(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь, Юлия Летникова). Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 143 нче номерлы мәктәптә капиталь ремонт башланды. 1 нче сентябрьгә учреждениедә инженерлык челтәрләрен һәм ишек блокларын алыштырачаклар, фасад, бинаның нигез кырларын һәм санузелларны төзекләндерәчәкләр, кабинетларны яңартачаклар. Казан Мэры Илсур Метшин мәгариф учреждениесендә эш барышы белән танышты. Ул эшләрнең вакытында баруын билгеләп үтте һәм бинаның фасады дизайнын укучылар һәм аларның ата-аналары, педагоглар белән уйлап бетерергә кушты.
И.Метшин Четаев урамындагы 9 мең кв. метрдан артык мәйданлы 143 нче номерлы мәктәпкә күптән ремонт кирәк булуын ассызыклады. Бина салынганнан бирле бер генә тапкыр да тулы күләмле капиталь ремонт үткәрелмәгән. «1991 елгы бина баштан ук сыйфатсыз төзелгән булган. 30 ел эчендә мәктәп нык тузган, шуңа күрә без аны комплекслы төзекләндерү турында карар кабул иттек. Мәктәптә агымдагы ремонт эшләре узган ел башланды, ә быел җәй бинага капиталь ремонт ясаячакбыз. 1 нче сентябрьгә кадәр безгә инженерлык инфраструктурасы челтәрләрен, керү төркемен алыштырырга, бинаның фасадын һәм стеналарын яңартырга кирәк булачак. Барлык эшләр график буенча бара, яңа уку елын балалар ремонтланган мәктәптә каршы алачак», - диде И.Метшин.
«СТК» ҖЧҖ подрядчы оешмасы генераль директоры Айдар Вәлиуллин сөйләвенчә, җәй көне мәктәптә инженерлык челтәрләрен – су, канализация, вентиляция, җылыту, электр белән тәэмин итү һәм аз токлы системаларны алмаштырачаклар. Шулай ук эшчеләргә мәктәпнең фасадын яңартырга һәм җылытырга, нигез кырларын ремонтларга кирәк булачак. Казан Мэрына фасадны бизәүнең башлангыч эскизларын тәкъдим иттеләр, шуннан соң ул аларны мәктәп коллективы белән бергә эшләп бетерергә кушты. «Балалар, ата-аналар һәм педагогик коллектив сайларга тиеш. Мәктәпкә көн саен алар йөри. Шуңа күрә фасад дизайны турында карарны аларның фикерен исәпкә алып кабул итәчәкбез», - дип ассызыклады И.Метшин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәптә 871 бала укый һәм 45 укытучы эшли.
Моннан тыш, эшчеләр ишек блокларын һәм керү төркемнәрен алмаштырачак, бәдрәфләр ремонтланачак, мәктәпнең бөтен бүлмәләрендәге диварлар һәм түшәмнәргә косметик ремонт ясалачак. «Күп кенә кабинетлар һәм классларга ага торган түбәдән зыян килде», – дип хәбәр итте А.Вәлиуллин.
Хәзер объектны ремонтлауда көн саен 200 ләп кеше эшли. «1 нче сентябрьгә тәмамлау өчен эшләр тәүлек буе башкарыла», - дип хәбәр итте Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев. Хәзерге вакытта демонтаж һәм штукатур эшләре башкарыла, инженерлык коммуникацияләрен алыштыралар.
Исегезгә төшерәбез, мәктәптә агымдагы ремонт эшләре узган ел башкарылган иде: бинада түбәне яңарттылар һәм җылыттылар, тәрәзәләр урнаштырдылар, хәвеф сигнализациясе төймәсе һәм мәктәпкә керүне контрольдә тота торган турникетларны алыштырдылар, ике спорт залы һәм ашханәне ремонтладылар. Моннан тыш, 2016-2020 елларда мәктәптә санузеллар һәм баскыч мәйданчыклары яңартылган, ә учреждение ишегалдында баскетбол-волейбол мәйданчыгы җиһазландырылган.
Тулаем алганда, 5 ел эчендә Казанда 5 уку учреждениесе – Яңа Савин районының 30 нчы һәм 113 нче номерлы мәктәпләре, Мәскәү районының 2 нче номерлы лицей-интернаты, Совет районының 175 нче номерлы гимназиясе һәм Киров районының 4 нче номерлы гимназия-интернаты капиталь ремонтланган.
Быел шәһәрнең башка мәгариф учреждениеләрендә дә капиталь ремонт планлаштырылган, дип билгеләде И.Метшин. «Балаларыбыз өчен барлыгы 7 мәктәп, 11 балалар бакчасы бинасы һәм 28 мәктәптә азык-төлек блогы 1 нче сентябрьгә яңартылачак», - дип билгеләде Казан Мэры. Моннан тыш, Юдино микрорайонында «Пространство» өстәмә белем бирү учреждениесе төзелеше тәмамланып килә. Анда робототехника, автотехника, космотехника, аэротехника, IT, модельләштерү һәм проектлау буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла. Цифрлы технологияләрне өйрәнүдән тыш, башка юнәлешләр дә булачак: рәсем сәнгате, хореография, музыка һәм спорт. Учреждениегә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри алачак.
143 нче номерлы мәктәптә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов та булды.