(Казан
шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь, Юлия Летникова). Август ахырына Совет районында колл-үзәк
һәм конференц-зал белән «Игелекле Казан» коворкингы ачылачак. Ул бер түбә
астында 100 дән артык хәйрия берләшмәсен берләштерәчәк, алар уртак эш – тәҗрибә
уртаклашу һәм проектларны әзерләү өчен җыелачак. Бер үк вакытта кабинетларда
чакырылган 24 белгеч эшли алачак. Хәзер муниципалитет бүлеп биргән бинада
ремонт дәвам итә. Эшләр барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, күрсәтелә торган ярдәм күләме һәм хәйрия эшендә
катнашырга теләүчеләр саны ел саен арта бара, шуңа күрә узган елның октябрендә
фондка иркенрәк бина бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Элек оешма Профсоюз
урамында 8 кв. м мәйданлы офиста булган – башка хәйрия берләшмәләре вәкилләре
белән семинарлар һәм очрашулар үткәрү мөмкинлеге булмаган.
«Бүгенге
көндә «Игелекле Казан»ның 100 дән артык партнеры бар – алар
башкалар проблемаларына битараф булмаган кешеләр. Без аларга рәхмәт әйтергә һәм
коворкингны төзекләндерергә телибез, биредә нәтиҗәле эшләү өчен уңайлы шартлар
булачак», – диде Казан Мэры. И.Метшин коворкинг хәйрия өлкәсендә үзләрен
күрсәткән оешма хезмәткәрләре өчен дә, үз эшчәнлеген башлап кына җибәрүчеләр
өчен дә яңа зур йорт булыр, дигән ышаныч белдерде.
Сеченов
урамындагы 5 нче номерлы торак йортның беренче катында 506 кв. м мәйданлы
бинада капиталь ремонт март аеннан бирле бара. Коворкинг ачылганнан соң
«Игелекле Казан» фонды мастер-класслар, семинарлар, очрашулар һәм башка чаралар
үткәрә алачак. Шулай ук коворкингта көн саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
балаларның әниләре эшли, аларга тьюторлар һәм волонтерлар ярдәм итәчәк.
«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна
Мерзлякова коворкингка килүчеләргә нәтиҗәле эшләү өчен барлык кирәкле шартлар
тудырылачак, дип билгеләп үтте.
Илсур
Метшин Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм фонд
директоры белән берлектә булачак коворкинг кабинетлары буйлап уздылар, анда
шәһәр башлыгына дизайн-проектны тәкъдим иттеләр. «Монда уңайлы һәм яхшы шартлар
булдырылуы мөһим. Коворкинг мохтаҗ казанлыларга ярдәм күрсәтүчеләр өчен зур
уртак йорт булачак», – дип ассызыклады
шәһәр башлыгы. И.Метшин дизайн-проектны югары бәяләде.
Р.Фәтхетдинов
сөйләвенчә, хәйрия оешмасы белән янәшә ТР башкаласының ветераннар
(пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы урнашачак, шуңа күрә бина өч өлешкә бүленгән –
«Игелекле Казан» зонасы, ветераннар берләшмәсе зонасы һәм гомуми файдаланудагы
зона.
Эшчеләр
бүлмәләр арасындагы бүлгеләрнең күпчелеген инде ясаган һәм беренче
кабинетларның якынча рәвеше күренә инде. План буенча «Игелекле Казан»
биналарында, конференц-залдан һәм колл-үзәктән тыш, административ һәм эш
кабинетлары, инклюзив уен, сувенир продукциясе склады, пеленаль өстәл, кухня
һәм сөйләшү бүлмәләре урнашачак.
Хәзерге
вакытта объектта гомумтөзелеш эшләре бара. Подрядчы оешма хезмәткәрләре
диварларны элеккеге бизәкләреннән чистартып, штукатурлау эшләрен төгәлли.
Эшчеләр идән җәяләр, инженерлык челтәрләрен алмаштыруны һәм кондиционерлау системасын
монтажлауны дәвам итәләр. Ремонт тәмамланганнан соң, кабинетларны кирәкле
мебель һәм техника белән тәэмин итәчәкләр. Хезмәткәрләрнең эшен тәэмин итү өчен
ноутбуклар, компьютерлар һәм проекторлар сатып алыначак, ә балалар уен бүлмәсенә
«Игелекле Казан» фонды коры бассейнга һәм ял итү өчен башка предметларга заказ
бирәчәк.
Шулай
ук И.Метшин ветераннар иҗтимагый оешмасы өчен бинаның дизайн-проекты белән
танышты. Алар өчен киңәшмәләр өчен кабинет, архив документларын саклау өчен
стеллажлар, фотостудияләр булдырылачак, шулай ук ветераннар конференц-зал һәм
кухнядан файдалана алачак.
Эчке
эшләр белән беррәттән «Безнең ишегалды» программасы буенча якын-тирә
территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Аерым алганда, сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән балалар өчен уен мәйданчыгын төзекләндерү планлаштырыла.
Коворкинг
өчен урынны яхшы транспорт чишелеше булган районда махсус сайлап алганнар,
янәшәдә генә җәмәгать транспорты тукталышы урнашкан, ул ата-аналарга һәм
балаларга, шулай ук пенсионерларга җиңел барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен коворкинг бинасына керү юлында пандуслар
урнаштырылачак.
Коворкингта
шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да булды.
Шуннан
соң Казан Мэры Совет районындагы Ершов, Алексеев һәм Сеченов урамнарындагы
ишегалларны төзекләндерү барышын тикшерде.