(Казан
шәһәре KZN.RU, 9 нчы июнь). Казанда «Восточный» каты коммуналь калдыклар
полигонының икенче картасын булдыру буенча әзерлек эшләре башланды. Бүгенге
көндә Химия урамында урнашкан шәһәрдәге бердәнбер гамәлдәге полигон тулы
диярлек. Яңа «саклагыч»ның мәйданы 84 мең кв.м тәшкил итәчәк, ул 1,6 млн
тоннага исәпләнгән. Объектны ел ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Булачак чүп-чар полигоны урынында эш барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Восточный»да икенче карта төзелеше шәһәр өчен бик кирәк,
дип ассызыклады Мэр «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Богатов белән
сөйләшкәндә. Химия урамындагы бүгенге көндә бердәнбер полигон калдыкларны 2023
елның гыйнварына кадәр генә кабул итә ала. Башлангыч исәпләүләр буенча, аның
егәрлеге тагын берничә елга җитәргә тиеш иде, әмма соңгы елларда чүп-чар күләме
арту сәбәпле, фактта тутыру проект срокларыннан алда бара. Соңгы 10 ел эчендә
Казанда көнкүреш калдыкларын чыгару күләме 1,5 тапкырга арткан. 2011 елда бөтен
шәһәрдән 2,83 млн кубометр чүп җыелган булса, узган ел нәтиҗәләре буенча 4,22
млн кубометрга җиткән.
И.Метшин Самосырово торак массивының «Восточный» чүп
полигоныннан нибары ике ярым километр ераклыкта урнашуына игътибар итте. Шәһәр
башлыгы Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинга
төзелеш эшләрен башкару вакытын һәм барлык кирәкле экологик чараларның үтәлешен
контрольдә тотарга кушты. «Халыкның сәламәтлеген һәм комфортын куркыныч астына
куеп булмый», - дип ассызыклады Мэр.
Сергей Богатов шәһәр башлыгына икенче карта проекты дәүләт
экологик экспертиза узганын хәбәр итте. Ул чистарту корылмаларын төзүне, шулай
ук актив дегазация һәм чүплек газларын чистарту системасын үз эченә ала – хәзер
бу полигон төзегәндә мәҗбүри таләп.
Чистарту корылмаларына да таләпләр үзгәрде, алар чүплек
янында булачак. «Яңа проект ярдәмендә аларның куәте өч тапкыр артачак, – дип
ассызыклады С.Богатов. - Полигонның яңа картасы яңа экологик стандартлар буенча
кертеләчәк, бу әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Ябылганнан соң полигон махсус пленка белән капланачак, вак таш салыначак, ә
өстенә агачлар утыртылачак». Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элекке
нормативлар белән чагыштырганда, чүплекне каплый торган пленка сыйфатына һәм
вак таш белән каплана торган территориягә карата таләпләр катгыйланды – яңа
таләпләр нигезендә, полигонның барлык картасы чәчелүчән материал белән
капланырга тиеш.
«Восточный»ның икенче картасы өч ел дәвамында файдалануга
исәпләнгән. Региональ оператор-компания башлыгы икенче картаны булдыру буенча
эшләр билгеләнгән график нигезендә башкарылачак, дип ышандырды.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, Казанның чүплекләрне
рекультивацияләү буенча уңышлы тәҗрибәсе бар инде. «Икенче карта булдыруның яңа
проекты Казан өчен бик мөһим. Безнең «Восточный»дан ерак түгел урнашкан
Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча яхшы тәҗрибәбез бар. Әле күптән
түгел генә бу ун катлы чүп тавы иде, ә хәзер ул яшел калкулык һәм бүген биредә
50 ел дәвамында чүплек булуын берни дә хәтерләтми», – диде шәһәр башлыгы.
Моннан тыш, Казанда КЭК полигонын рекультивацияләүгә керештеләр. Бу проект
чүплек газын электр энергиясенә күчерүне күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, Казан Россиянең калдыкларны
утильләштерү һәм чүп-чарны аерым җыю проблемасын хәл итүгә алынган беренче
шәһәрләренең берсе булды. Көн саен Татарстан башкаласыннан якынча 11,6 мең
кубометр (1500 тонна каты көнкүреш калдыклары) чыгарыла.