(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). Бүген танк бүлекчәләре белән идарә итү өчен офицерлар әзерли торган Казан Кызыл байраклы Жуков Ордены югары танк командирлар училищесында Россия Кораллы көчләре өчен лейтенантларның 89 нчы тантаналы чыгарылышы булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Хәрби уку йорты территориясенә килүгә республика башлыгы, Казан Мэры Илсур Метшин, Үзәк хәрби округ белән идарә итүче генерал-майор Рөстәм Миңнекаев, Казан танк училищесы башлыгы генерал-майор Кирилл Кулаков һәм башка мәртәбәле кунаклар училищены тәмамлаган герой-танкчылар монументына чәчәкләр салдылар.
Командирларның чыгарылыш тантанасы строй плацында узды. Югары хәрби уку йортын тәмамлау турынды дипломны 111 яшь лейтенант алды, шуларның 12 се югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаган. Училищены алтын медаль белән тәмамлаган сигез егет документларын Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.
Татарстан Президенты үз чыгышында хәрби көчләрнең Ватанны саклаучыларның лаеклы плеядасын алуын ассызыклады. «Сезгә фидакарьлек, намус, бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек кебек легендар традицияләрне дәвам итәргә туры киләчәк. Бүгенге офицерлар – җиңүчеләр буыны варислары, Бөек Ватан сугышы геройларының оныклары – Ватан өчен фидакарьләрчә сугышалар, Сириядә халыкара террорчыларга каршы көрәш алып баралар, Донбассны неонацистлардан саклыйлар, халкыбыз өчен тынычлыкны һәм иминлекне тәэмин итәләр, Россиянең суверен үсешкә хокукын яклыйлар. Махсус хәрби операция барышында безнең укучыларыбызның батырларча һәм профессиональ эш итүләре белән горурланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, училище җитәкчелеге, профессор-укытучылар составы уку процессын нәтиҗәле, кызыклы һәм иҗади итү өчен күп көч куйган. ТР Президенты шулай ук командирлар өчен шәхси состав белән эшләү мөһим бурыч булуын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов яңа офицер булучыларның ата-аналарын бәйрәм белән аерым котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Казан танк училищесы эшләгән елларда аның 76 укучысы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 21 е – Россия Геройлары, шул исәптән Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штабы башлыгы, армия генералы Валерий Герасимов һәм Үзәк хәрби округ командующие генерал-полковник Александр Лапин. Училищены тәмамлаган 250 дән артык офицер маршаллар һәм генераллар булган.
Тантана тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов «Аврора – яшь спецназчы» балалар лагерында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, лагерь хәрби хәрәкәтләр ветераннарының һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен оештырылган. Проект Татарстан Президенты патронажы астында гамәлгә ашырыла.
Шулай ук бүген танк училищесында «Үзәк хәрби округның тарихы һәм сугышчан традицияләре» музее ачылды. Экспозициядә революциягә кадәрге чор, совет чоры хәрбиләренең амуницияләре, кирәк-яраклары, кораллары һәм шәхси әйберләре, шулай ук хәрбиләрнең заманча экипировкасы тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Видеорепортаж