(Казан
шәһәре KZN.RU, 28 нче июль, Юлия Летникова). Казанның Киров районында
Ягодинская урамы буенча 35 нче һәм 37 нче номерлы йортлар территорияләрен
төзекләндерү тәмамланды. Бу 2022 елда комплекслы эшләр башкарылган беренче
ишегалды: гаражлар урынында балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял зонасы барлыкка
килгән, йортларның фасадларын якты граффитилар бизәгән, подъездлар яңартылган.
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарылган эшләр тәмамлану
белән йортларда яшәүчеләрне Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
«Без
халык күп яши торган микрорайоннарны гына түгел, ә кечкенә йортларның ишегалларын
да төзекләндерәбез. Бүгенге йортта да 300 гә якын казанлы яши, алар инде уңай
якка үзгәрешләрне сизеп өлгерделәр. Хәзер ишегалдында бөтенләй башка атмосфера
булдырылган, һәм халыкның кәефе дә күтәрелде», – диде шәһәр башлыгы.
Ягодинская
урамы буенча 35 нче һәм 37 нче номерлы йортлар 1970 еллар башында төзелгән.
Йорт яны территориясен яңарту халык өчен көтеп алынган вакыйга булган, чөнки моңа
кадәр ишегалды тулысынча буш торган, ә балалар белән йөрү өчен халык күрше йорт
мәйданнарына йөрергә мәҗбүр булган.
«Ишегалдында
гаражлардан тыш берни дә юк иде, бары тик бер юл участогы гына асфальтланды, –
дип искә ала 37 нче йортта 48 ел яшәүче хезмәт ветераны Анна Фадеева. – Хәзер
территорияне танып булмый. Элек без күрше ишегалларына йөрдек, ә хәзер барысы
да безгә килергә омтыла». Анна Фадеева сүзләренә караганда, ишегалды матурланган,
шул исәптән йорт фасадындагы һәм җылылык пункты бинасындагы рәсемнәр аркасында
да ямь өстәлгән.
Ишегалдын
төзекләндерүгә май аенда керештеләр. Эшләр башланганчы ишегалды үзәгендә 7
гараж корылмасы торган, аларның икесе законлы булган. Гаражлар хуҗалары территорияне
төзекләндерү өчен корылмаларны сүтәргә риза була. «Төзекләндерү эшләренә халык
та кушылгач, бөтенләй башка нәтиҗә килеп чыга, ә ишегалдында аерым атмосфера
барлыкка килә», – дип ассызыклады Илсур Метшин һәм гаражларның милекчеләренә
аларның ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Кыска
гына вакыт эчендә ишегалдында берничә төзекләндерелгән зона – спорт, уен һәм
җәмәгать зоналары барлыкка килде. Мәйданчыкларда таганнар, таулар, комлыклар,
тренажерлар, ә ишегалдында ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган. Барлык
үзгәрешләр дә йортларда яшәүчеләр белән актив рәвештә фикер алышынып
башкарылган. Моннан тыш, 14 өстәмә парковка кесәсе барлыкка булдырылган, чүп
җыю өчен контейнер мәйданчыгы яңартылган. «Мәйданчык койма белән әйләндереп
алынган, янәшәдә генә виноград үрмәле гөле үсә, ул табигый койма кебек күренә»,
– дип сөйләде Мэрга Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы
Сергей Миронов.
Авария
хәлендәге агачлар урынында идарәче компания хезмәткәрләре халык белән бергә
кура җиләге утырткан. Көзен кечкенә генә җиләк-җимеш бакчасы булдыру өчен слива
һәм чия утыртырга планлаштыралар, ни дисәң дә «Ягодная слобода» бит.
Ишегалдын
төзекләндерү проекты авторлары әлеге территориянең тарихын граффити белән дә
чагылдырырга тырышканнар. Әйтик, Казан рәссамы Никита Маркин 35 нче номерлы
йорт диварында кирпеч белән салынган рәсемне яңарткан, анда чәчәкләр һәм
җиләкләр арасында уйнаучы балалар сурәтләнгән. Шулай ук рәссам җылылык пунктын
рәсемнәр белән бизәгән һәм йортларның фасадларына җиләк-җимеш рәсемнәре
төшерелгән граффити ясаган. «Ике атна ярым вакыт эчендә без бары тик матур
фикерләр һәм рәхмәт сүзләре генә ишеттек», - дип сөйләде рәссам.
«Без
монда Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәннән соң булдык. Ул чакта мин шәһәрне
шулай үзгәртәчәк программа барлыкка килер дип күз алдына да китерә алмадым, -
дип билгеләде Илсур Метшин. – ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка «Безнең
ишегалды» программасы өчен рәхмәт».
Шәһәр
башлыгы яңартылган территория буйлап узды һәм 37 нче номерлы йортта яшәүче
Нәргизә Хәмидуллина белән аралашты, ул балалар мәйданчыгында ике улы белән йөри
иде. «Мәйданчык танымаслык булып үзгәрде. Бу – күк һәм җир арасы», - дип
тәэсирләре белән уртаклашты ул.
Ишегалдын
төзекләндерү подъездларның керү төркемнәрен реконструкцияләү, балконнарны буяу
һәм йортларның беренче катларын ремонтлау белән бергә алып барылды. Казан Мэры
эш нәтиҗәләрен югары бәяләде: «Мондый уңайлыклар һәр яңа йортта да юк».
Моннан
тыш, Ягодинская урамындагы 35 нче һәм 37нче йортлар территорияләрендә ясалма
интеллектлы камералар урнаштырылган. Алар махсус системага тоташтырылган, аның
ярдәмендә чүп-чарның януын яки җыелуын белә алалар. «Бу – сынау проекты. Без
аны камилләштерүне дәвам итәбез», – дип сөйләде шәһәр башлыгына
Сергей Миронов.
Быел
Казанда барлыгы 466 йортның 266 ишегалды төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә
программа 79% ка үтәлгән.