(Казан
шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Бүген Казан Ратушасында «Ак Бүре» хоккей командасын
– «Алтын алка» бөтенроссия турнирының көмеш призерларын хөрмәтләделәр. Яшь
хоккейчыларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады – ул спортчыларга рәхмәт хатлары
тапшырды.
«Бүген
барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн. Сезнең тырыш хезмәтегез, ата-аналарыгызның
ярдәме, тренерларның үҗәтлеге аркасында, бу көн сезнең хәтерегездә мәңгегә
калачак. Сез – безнең өчен җиңүчеләр! Казанның яшь хоккейчылары беренче тапкыр
шундый югары бүләкләргә лаек булды. Сезгә киләчәктә дә җиңүләр һәм иң югары
казанышлар телим», – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга И.Метшин.
Казан
Мэры тренерлар составына – җитди башкарылган эшләре, ата-аналарга ышанычлары
һәм һәрьяклы ярдәмнәре өчен, спорт мәктәбе җитәкчелегенә яшь буынны әзерләүгә
һәм тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре һәм, әлбәттә, хоккейчыларга тырыш хезмәтләре
һәм лаеклы уеннары өчен рәхмәт белдерде. «Әлеге спорт триумфы хоккейны
популярлаштыру, сәламәт һәм актив яшәү рәвешен формалаштыру өчен бик мөһим.
Соңгы елларда Казанда унлап боз мәйданчыгы төзелде. Шуның аркасында шәһәрдә
хоккей белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», – диде ул.
И.Метшин
традицион хоккей турнирының 50 елдан артык үткәрелүен һәм ел саен бозда бөтен
илдән иң яхшы яшь спортчыларны җыя алуын ассызыклады. «Алтын алка» күп кенә хоккейчыларга
тормышка юллама бирде, турнир уеннарында кайчандыр Владислав Третьяк, Александр
Мальцев, Владимир Мышкин, Владимир Крутов һәм Вячеслав Фетисов та катнаштылар, дип
искә төшерде шәһәр башлыгы.
Бүләкләү
тантанасы берничә этаптан торды: беренче булып Мэр кулыннан Рәхмәт хатларын
команданың яшь уенчылары алды. Шулай ук Казанның Мактау грамоталарына «Ак Бүре»
физкультура-спорт берләшмәсе директоры Павел Никулин, «Ак Бүре»
физкультура-спорт берләшмәсе директорының спорт эшләре буенча урынбасары Гөлнара
Мәһдиева, команда тренеры Рафаэль Әхмәтов лаек булды. Тантана вокал һәм
хореография номерлары белән үрелеп барды.
Турнир
призерларының берсе команда капитаны Илья Филиппов булды. Ул билгеләп үткәнчә,
спорт белән 4 яшьтән шөгыльләнә башлаган. «Балачактан мин көчлерәк командаларга
эләгергә омтылам. Хәзер 12 нче мәктәптә укыйм. Буш вакытта инглиз телен
өйрәнергә яратам. Ныклы эш нәтиҗәсендә зур хоккейга эләгә алырмын дип хыялланам»,
– диде ул.
171
нче номерлы мәктәп укучысы Данила Никитцов хоккей белән 5 яшьтән бирле
шөгыльләнүен сөйләде. «Яшьләр хоккей лигасында һәм Югары хоккей лигасында
хоккейчы буларак уйнауны дәвам итәсем килә, Континенталь хоккей лигасына эләгү
һәм уйнау өчен тырышырга кирәк. Буш вакытымны спортка багышларга тырышам –
футбол һәм баскетбол уйнарга яратам. Континенталь хоккей лигасында уйнарга,
аннары тренер булырга телим», – дип сөйләде ул.
Мирас
Фәхретдинов дүрт яшьтән хоккей белән шөгыльләнә. «Мин 149 нчы татар-төрек
лицеенда укыйм. Мәктәпне тәмамларга, яхшы белем алырга һәм барлык башлангычларымда
да профессионал булырга телим. Футбол уйнарга, ә кышын чаңгыда йөгерергә һәм
тимераякта шуарга яратам», – дип уртаклашты ул. Моннан тыш, яшь хоккейчы буш вакытын
актив үткәрергә – саф һавада дуслар белән йөрергә, табигатькә чыгарга һәм гаилә
белән сәяхәт итәргә ярата. «Профессиональ хоккейчы булырга һәм ил җыелма
командасы өчен чыгыш ясарга хыялланам», –дип ассызыклады хоккейчы.
173
нче номерлы мәктәп укучысы Хәйдәр Фәттахов 10 елдан артык спорт белән
шөгыльләнә, ул киләчәктә төп максатка ирешү – илкүләм хоккей лигасында уйнау
өчен күп шөгыльләнергә җыенуын билгеләп үтте.
146
нчы номерлы лицей укучысы Савелий Храмов та үзенә шундый ук максатлар куйган.
«Мин 5 яшьтән хоккей белән шөгыльләнәм. Киләчәктә моңарчы беркем дә ясамаган
ниндидер яңалык кертәсем килә. Үсеп җиткәч, яхшы, дәрәҗәле кеше булырга телим»,
– дип сөйләде яшь спортчы.
«Ак
Бүре» хоккей командасы 2017 елда оештырылган. Яшь спортчылар төрле дәрәҗәдәге
ярышларда катнашканнар, Казан һәм Татарстан беренчелекләрендә күп тапкырлар
призлы урыннар яулаганнар.
«Алтын
алка»ның 2 меңнән артык бала катнашкан шәһәр этабында команда беренче урынны
яулады һәм турнирның республика этабына чыкты. Республика ярышлары финалында
Казан хоккейчылары янә җиңү яулады һәм турнирның киләсе этабында катнашу өчен
юллама алды, анда Алтай крае, Түбән Новгород, Владимир, Самара өлкәләре һәм
илнең башка төбәкләреннән 8 команда белән көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, 6 уенны җиңелүләрсез
уйнап, «Ак бүре» командасы беренче урынны яулады һәм ярышларның финал өлешенә
узды.
2007-2008
елда туган егетләр командалары арасында «Алтын алка»ның йомгаклау этабы Пермьдә
май аенда узды. Беренче тапкыр дәрәҗәле турнир Континенталь хоккей лигасы химаясе
астында узды. Казан хоккейчылары Владимир, Волгоград һәм Амур өлкәләреннән
килгән иң көчле командалар белән очрашты. Җиңел булмаган көрәштә ул икенче
урынны алды һәм көмеш призер булды. «Ирешелгән нәтиҗәгә тренер Рафаэль Әхмәтов
җитәкчелегендә һәм Казан Мэриясе, шулай ук ТР Спорт министрлыгы ярдәме белән
сезон дәвамында ныклы әзерлек китерде», – дип билгеләп үтте «Ак Бүре» физкультура-спорт
берләшмәсе директоры Павел Никулин.
«Бүген
сезнең белән бергә булу – безнең өчен зур дәрәҗә. Барлык этаплар дәвамында
команда лаеклы чыгыш ясады һәм җанатарларга чын спорт бәйрәме бүләк итте. Бу
җиңү безнең барыбыз өчен дә уртак», – диде «Ак бүре» командасы капитанының
әнисе Татьяна Филиппова.
Тантанада
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Совет районы
администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, Физик культура һәм спорт комитеты
рәисе Альберт Салихов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, «Алтын алка» – яшүсмерләр командалары арасында уздырыла торган
бөтенсоюз һәм бөтенроссия хоккей турниры, ул 1964 елдан бирле үткәрелә.
Турнирга нигез салучы һәм «Алтын алка» клубы рәисе – танылган тренер Анатолий
Тарасов.