(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы июнь, Юлия Летникова). Казанда яшь футболчылар арасында «Күн туп» турнирының шәһәр этабы тәмамланды. Шәһәрне республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукы өчен 201 команда составында дүрт меңнән артык яшь футболчы көрәште. Совет районының «Мирас» командасы өлкән яшь төркемендә «Ишегалды спорты» дивизионында чемпион булды. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин хәлиткеч уен узган «Хезмәт резервлары» стадионында чемпионнарга кубок һәм алтын медальләр тапшырды. Җиңүче кубогын Совет һәм Россия футболчысы, «Манчестер Юнайтед» ФК һәм башка дөнья клубларының элеккеге уенчысы Андрей Канчельскис чыгарды.
«Күн туп» турниры Казан өчен традициягә әйләнде, аның аша күп кенә футболчылар, шул исәптән әлеге спорт төре ветераннары узды, дип билгеләде шәһәр башлыгы. «Спорт-республика һәм аның башкаласы тормышының аерылгысыз өлеше. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шәһәрдә спорт инфраструктурасы өчен зур рәхмәт. Футболны бик күп балалар һәм яшүсмерләр уйный, «Күн туп» моны раслады», – диде ул. «Сез булдырдыгыз, финалга кадәр килеп җиттегез. Сезнең арадан Казан һәм республиканы танытачак профессиональ футболчылар да үсеп чыгуына ышанам», - дип мөрәҗәгать итте Мэр финалистларга.
ТР Спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, футбол – Татарстанда иң массакүләм спорт төре – аның белән даими рәвештә 50 меңнән артык кеше шөгыльләнә. «Күн туп» турнирына кызыксыну елдан-ел арта бара. Казанда футбол белән шулкадәр күп яшь спортчыларның кызыксынуы бик шәп. Бүген биредә иң көчле состав. Алга гына!» – диде ул уенчыларга.
Хәлиткеч уенда бүген «Хезмәт резервлары» стадионында Совет районының «Мирас» һәм «Авангард» командалары очрашты. Матчның нәтиҗәсе 3:0 булды. Аны төп вакыттагы уен билгеләде. «Ишегалды спорты» дивизионында өлкән төркем турнир таблицасында Идел буе районының 186 нчы номерлы лицее командасы өченче урынны алды. Өченче урын өчен көрәш шулай ук бүген булды, уен 4:0 исәбе белән тәмамланды.
Шәһәрне республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукы өчен 201 команда өч яшь категориясендә көч сынашты: кечкенәләр (2011-2012 елгы), урта (2009-2010 елгы) һәм өлкәннәр (2007-2008 елгы). Барлыгы 4020 гә якын яшь футболчы уйнады. Өлкән төркемдә «Спорт» дивизионында – «Тасма», урта төркемдә – «Юнит», кече төркемдә «КАИ-Олимп» командасы җиңүче булды. «Ишегалды спорты» дивизионында Казанның Совет районы командалары җиңде: урта категориядә – 11 нче номерлы лицей командасы, кече категориядә – 181 нче номерлы мәктәп командасы.
Чемпион кубогы «Мирас» командасы капитаны Әмир Мөдәрисовка тапшырылды. Медальләрдән тыш, турнирның кайбер финалистларына өстәмә бүләкләр дә бирелде: матчлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы капкачы «Мирас» командасы уенчысы Маннур Сөнгатуллин булды, иң яхшы сакчы – «Авангард» уенчысы Исаг Мирзоев, иң яхшы һөҗүмче – 186 нчы номерлы лицей уенчысы Маруф Дустурод. Җиңүче булган футбол командасы уенчысы Эмиль Мөхәммәтшин турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.
Ярышларның шәһәр этабына йомгак ясау тантанасында шулай ук ТР Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, «Рубин» футбол клубы ветераннары Альберт Фәйзуллин һәм Николай Пензин, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Күн туп» бөтенроссия турниры – футбол буенча балалар-яшүсмерләр ярышлары, алар 1964 елдан башлап легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы буенча үткәрелә. Бүгенге көндә турнир өч яшь төркемендә уза һәм Россиядә спортның бу төре буенча иң массалы булып тора.
Быел командалар гомуми белем бирү мәктәпләре, яшүсмерләр клублары, яшәү урыны буенча клублар һәм спорт мәктәпләре базасында формалашкан. Ярышлар, гадәттәгечә, ике «Спорт» һәм «Ишегалды спорты» дивизионнарында узды, алар өч яшь категориясенә бүленде: 2007-2008, 2009-2010 һәм 2011-2012 елларда туганнар.
Барлык уеннар да шәһәрнең заманча муниципаль стадионнарында уза, алар арасында «Тасма», «Күн туп» һәм башкалар бар.