(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль, Дмитрий Никитин). Башкарма комитетта
Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә шәһәрнең тарихи җирлек территориясендә
архитектура объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча эшлекле
төркем утырышы узды. Фикер алышуга 16 объект чыгарылды – проектларны шәһәрнең
баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина тәкъдим итте. Киләчәктә алар Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнехановка килештерүгә тапшырылачак.
Беренче булып Уң як Болак урамындагы офис үзәге
проекты буенча фикер алыштылар. Илсөяр Төхвәтуллина ассызыклаганча, проект
комиссия теләкләре буенча эшләп бетерелгән һәм хәзер барлык параметрлар буенча
расланган нормативларга һәм билгеләнгән чикләүләргә туры килә. Комиссия бу
проектның концепциясен хуплады.
Алга таба карау өчен Борхан Шәһиди урамындагы булачак
кунакханә бинасының заманча һәм тарихи стильләрдә башкарылган ике эскиз проекты
чыгарылды. Утырышта катнашучылар фикере аерылды, һәм И.Метшин ике проектны да
эшләп бетерергә кушты.
Щербаков тыкрыгы буенча торак комплекс проекты
сораулар уятты. Мэр мондый проектны тормышка ашыру районның транспорт
инфраструктурасына зур йөкләнеш тудырачак, дип билгеләп үтте һәм төзелешнең
шәһәрнең юл системасына йогынтысын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк өстәмә чаралар
үткәрергә кушты, һәм шул анализны исәпкә алып, торак комплексы концепциясен
эшләп бетерергә кушты. «Бигрәк тә Казан үзәгендә юлларның артык тыгызлыгын
булдырмаска кирәк», - диде Мэр.
Шулай ук, комиссия фикеренчә, Волков урамындагы күп
фатирлы торак йорт проекты да эшләп бетерүне таләп итә.
Жуковка урамындагы торак комплексы проекты уңай карар
алды. Казанның баш архитекторы сөйләвенчә, белгечләр зур эш башкарганнар һәм
әлеге районның башка биналарының детальләренә, дизайнына һәм архитектур
үзенчәлекләренә зур игътибар биргәннәр.
Административ бина урынында булачак Яхин урамындагы
IT-паркның концепциясе актив фикер алышу уятты. «Архитекторлар шәһәр
җитәкчелегенең теләкләрен ишетеп, бөтен җир участогында төзү карары урынына
бина янындагы кечкенә сквер өчен урын барлыкка килгән проектны тәкъдим иттеләр»,
– дип ассызыклады И.Метшин, әмма булачак IT-парк балконнары дизайнына карата
шикләрен белдерде.
Сара Садыйкова урамындагы торак комплексы проектына
комиссия уңай бәя бирде. Казан Мэры йортларның дизайнын бәяләде. «Төзелеш
вакытында материалларны сайлауга игътибар итәргә кирәк. Проект презентация
нигезендә тормышка ашырылырга тиеш», – дип өстәде И.Метшин.
Бутлеров урамындагы торак йортны реконструкцияләү
проекты хупланды. И.Төхвәтуллина объектның озакка сузылган төзелеш булуын, аның
проекты төзүче белән берничә тапкыр эшләп бетерелүен сөйләде. Комиссия фасад
материалларына игътибар итте һәм проектны тулысынча эшләп бетерергә тәкъдим
итте.
Эшче төркем әгъзалары Спартак урамындагы күп фатирлы
торак йортлы күп функцияле комплекс проектын карадылар. Казанның баш
архитекторы сөйләвенчә, әлеге объект инде тиешенчә эшләп бетерелгән һәм
республика җитәкчелегенә тәкъдим ителергә мөмкин.
Берничә бинадан торган Межлаук урамындагы сәүдә үзәге
концепциясе уңай карар алды. «Бинаның йөзен кызыл кирпеч тудыра, бу әлеге
объект өчен тарихи яктан дөрес карар булып тора», – дип билгеләде
И.Төхвәтуллина. Шәһәр башлыгы проектның детальләрен эшләп бетерерүне йөкләде.
Киләсе проект – Островский урамындагы
административ-эшлекле бина. «Бина Казан архитектурасына яхшы туры киләчәк», -
дип билгеләде Мэр. Комиссия шәһәр башлыгы фикерен хуплады. Хәзер паркинг
зоналарын оештырырга кирәк, чөнки бина шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашачак.
Г.Исхакый урамындагы кунакханә проекты территориянең
киләчәк үсеше контекстында каралды һәм комиссия тарафыннан бертавыштан
хупланды. И.Метшин билгеләп үткәнчә, бу район аерым игътибар таләп итә –
киләчәктә кунакханә белән күршедә барлыкка киләчәк биналар проектлары
территория үсешенең гомуми контекстына туры килергә тиеш.
Пехотная һәм Фәткуллин урамнары буенча индивидуаль
йортлар, шулай Большая урамындагы күп фатирлы торак йорт төзү планнары
хупланды.
Эшлекле төркем утырышында соңгы итеп Карелия
урамындагы шәхси торак йорт проектын карадылар. Комиссия, детальләрне килештерү
өчен, йортның хуҗасы белән урнашуы турында фикер алышырга карар кылды.
Утырышта Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Марат Закиров, Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов, «Иске шәһәр» территориясе префекты
Евгений Варакин, Шәһәрнең үсеш институты директоры урынбасары Татьяна
Прокофьева һәм башкалар катнашты.