(Казан
шәһәре KZN.RU, 29 нчы июнь). Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов рәислегендә VIII Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты
укытучылары съездының пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт
Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән
министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры, Татар телен саклау һәм
үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.
Р.Миңнеханов
ассызыклаганча, милли гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә, шул исәптән
республикадан читтә яшәүчеләргә әлеге өлкәдә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Әлеге
эшкә балаларга туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче укытучылар да зур өлеш кертә.
«Республикада
туган телләрне, шул исәптән чуаш, мари, удмурт телләрен өйрәнү өчен барлык
шартлар да тудырылган. Төрле цифрлы инструментлар актив кертелә, белем бирү
программалары эшләнә», – диде ТР Президенты һәм туган телгә мәхәббәтнең нигезе
гаиләдә салына, дип ассызыклады. «Әгәр ата-аналар өйдә татар телендә сөйләшсә,
бала да аны яхшы беләчәк», – дип өстәде ул.
Утырышта
Р.Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Россия Федерациясе
Мәгариф министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
27-29
нчы июньдә узучы съезд эшендә Россиянең 26 төбәгеннән 500 ләп укытучы һәм
делегат катнаша. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр арасында – дәүләт милли
сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татар милли-мәдәни
автономияләренең һәм иҗтимагый оешмаларның этномәдәни белем бирүне саклау һәм
өйрәнү буенча уртак эшчәнлеген ныгыту.
Видеорепортаж