(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июнь).
Бүген, Рус теле көнен бәйрәм итү көнендә һәм шагыйрь Александр Пушкин тууына
223 ел тулу уңаеннан, А.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗат интеллигенциясе вәкилләре һәм ТР Рус
милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты. Чарада ТР Президенты Аппараты
җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты, дип
хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.
«Рус
теле безнең барыбыз өчен дә туган тел, барыбыз да аны белергә, рус телен
данларга тиешбез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика
башлыгы барлык катнашучыларны рәсәйкүләм бәйрәм белән котлады һәм Рус
милли-мәдәни берләшмәсе хезмәткәрләре үз мәдәнияте һәм теленең патриотлары
булуын, мондый очрашуларның инде күркәм традициягә әверелүен ассызыклады.
Президент билгеләп үткәнчә, активистлар даирәсе ел саен киңәя бара. Бу тагын да
мөһим социаль һәм тарихи-мәдәни проектлар булдырырга һәм аларны гамәлгә
ашырырга мөмкинлек бирә.
Татарстан
Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Казанның 93 нче гимназиясе
директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина
Александровская быел Каравон бәйрәменең 30 нчы тапкыр узуы турында сөйләде.
«Чарага 170 иҗат коллективы җыелды», – дип билгеләп үтте ул. Ирина
Александровская Татарстан Президентына Каравонда шәхсән катнашканы һәм аны
оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Моннан
тыш, Ирина Александровская «Татарстан музейларында рус коллекцияләре»
тарихи-этнографик проекты турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, «Сарафан
комплекслары»ның беренче томын тәкъдир иткәннәр, бу исә фәнни һәм музей
берләшмәләрендә, төрле төбәкләрдән халык мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче
иҗтимагый оешмалар вәкилләрендә, дизайнерларда һәм башка белгечләрдә зур
кызыксыну уяткан. «Мондый китаплар республика китапханәләренә, мәктәпләренә
кызыклы булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Очрашу
барышында республика башлыгы Казанда «Россия җырлары» фестиваль-марафонын
уздыру идеясен хуплады. Ул әлеге мәсьәләне, шул исәптән үткәрү урынын исәпкә
алып, эшләп бетерергә кушты. «Без киләчәктә дә мондый проектларга ярдәм
итәчәкбез. Бу – рус мәдәниятенең байлыгы, аны сакларга кирәк», – дип өстәде ТР
Президенты.
Шулай
ук чарада Рус фольклоры үзәге өчен бина эзләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Ирина
Александровская эшнең Казан Башкарма комитеты белән берлектә алып барылуын
билгеләп үтте. Бинада халык һөнәрчелеге остаханәләре, декораторлар, туку,
сәйлән ясау, агач кисү һ.б. урнашачак. «Мондый остаханәләр шәһәр үзәгендә
урнашса яхшы булыр иде, бу балаларны җәлеп итәргә ярдәм итәр, шулай ук
туристларда да кызыксыну уятыр иде», – дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Ирина
Александровская шулай ук Рус милли-мәдәни берләшмәсенең киләчәктәге
эшчәнлегендә кайбер юнәлешләрне билгеләде. Аерым алганда, 2024 елда Александр
Пушкинның 225 еллыгын, 2023 елда Федор Шаляпинның 150 еллыгын, шулай ук быел
узачак рәссам Константин Васильевның 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кирәклеген
ассызыклады. Моннан тыш, киләсе елда, Максим Горькийның 145 еллыгын бәйрәм итү
кысаларында, язучы бюсты куелган скверны төзекләндерүне төгәлләргә
планлаштыралар.
Очрашу
ахырында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Рус милли-мәдәни берләшмәсе
активистларының барлык инициативалары һәм проектлары Татарстан җитәкчелегеннән
ярдәм табачак. «Сезнең эшегез бик мөһим. Без нәтиҗәләр күрәбез. Сезгә уңышлар
телим, сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез!» – дип җиткерде президент.
Исегезгә төшерәбез, бүген Рус
теле көнен бәйрәм итү кысаларында Казанда Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм М.Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы чара узды.
Видеорепортаж