(Казан
шәһәре KZN.RU, 29 нчы июнь). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм Татарстан
Республикасында Суд департаменты идарәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү
төзелде. Документка шәһәр Башкарма комитетында ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин
һәм идарә башлыгы Җәүдәт Салихов кул куйды. Килешүдә Татарстан Республикасында
Суд департаменты идарәсе, район судлары һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге,
шулай ук аңа караган органнар арасында үзара хезмәттәшлекне һәм
координацияләүне, мәгълүмат һәм белешмәләр белән алмашуны күздә тота.
Килешү
муниципаль берәмлек эшенә кертелгән «1С. Хокук контроле» цифрлы системасын
«Гадел хөкем» судларының республика мәгълүмат базасы белән интеграцияләү
кысаларында төзелде.
«1С.
Хокук контроле» системасына суд процессларының барышы, суд карарлары, башкарма
производстволар турында даими рәвештә мәгълүмат кертелә. Программа реаль вакыт
режимында статистик хисап формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Ике системаны
интеграцияләү җирле үзидарә органнары һәм гомуми юрисдикция судлары арасында
электрон рәвештә мәгълүмати алмашуны тәэмин итәчәк, бу кыска срокларда
мәгълүматны актуальләштерү, суд эше вакыйгалары буенча хезмәткәрләргә оператив
мәгълүмат бирү, «1С. Хокук контроле» системасын оператив
тулыландыру, кәгазь документ әйләнешен кыскарту өчен кирәк.
Судларның
үз чиратында, суд эшчәнлегендә катнашучы буларак Казан шәһәре муниципаль
берәмлегенә оператив хәбәр итү мөмкинлегеннән тыш, алардан кирәкле
мәгълүматларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.