Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Денис Гордийко
(Казан
шәһәре KZN.RU, 6 нчы июнь). Бүген Казанда Рус теле көне һәм шагыйрь Александр
Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Чаралар М.Җәлил
исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре
Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
Тантанада
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Моннан
тыш, бүген республиканың барлык шәһәр һәм районнарында тематик чаралар – конкурслар,
викториналар, лекторийлар, онлайн-күргәзмәләр, театральләштерелгән тамашалар,
әдәби салоннар утырышлары оештырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж