар сезгә!», - диде
Р.Миңнеханов.
Леонид Михельсон җәйге Спартакиаданың инде ике ел үткәрелмәвен билгеләп
үтте. «Сибур» һәм Татарстанның булган традицияләрен саклап калу, әлеге традицияләрне
үзләштерү бик мөһим. Бу үзара хезмәттәшлекне ныгытырга һәм безнең зур
коллективны берләштерергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте «Сибур Холдинг» АҖ
директорлар советы рәисе.
Ике көн дәвамында командалар өч спорт төрендә ярышачак: футбол, волейбол
һәм өстәл теннисы. Моннан тыш, спартакиада кысаларында ГТО фестивале, «Казаноргсинтез»,
«Түбән Кама Нефтехим», ТГК – 16, СИБУРның аерымланган структур бүлекчәсе, «Сибур
Коннект» һәм «Сибур Диджитал» хезмәткәрләре арасында «Әти, әни, мин – спорт
гаиләсе» ярышлары узачак, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.
Видеорепортаж