(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль, Дмитрий Никитин).
Казанда урам-юл челтәрен ремонтлау программасы буенча эшләр 46% ка башкарылган.
Быел 8 поселокта (Салмачы, Нагорный, Вознесение, Мирный, Восточный, Аракчино,
Отары һәм Дәрвишләр поселокларында) 15 урам участогын реконструкцияләү
планлаштырылган. Совет районының Нагорный поселогындагы Дорожная урамындагы эш
барышы белән шәһәр Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
Юл урамын реконструкцияләү җирле халыкның күпсанлы
мөрәҗәгатьләре буенча башланды, дип билгеләде Мэр. Моннан тыш, әлеге урам
буенча автомобильчеләр Яңа Сосновка һәм Әки поселокларына бара, аларда Нагорный
белән бергә 12 меңнән артык кеше яши.
«Быел без шәһәр юлларында ремонт эшләренең югары
темпларын саклап калдык. Барлыгы Казан буенча 55 участок, шул исәптән үзәк
проспектлар, квартал эчендәге юллар, шулай ук 8 торак массивтагы юллар
ремонтланачак. Өстәвенә, торак массивлардагы урамнар безнең өчен шулай ук әһәмиятле булып тора, чөнки анда еш кына бер юл берьюлы берничә поселокны тоташтыра ала.
Шулай итеп, Вознесение тракты, Зур Казан боҗрасы, Горький шоссесы кебек эре юл
объектларын төзүдән тыш, поселоклардагы автомобиль юлларында да актив эш алып
барыла», – дип ассызыклады И.Метшин.
Объектта көн саен 15 берәмлек техника һәм 25 кеше эшли.
Хәзер эшчеләр юл ташларын һәм рәшәткә коймаларны алмаштыралар, тротуарны
төзекләндерәләр. Тиздән подрядчы («Волгадорстрой» ҖЧҖ) асфальт җәю, тукталыш
кесәләрен төзекләндерү һәм дүрт яңа автобус павильонын урнаштыру эшенә
керешәчәк. Әлегә эшләр 15% ка башкарылган.
Нагорный бистәсендә, Дорожная урамыннан тыш, Машина
төзүчеләр һәм Ягодная урамнары яңартылган. «Башкарылган ремонт Себер
трактындагы һәм Мир урамындагы йөкләнешне шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк»,
- дип сөйләде Мэрга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Дорожная урамында шәһәр башлыгы җирле халык белән
аралашты, алар урамның күптән көтелгән ремонтын уңай бәяләделәр.
И.Куляжев билгеләп үткәнчә, гамәлдәге икътисадый
санкцияләргә карамастан, автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләүнең темпларын
һәм зур күләмен саклап кала алдык. Шулай итеп, илкүләм проект буенча һәм ТР
Президенты ярдәме белән Казанның юл челтәрен ремонтлау һәм үстерү өчен 23,6
млрд сум бүлеп бирелгән, шуларның 3,4 млрд сумы урам-юл челтәрен ремонтлауга
юнәлдерелгән. Ул 32 юл объектында планлаштырылган, шуларның 14 ендә эшләр
тәмамланган.
Хәрәкәт интенсив булган юлларның иң тузган участокларында
асфальт-бетон өслеген ремонтлау каралган (гомуми мәйданы 500 мең кв. м булган
14 урамда). Моннан тыш 11 светофор, юлның 120 участогында тышкы яктырту челтәре
урнаштырылачак, шулай ук 370 мең кв. м дан артык мәйданда юл тамгасы
төшерелгән.
«Барлык эшләр дә билгеләнгән график буенча бара. Шәһәрнең
үсүенә һәм Казанның урам-юл челтәре елдан-ел яхшыра баруына мондый төзелешләр
тагын бер мисал булып тора», - дип нәтиҗә ясады Мэр.