(Казан
шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь, Юлия Летникова). «Безнең ишегалды» республика
программасы Казанда 52,7% ка – яртысыннан күбрәккә үтәлгән. Эшләр 140 йорт территориясендә
тәмамланган. 197 объектта ремонт эшләре әле дәвам итә, алар арасында Совет
районының Ершов, Алексеев һәм Сеченов урамнарындагы ишегаллары бар. Алар
территориясендә төп ремонт эшләре генә башкарылып калмыйча, сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән балалар өчен уен мәйданчыгын да төзекләндерәчәкләр, җәмәгать бакчасы ясаячаклар.
Төзекләндерү барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Шәһәр
башлыгы узган елның көзендә, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном
оешмасы тарафыннан Сеченов урамындагы коворкинг өчен бина бүлеп бирү турында карар
кабул ителгән вакытта, әлеге йортлар территорияләрендә булуын искә төшерде.
«Без коворкингны төзекләндерү белән бергә ишегалларын да төзекләндерергә булдык,
алар инде күптән яңартуны көтә иде. Октябрьдә үк алар торак булмаган авария
хәлендәге корылмалар белән тулган иде, хәзер исә территорияләр күз алдында
үзгәрә бара», – диде Казан Мэры.
14
мең кв. метрдан артык мәйданлы ишегаллары Ершов урамы буенча 47 нче һәм 51 нче,
Алексеев урамы буенча 7 нче, Сеченов урамы буенча 3 нче, 7 нче, 11 нче йортлар
янында урнашкан. Территорияләрне төзекләндерү бу елның язында башланды. Хәзер
эшчеләр территорияне зоналарга бүлү белән шөгыльләнәләр – бордюрлар салалар һәм
юлларга вак таш түшиләр, шуннан соң асфальт җәю һәм тротуарларны ремонтлау
эшенә керешәчәкләр. Подрядчы оешма хезмәткәрләренә ишегалдын яктырту һәм кече
архитектура формалары белән җиһазландырырга туры киләчәк.
Совет
районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов Илсур Метшинга әлеге
ишегалларны төзекләндерү проекты җәмәгать бакчасы һәм балалар мәйданчыклары,
шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә оештырылачагы
белән аерыла, дип сөйләде. Моннан тыш, йортлар территориясендә асфальт катламы
алмаштырылачак, парковка урыннары санын арттырачаклар, тыныч ял итү зонасы һәм
воркаут-тренажерлар белән спорт мәйданчыгы булдырачаклар. Халыкка уңайлы булсын
өчен ишегалларында яңа ут баганалары куелачак.
«Территорияне
бүлеп, асфальт җәйгәннән соң, халык автомобильләрне ишегалларында 63 урында
калдыра алачак, аларның 16 сы – өстәмә», – дип билгеләп үтте Р.Фәтхетдинов.
Аның сүзләренә караганда, халыкның теләге шундый булган, төзекләндерү эшләренә
кадәр кайбер йортлар янында парковка урыннары бөтенләй булмаган. Төзекләндерү
эшләре тәмамланганнан соң, уңайлыклар меңнән артык кешене колачлаячак.
Казан
Мэры ишегалды буйлап узды, территорияне карап чыкты һәм территорияне яңарту
турындагы фикерләрен белү өчен йортларда яшәүчеләр белән аралашты.
«Без
ишегалларын төзекләндерүне озак көттек, һәм, ниһаять, программа безгә килеп
җитте. Эшләр чагыштырмача күптән түгел генә башланса да, үзгәрешләрне сизәбез
һәм безгә барысы да ошый», – дип фикерләре белән уртаклашты җирле яшәүче
Наталья Гафарова.
Илсур
Метшин, халыкка мөрәҗәгать итеп, аларны үз теләкләрен актив җиткерергә чакырды.
«Сез, йортта яшәүчеләр буларак, инициатива күрсәтергә һәм үзегездә күрергә
теләгән әйберләрне тәкъдим итәргә тиеш. Ә без сезгә әлеге идеяләрне тормышка
ашыруда ярдәм итәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы.
Ишегалларын
комплекслы төзекләндерү белән беррәттән, Сеченов урамындагы 3 нче һәм 7 нче номерлы
йортларның түбәсен һәм фасадын агымдагы ремонтлау һәм Сеченов урамындагы 5 нче номерлы
йортның фасадын ремонтлау эшләре бара. Роман Фәтхетдинов Илсур Метшинга түбәнең
вариантлары турында сөйләде, тәкъдим ителгән эскизларның берсе сайланды.
Ишегалдында
шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев та булды.
Быел
«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча Казанда барлыгы 466 йорт
территориясен төзекләндерәчәкләр. Шәһәрнең Совет районында 109 йортның 61
ишегалды яңартылачак.
Исегезгә
төшерәбез, программа 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары
буенча старт алды. Узган ике ел эчендә Казанда 890 йортның 1,5 млн кв. м тирәсе
асфальт-бетон өслекле ишегалды төзекләндерелгән. «Безнең ишегалды» программасын
тормышка ашыру өчен быел Казанда өстәмә рәвештә 500 млн сум акча бүлеп
биреләчәк.