(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июнь, Дмитрий Никитин). Быел Казанда 9 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла, алар арасында – «Салават күпере» микрорайонындагы беренче парк, Татарстан Республикасы төзелеш тармагының 100 еллыгы скверы, «Кече Акчарлак күле» паркы. Моннан тыш, төзекләндерү өлкәсендә Нокса елгасы буенда зур парк төзелә башлау һәм Зәңгәр күлләр территориясен төзекләндерү мөһим вакыйга булачак. Быел җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 941 млн сумнан артык акча бүленгән, шуның 405,4 млн сумы – федераль бюджеттан, 535,7 млн сумы – республика бюджетыннан. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Быел барлык объектлар да диярлек шәһәр үзәгеннән ерак урнашкан. Бу Казанда барлык үзәк паркларның һәм скверларның тәртипкә китерелүе турында сөйли. Безнең өчен кире элемтә мөһим, барлык социаль әһәмиятле проектлар турында халык белән фикер алышына. Актив тормыш позициясе өчен рәхмәт аларга», - дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин.
«Зәңгәр күлләрдәге эшләр аеруча сак һәм нәзәкатьлелек таләп итә»
Быел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүнең иң мөһим проектларыннан берсе – 6 гектар мәйданлы «Салават күпере» микрорайонында беренче парк төзү. Эшләр узган ел ук башланды. Шулай итеп, брусчатка һәм тротуар плитәсеннән юллар салынган, яктырту элементлары һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылган, шулай ук эшчеләр территорияне комплекслы яшелләндерү уздырганнар.
Быел паркта балалар һәм спорт җиһазлары, кече архитектура формалары һәм памп-трек барлыкка киләчәк. Моннан тыш, сулык территориясен төзекләндерәчәкләр, фонтан урнаштырачаклар, этләр йөртү өчен мәйданчык һәм җәмәгать бакчасы барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте И.Куляжев.
Быел Яңа Савин районындагы 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе янында урнашкан «Кече Аккош күле» паркын төзекләндерү тәмамланачак, эшләр федераль проект кысаларында узган ел башланды. Аерым алганда, күл үзе чистартылган һәм янәшәсендәге территория төзекләндерелгән. Быел ук парк кече архитектура формалары һәм навигация элементлары белән җиһазландырылачак, өстәмә яшелләндерү уздырылачак һәм автомат су сиптерү системасы урнаштырылачак. Мастер-класслар зонасында хастаханә хезмәткәрләре һәм пациентлары өчен чаралар уздыру өчен медиаэкран урнаштырачаклар.
Шулай ук быел Кадыш торак массивы янындагы Зур Зәңгәр күл территориясен төзекләндерүгә керешү планлаштырыла, эшләр «Татарстан көзгесе» экологик зонасын булдыру кысаларында алып барылачак. Аерым алганда, Зур Зәңгәр күлдә шарлавык ярын ныгыту буенча авариягә каршы эшләр планлаштырылган. «Шарлавык күлне Казансу елгасы үзәненнән аерып торучы киртә булып тора. Хәзер күлдән көчле басым астында, ярларны юып, бик күп су агып чыга, – секундына 1600 литр чамасы. Аларны ныгыту буенча эш алып бармасаң, аның елга белән кушылуы аркасында Зур Зәңгәр күлне югалту куркынычы бар», - дип ассызыклады И.Куляжев. Күл ярларын гранит, композит шпунтлар һәм туфрак грунтлары белән ныгытачаклар. Авария хәлендәге агач күпер алыштырылырга тиеш.
Алга таба биредә кирәкле туристик сервислар белән тыныч ял итү һәм табигатьтә утыру өчен зона булдыру планлаштырыла. Хәзер проектлау эшләре алып барыла, төзекләндерү сулыкта ярларны ныгыту эшләре тәмамланганнан соң гына башлана, дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Зәңгәр күлләр Казан халкы өчен үзенчәлекле урын булып тора. Бу үзенә бер төрле көч урыны, бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен. Әлеге проектны гамәлгә ашыру бездән аеруча сак һәм нәзакәтле булуны таләп итә», - дип ассызыклады Мэр.
Юныс мәйданында XIX гасырның бакыр су алу колонкасы рәвешендәге фонтан урнаштырылачак
Быел Казанның иң борынгы паркларының берсе –Балыкчы бакчасын реконструкцияләү эшләре башланачак. Беренче этапта, язгы кар эрү, җәйге һәм көзге яңгыр яву чорларында тротуарларны һәм балалар мәйданчыгын су басмасын өчен, гамәлдәге яшелләндерүгә зыян китермичә, территориянең вертикаль планировкасын үзгәртәчәкләр. Моннан тыш, паркта чуен фонарьлар, шулай ук агачларны декоратив яктырту урнаштырылачак.
Балалар мәйданчыгында уен җиһазлары һәм парк эскәмияләре тулысынча алмаштырылачак, навигация табличкалары һәм мәгълүмати стендлар куелачак. Ә сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен резина өслекле йөгерү сукмагы салыначак, дип хәбәр итте И.Куляжев.
Шулай ук быел Карбышев урамында урнашкан Татарстан Республикасы төзелеш тармагы төзелүнең 100 еллыгы скверын реконструкцияләү планлаштырыла. «Эшләр фонтан ремонтын һәм аның тирәсендәге территорияне төзекләндерүне үз эченә ала, - дип хәбәр итте И.Куляжев. - Су өслегендә заманча күп агымлы фонтан урнаштыру күздә тотыла. Кышын сулык боз шугалагына әйләндереләчәк, анда яңа ел чыршысы урнаштырырга планлаштырыла».
Нокса елгасы буенда тагын бер зур парк зонасын төзекләндерү эшләре башланачак. Төзелеш берничә этапта планлаштырылган. Быел «Лето» торак комплексы территориясеннән 184 нче номерлы мәктәпкә кадәр участоктагы эшләргә керешәчәкләр. «Алга таба паркны Нокса елгасы буенда башка парк территорияләре белән берләштерәчәкләр: «Весна» торак комплексы янындагы парктан алып Green торак комплексы янындагы паркка кадәр», - дип хәбәр итте И.Куляжев.
Шәһәрнең тарихи өлешендә Юнысов мәйданын реконструкцияләү планлаштырылган, ул Иске Татар бистәсендә яшәүчеләрнең үзенчәлекле ял итү урынына әйләнде. «Төзекләндерү концепциясенең нигезе булып тыныч ял итү һәм ялгыз вакыт уздыру өчен чәчәктә утыра торган бакча булдыру торачак, анда кече архитектура формалары урнаштырылачак», – дип билгеләп үтте И.Куляжев.
Рәхәт атмосфера булдыру өчен өстәмә урам утлары элементлары – фонарьлар, яктырткычлар һәм парк гирляндасы урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, яңартуга инде булган архитектура формалары да эләгәчәк. Мәйданның төп элементы булып XIX гасырның бакыр су алу колонкасы рәвешендәге фонтан булачак. «Иске Татар бистәсен реконструкцияләү планы бездә күптәннән барлыкка килде. Монда бистәдә яшәүче Нурания Биктимирова аеруча зур роль уйнады. Безнең белән реконструкция проекты турында фикер алышканда ул яңартылганнан соң бу мәйданның нинди булырга тиешлеген җиткерде. Без барыбыз да казанлылар өчен Юнысов мәйданының ничек мөһим икәнен беләбез, бигрәк тә Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр өчен. Реконструкция проектын әзерләдек, ул берничә этапта гамәлгә ашырылачак. Быел аны гамәлгә ашыруга керешәчәкбез», - дип йомгаклады Мэр.
Моннан тыш, спорт мәйданчыклары җиһазларын һәм ике скверны – 2015-2016 елларда төзекләндерелгән «Азино-1» микрорайонындагы Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясын һәм Академик Парин урамындагы 4 нче микрорайондагы скверны яңарту планлаштырыла.